Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Батырлык дәресе 01.09.2014

6-11 классларда Беренче Бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгына багышланган Батырлык дәресләрендә класс җитәкчеләре дөнья тарихында зур эз калдырган әлеге вакыйга , аның аянычлы саннары турында сөйләделәр. "Беренче Бөтендөнья сугышы", "Россия Бөек сугышта" дигән видеофильмнар күрсәтелде. Патриотик рухта узган бу дәресләрне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан планлаштырылган чараларның бу уку елында иң беренчесе дияргә була.
-
Август киңәшмәләре 23.08.2014

Бу көннәрдә укытучылар төрле предметлар буенча секция утырышларында катнашып, алдагы уку елына анализ ясыйлар, яңа уку елына бурычлар билгелиләр. 22 августта узган пленар киңәшмәдә география һәм татар теле укытучысы Сафина С.З. район хакимияте башлыгы Рәхмәт хатына , тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. ТР мәгариф министрлыгы Мактау грамотасына лаек булды, "Бадминтон" түгәрәге җитәкчесе Мубаракзянов Р.Р. уңышлы эшчәнлеге өчен премия белән бүләкләнде. Аларны котлыйбыз,барлык укытучыларга да алдагы уку елында саулык, иҗади уңышлар телибез.
-
Техник иҗат лагере
05.08.2014
Бүгенге көннән мәктәбебезнең 2 укучысы "Кояшкай" лагереның техник иҗат сменасында ял итә башлады. Күңелле яллар аларга.
-
Карлыган өлгерде 19.07.2014

Бакчабызда карлыган өлгерде. Кызыл һәм кара карлыган кайнатмасы кышкы табыннарга витамин өстәсен, дип барлык укытучылар күмәкләшеп карлыган җыйды.
-
Җәйге әкият 14.07.2014

Мәктәп яны тәҗрибә участогын бизәүдә һәр класс үзеннән өлеш кертте. Бакчабызның бер почмагы чын әкият дөньясына әйләнде.
-
Мәктәп тирәсе-чәчәклек 07.07.2014

Мәктәбебез тирәсе шау чәчәккә күмелгән. Җәйнең бар яме, матурлыгы шушы чәчәкләрдә чагыла сыман. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсе күпләрнең күзләрен иркәләве бакчада эшләүчеләргә дә күңелле.
-
Җәйге чорда эшкә урнашу
01.07.2014
Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү,буш вакытларын файдалы итеп уздыру максатларыннан җәйге каникул чорында 14 яше тулган 25 укучы эшкә урнаштырылды. Шуларның 8е июнь аенда хезмәт куйса, бүгенге көндә 14 укучы эшли. 2 укучы Олы Кибәче һәм Төбәк авылы клубларында, 1 укучы "Күбәләк" ясле-бакчасында, 2 укучы КФХ "Хадеев М.М.", 9 укучы ООО "Саба" ның "Сатыш" филиалы "Кибәче" бүлекчәсендә эшли.
-
Лагерьның соңгы көне 24.06.2014

Бүген "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагереның соңгы көне. Кызыклы бәйгеләр, күңелле очрашулар , экскурсияләр белән 21 көн узып та киткән. Барлык эшчәнлеккә йомгак ясап, лагерь турында фикерләрне язмаларда һәм рәсемнәрдә чагылдырганнан соң, ял итүчеләр авыл Сабантуе узучы мәйданга юл тоттылар. Анда авыл җирлеге белән берлектә балалар Сабантуе узды. Бик күп балаларны һәм авыл халкын җыйган бу бәйрәмдә Сабантуена хас булган барлык уеннар да уйналды, бүләкләр дә бик мулдан иде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар. Соңгы көн һәркемнең исендә калырлык булып узды. Җәйге ялның калган көннәре дә файдалы һәм кызыклы булсын.
-
Яңа танышлар көне 23.06.2014

"Яңа танышлар" дип исемләнгән бүгенге көн яңа дуслар табарга, яңа очрашуларга бай булды. "Дуслык" лагеренда ял итүчеләр Олы Арташ төп мәктәбендә эшләүче "Кояшкай" лагере белән очрашты. Күршеләр безне бик матур концерт номерлары белән сәламләгәннән соң, командаларга бүленеп төрле станцияләр аша уздылар. "Кем күбрәк!", "Пантомимо", "Көйне таны", "Бас , кызым, Әпипә!" станцияләрендә балалар төрле яктан үзләренең сәләтләрен һәм көчләрен күрсәттеләр. Дискотекада бергәләп бию балаларны тагын да якынайтты. Үзара бүләкләр алышып, кабат очрашырга сүз куешып аерылыштык без "Кояшкай" лагере белән.
-
Хәтер көне 22.06.2014

Бүген -Хәтер көне. "Дуслык" лагеренда узган барлык чаралар әлеге көнгә багышланды. "Сезнең батырлык- мәңгелек" темасына патриотик сәгатьтә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз, аларның батырлыгы турында сөйләшү булды."Бөек Җиңүгә-70" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесендә барлык укучылар катнашты. Икенче көндезге аштан соң Олы Кибәче авылында урнашкан һәйкәл-обелиск янына барып, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашында узган митингта катнаштык. Сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып, алар истәлегенә венок салдык. Сугыш чоры баласы, дәһшәтле сугышта әтисен югалткан Мөнәвәрә апа Аглямованың чыгышын балалар тетрәнеп тыңладылар. Бүгенге көнебез дә нәтиҗәле булды: укучылар тынычлыкның кадерен белергә, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәт итәргә сүз бирделәр.








