Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк" фестивале 17.04.2014

17 апрельдә "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" фестиваленең "Театр һәм фольклор" номинациясе буенча бәйге узды. Мәктәбебезнең ""Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучылары әлеге бәйгедә "Чишмәләр чакыра" исемле әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар. Алар үзләренең чыгышларында татар халкының чишмәләргә мөнәсәбәтен чагылдырдылар, чишмә буенда уйналган кичке уен, су юлы күрсәтү күренешләрен сәхнәләштерделәр. Җитәкче-өстәмә белем бирү педагогы Газизова Г.Р.
-
Ата-аналар җыелышы 16.04.2014

Бүген 11 класста ата-аналар җыелышы узды. Рус теле, математика, сайлап алу фәннәреннән бирелгән репетицион тест нәтиҗәләре анализланды.
-
Космонавтика көне 12.04.2014

Бүген барлык классларда Космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре узды. Укучылар Юрий Гагаринның тормыш юлы, космонавтика тарихы белән таныштылар.
-
Тотальный диктант 12.04.2014

Сегодня в школе прошла акция "Тотальный диктант-2014", призванная привлечь внимание к вопросам грамотности и развить культуру грамотного письма. В акции участвовали желающие учащиеся, педагоги, работники школы и родители.
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены
12.04.2014
"Аҗаган" хәрби-спорт уенының район этабында мәктәбебезнең "Аврора" командасы 2 урын яулады. Команданың уңышы әлеге ярышларда катнашкан һәр укучының тырышлыгы нәтиҗәсе: Марданова Г. ату буенча 1 урын, Давлиев И. ату буенча 3 урын, Ибушев В. турникта күтәрелү буенча 3нче, автомат сүтеп-җыю буенча 1нче урын,Хадеев И. ОЗК кию буенча 2 урын яуладылар. ОЗК кию буенча команда 1нче, "Командир шагает впереди" конкурсында 3нче урында. Ярышларда катнашкан барлык укучыларга рәхмәт белдерәбез, алга таба да шулай җитез, көчле, сәламәт булсыннар.
-
Тарихи форум 11.04.2014

11 апрельдә 5 класста "Тарихи форум" темасына ачык класс сәгате үткәрелде.. Борынгы Мисыр, Кытай, Һиндстан, Грециядән килгән "кунаклар" катнашты. Һәр укучы үз иле тарихы, хуҗалык үсеше, мәдәни казанышлары турында сөйләде, презентация күрсәтте. Биремле карточкалар, сүзлек-терминнар буенча эш башкарылды. Соңыннан чәй табыны әзерләнде. Кытай чәй, Һиндстан бал, Мисыр икмәк, Греция йөзем куйды. Чараны тарих укытучысы Л.Р.Каримова уздырды.
-
"Яшь программист" бәйгесе 10.04.2014

Бүген "Юный программист" конкурсынын муниципаль этабы узды. Әлеге чарада безнең мәктәпнең 11 класс укучысы Галиахметов Ришат катнашып, "Мобильные приложения" номинациясендә 1 урын яулады. Җитәкчесе- информатика укытучысы Ильясова Р.Г. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм конкурсның республика этабында да уңышлар телибез!
-
"Моң чишмәсе" фестиваль-конкурсы 08.04.2014

6 класс укучысы Галиахметова Зәринә "Моң чишмәсе" татар сәнгате фестиваль-конкурсының "Рәсем сәнгате" номинациясендә катнашып, III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.
-
Бадминтон ярышында 05.04.2014

5- 6 апрель көннәрендә Теләчедә республика беренчелегенә узган бадминтон яршларында (төньяк-көнбатыш лига) безнең мәктәп укучылары Давлиев И., Ибатова Э., Гыйлметдинов А., Бикмиев И., Хадеев И. катнашты. 6 класс укучысы Давлиев Ильяс үз яшьтәшләре арасында парлы уенда 2 урынга, ялгыз уенда 3 урынга лаек булды.
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены 04.04.2014

Бүген мәктәбебезнең "Аврора" командасы "Аҗаган" хәрби-спорт уенының зона этабында катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: ОЗК кию буенча-1 урын, стенгазета-1 урын, автомат сүтеп-җыю-2 урын, турникта күтәрелү һәм идәннән этелү буенча-2 урын, хәрби әзерлек-3 урын. Гомуми нәтиҗә буенча мәктәп командасы 2 урында. Ярышларда катнашкан барлык укучыларга рәхмәт белдерәбез, район этабында да уңышлар телибез!








