Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
КВН-2014 24.10.2014

Бүген 9-11 класс укучылары мәктәбебездә традициягә әйләнгән "Уңыш" бәйрәмендә катнаштылар. КВН формасында узган бәйгедә "Прогресс", "Апельсин", "Адреналин" командалары көч сынашты. "Таныш булыйк!", "Көлке көлә килә", "Сорау-җавап" турларында һәр команда үзенең тапкырлыгын, сәләтен күрсәтте. Бәйрәмдә каташкан һәр укучыга рәхмәт белдерәбез, алга таба укуда һәм иҗади бәйгеләрдә уңышлар телибез.
-
Уңыш бәйрәме 23.10.2014

Башлангыч сыйныф укучыларының Уңыш бәйрәме булды. "Кызыл миләш" һәм "Көзге яфрак" командалары табышмаклар, мәкальләр, концерт номерлары буенча көч сынаштылар. Күңелле уеннар уйнадылар, "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балаларның төрле яшелчә, җиләк-җимеш киемнәре һәм көзге букетлары бәйрәмне тагын да бизәде.
-
Класс сәгатьләре "Сәламәт булыйм дисәң..." 23.10.2014

23 октябрьдә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында 1,2,3 классларда класс сәгатьләре узды. Укучылар сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында сөйләштеләр, сәламәтлек темасына кагылышлы иҗади биремнәр үтәделәр.
-
Сөмбелә бәйрәме 22.10.2014

5-8 класс укучылары арасында Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Укучылар алдан ук бу бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр: стена газетасы чыгардылар, җыр-биюләр, мәзәкләр өйрәнделәр. Һәр класс берәр уен оештырды. Бәйрәм нәни тамашачыларга да, олыларга да бик ошады. Нәтиҗәдә "Иң яхшы әзерлекле класс" -5 класс, "Иң иҗади класс" -6 класс, "Иң актив класс"-7 класс, "Иң сәләтле класс"-8 класс дип табылды.
-
Эзтабар-тырыш бала 16.10.2014

2 класста "Эзтабар-тырыш бала" дигән темага оешма җыены узды. Сәламләү, игътибарлылыкка уеннар этапларыннан соң, укучылар эзтабарлар , аларның кагыйдәләре турында чыгыш ясадылар, тантаналы төстә эзтабар вәгъдәсе бирделәр.Эзтабарлар сафына кабул ителгәч, педагог-оештыручы Газизова Г.Р. аларның белемнәрен төрле яклап сынады. Җыен ахырында күңелле уеннар уйналды.
-
КЭсБакет 16.10.2014

16 октябрьдә мәктәбебездә КЭС-Баскет ярышларының зона этабы узды. Ярышларда 6 мәктәптән килгән егетләр һәм кызлар командалары финалга чыгу өчен көч сынашты. Нәтиҗәдә егетләр командалары арасында 1 урында Икшермә кадет-интернат мәктәбе, 2 урында Олы Кибәче, 3 урында Сатыш урта мәктәпләре булды. Кызлар командалары арасында 1 урынны Икшермә кадет-интернат мәктәбе, 2 урынны-Сатыш, 3 урынны-Шытсу урта мәктәпләре командалары яулады.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 13.10.2014

13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы уза. Әлеге айлыкның максаты- начар гадәтләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.
-
Тимурчылык 10.10.2014

Өлкәннәр көне уңаеннан укучылар әби-бабайларның хәлләрен белергә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә бардылар. Өлкәннәребезнең һәрвакыт җылы сүзгә. ярдәмгә мохтаҗ икәнен бервакытта да онытмыйк!
-
Корбан бәйрәме 07.10.2014

Изге Корбан гаете уңаеннан мәктәбебездә Корбан ашы үткәрелде. Авылыбызның хәзрәте Рафаил абый укучыларны корбан чалу йоласының тарихы белән таныштырды, вәгазь сөйләде, изге теләкләрен җиткерде.
-
Укытучылар көне 03.10.2014

Бүген укучылар хөрмәтле укытучыларыбызны ишек төбеннән үк чәчәкләр тотып каршы алдылар, чын күңелдән бәйрәм белән котладылар. Аннан соң мөгаллимнәребез 10 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Сафина С.З. көче белән оештырылган бәйрәм концертын карап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Һәрвакыт шундый тырыш, сабыр, яшь күңелле булып калыгыз, кадерле укытучыларыбыз!








