Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Язгы каникул 25.03.2014
Иң озын 3нче чирек тә тәмамланды. 24-30 март көннәрендә узачак язгы каникул көннәренә укучылар өчен күп эшләр планлаштырылды. Бүген 11 класс укучылары җәмгыять белеменнән репетицион тестированиедә катнаштылар, 9 класс укучылары өчен татар теле һәм математикадан консультацияләр узды.
-
"Күңелле сәхнә" түгәрәге 25.03.2014
Язгы каникул вакытында укучылар үзләре теләгән түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Бүген "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүчеләр "Чишмәләр чакыра" дип исемләнгән әдәби-музыкаль композицияне өйрәнүне дәвам иттеләр.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 24.03.2014
24 март көнне гомуми ата-аналар җыелышы узды.
Көн тәртибе:
1. “Балаларның рухи сәламәтлеге” темасына лекция (лектор- Каримова Л.Р.)
2. 3 нче чирек йомгаклары:
-класс җитәкчеләре чыгышы
-укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. чыгышы
3. “3 чиректә тәрбия эшчәнлеге торышы” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. чыгышы.
4. “Мәктәп эшчәнлегенә анализ, алда торган бурычлар” темасына мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. чыгышы.
5. Район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннарны алган укучыларның әти-әниләрен бүләкләү.
-
"Китап докторы " акциясе 22.03.2014
Мәктәбебездә Балалар китабы атналыгы дәвам итә. 21, 22 март көннәрендә 3,4 класс укучылары белән китапханәче Башарова И.Р. җитәкчелегендә "Китап докторы" акциясе узды. Укучылар тузган китапларны төпләделәр, тышладылар. Мондый чаралар ярдәмендә укучыларда китап укуга кызыксыну уятыла, китапка карата сакчыл караш формалаштырыла.
-
Волейбол ярышы 22.03.2014
Бүген мәктәбебездә укучылар арасында волейбол ярышларының зона этабы узды. Ярышларда 6 мәктәп командасы катнашты.
-
Оешма җыены 21.03.2014
Бүген 2-4 класс укучылары белән "Хезмәт төбе-хөрмәт" дигән темага оешмы җыены узды. Кече яшьтән хезмәт тәрбиясе бирү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан узган җыенда укучылар рапорт биреп, бер-берсен сәламләгәннән соң "Күңелле оркестр" дигән уен уйнадылар. Остаз әңгәмәсендә һөнәрләр, аларның кеше тормышындагы роле, үз эшләренең осталары булган авылдашларыбыз турында сөйләштеләр. Уенчык кораблик ясарга өйрәнү, концерт номерлары белән чыгыш ясау-оешма җыенының алдагы этаплары булды. Җыенны педагог-оештыручы Шафикова Г.Р. уздырды.
-
Баскетбол ярышы 19.03.2014
19 март көнне Олы Арташ төп мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре арасында баскетбол ярышының зона этабы узды. Бу ярышта безнең мәктәп командасы 6 мәктәп арасында 2 урын яулады. Команда составындагы барлык укытучыларга рәхмәт белдерәбез, аларга ярышның район этабында да уңышлар телибез.
-
"Йолдызлык"
18.03.2014
18 март көнне "Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу туры узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Хамидуллина Ләйлә "Авылым" җырын башкарды (Ф.Зыятдинова сүзләре, Г.Зарипова көе), шушы ук класстан Гафиятова Илзия үзен конферанс буларак сынап карады.
-
Гер күтәрү ярышлары 17.03.2014
15 март көнне район күләмендә узган гер күтәрү ярышларында безнең мәктәп командасы актив катнашты һәм бик матур нәтиҗәләргә иреште: Зиннуров Аяз, Ибушев Вадим 1 урын, Марданова Гөлчәчәк, Гараев Зөлфәт 2 урын, Гайнанов Булат, Яруллина Гөлназ, Шарифуллина Гөлсу, Гыйлметдинов Айдар, Сабирова Гөлназ, Маннанова Гөлчәчәк 3 урын яуладылар. Барлык укучыларны да әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да аларга уңышлар телибез.
-
Тимурчылык эше 17.03.2014
Мәктәбебезнең тимурчылык отряды ялгыз әби-бабайларга булышуны дәвам итә. 15 март көнне яшь тимурчылар ялгыз яшәүче өлкәннәргә йорт тирәләрен кардан чистартырга, өйләрен җыештырырга булыштылар. Үзләренә карата булган ихтирамны тойган өлкәннәр дә, рәхмәт ишеткән балалар да бу эштән бик канәгать калдылар.