Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

Бүген мәктәбебездә Өлкәннәр көне уңаеннан "Көзге моң" дип исемләнгән концерт-очрашу булды. Мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран-укытучылар, хезмәткәрләр хезмәттәшләре белән очрашып сөйләштеләр. Укучылар һәм укытучыларның һәр чыгышын алкышллап, сөенеп карадылар алар. Чәй табыны артында хезмәт юлларын тагын бер кат барлап, шундый яхшы шартларда укыган балалар өчен куанып утырды өлкәннәр. Без аларга ныклы сәламәтлек телибез, үз хезмәтләренең игелеген күреп, озак яшәсеннәр.
-
Кабак бәйрәме
27.09.2014
Районыбызда матур традициягә әйләнгән Кабак бәйрәмендә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Шигырь сөйләү бәйгесендә Гафиятова Илзия 3 урын, рәсем ясаучылар бәйгесендә Галиахметова Зәринә, Шакирова Гөлназ 3 урын яуладылар.
-
Оешма җыены
26.09.2014
Бүген 6нчы класста педагог-оештыручы Газизова Г.Р. "Хезмәт төбе - хөрмәт" темасына оешма җыены үткәрде. Үзләре яшәгән җирлектәге һәм нәселләрендәге хезмәте белән хөрмәткә ирешкән кешеләр барланды. Укучыларда алар кебек булу теләге уянды. Күңелле уеннар һәм күмәк җырларда һәркем теләп катнашты.
-
Интернет-дәрес
23.09.2014
"Россия балалары" оператив-профилактик акциясе кысаларында башлангыч классларда педагог-оештыручы Газизова Г.Р. "Белергә хакым бар" Интернет-дәресе үткәрде.
-
Көзге кросс 19.09.2014

Районкүләм ярышларга иң җитезләрне барлау максатыннан мәктәбебездә көзге кросс үткәрелде. 4-11 сыйныф укучылары барысы да бу ярышта бик теләп катнашты. Призлы урыннар билгеләнде. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба зур уңышлар телибез.
-
Тимурчылык 19.09.2014

9нчы сыйныф тимурчылары педагог-оештыручы Газизова Г.Р. җитәкчелегендә "Зөлхиҗҗә чишмәләре"н чистартырга бардылар. Тирә-юнен чүп үләннәреннән арындырдылар, гөлләргә су сиптеләр. Чишмәләребез беркайчан да саекмасын, әйләнә-тирәсе гел матур булсын .
-
Көзге урманга экскурсия
18.09.2014
7нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Вильданова Ә.Г. белән бергә көзге урманга эккурсиягә бардылар. Табигатьнең бу гүзәл мизгеленә сокланмый мөмкин түгел. Һәркем шатланып, яңа көч-куәт алып кайтты бу сәяхәттән.
-
ТВБның туган көне 17.09.2014

3-4 сыйныф укучылары катнашында ТВБның туган көненә багышланган җыен үтте. Балалар билет сорауларына җавап бирделәр, символлар һәм кагыйдәләрне кабатладылар, герой-пионерлар турында презентация карадылар. "Әйтеп бетер", "Мәкальләрне дәвам ит", "Яңгыр", "Япон машинасы" уеннарында теләп катнаштылар.
-
Көзге ярминкә 15.09.2014

Укучыларыбызның җәй буе тырышып эшләүләренең нәтиҗәсе дә матур булды-мәктәп яны тәҗрибә участогыннан мул уңыш җыеп алынды. 14 сентябрь көнне үзебез җитештергән продукция белән Казан шәһәренең 35нче мәктәбе территориясендә узган ярминкәдә катнаштык. Ассортиментның бай һәм товарларның сыйфатлы булуы күп сатып алучыларны үзенә җәлеп итте.
-
Сәламәтлек сәгате 12.09.2014

10,11,12 сентябрь көннәрендә барлык классларда, балалар һәм яшүсмерләр алкоголизмын кисәтү максатыннан, Сәламәтлек сәгатьләре узды. Әңгәмә, рольле уен, экскурсия формасында узган класс сәгатьләрендә укучылар үзеңдә начар гадәтләр булдырмаска, ә бәлки сәламәт яшәү рәвеше алып барып, тормыштан ямь табып, үзеңә һәм якыннарыңа борчу китермичә яшәргә кирәк икәненә тагын бер кат төшенделәр.








