Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Һәйкәл-обелискны чистарту 11.03.2015

Язгы игелек атнасы кысаларында 10 класс егетләре ТИН укытучысы Камалов Р.В. җитәкчелегендә Олы Кибәче авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл-обелискны кардан чистарттылар.
-
Медальләр тапшыру тантанасы 07.03.2015

Бүген мәктәбебезнең актлар залында сугыш һәм тыл ветераннарына "Җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшыру тантанасы булды. Ветераннарны Саба юл идарәсе башлыгы Гарипов М.Г., район социаль яклау идарәсе вәкиле Багманова Э.Ф., авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. котлады. Медальләрне тапшыру хокукына фән олимпиадалары призерлары булган укучыларыбыз лаек булды. Ветераннар хөрмәтенә укучылар, китапханә, авыл клубы мөдирләре көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Соңыннан ашханәдә чәй эчү оештырылды.
-
Ягез әле, кызлар! 06.03.2015

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 5-11 класс кызлары өчен "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе үткәрелде. "Кока-кола" һәм "Радуга" командалары төрле сынауларны бик оста үтәде. Җиңүче кызларыбызга грамоталар тапшырылды. Сабирова Гөлназ һәм Матзянова Гөлинә -кул көрәше, Шарипова Эльвина -скакалкада сикерү, Марданова Гөлчәчәк - төз ату, Юзеева Нәркизә -АК-74 сүтеп җыю, Хамидуллина Ләйлә һәм Каримова Руфинә -идәннән этелү буенча 1 урын алдылар. Командалар арасында очколар саны тигез булды. Малайларның җыр, биюләре аша барган бу бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде. Бәйрәм белән сезне, кадерле апалар һәм кызлар! Һәрвакыт шундый матур, бәхетле һәм сәламәт булыгыз!
-
Иң кадерлем - әнием! 05.03.2015

Бүген 4нче сыйныфта "Иң кадерлем - әнием!" темасына ачык класс сәгате үтте. Балалар әниләренә җыр-биюләрен, үзләре иҗат иткән шигырь һәм чәчәкләрен бүләк иттеләр. Күмәкләшеп кызыклы уеннар уйнадылар, бер-берләренә матур сүзләр әйттеләр, теләкләр теләделәр. Соңыннан бергәләшеп чәй эчтеләр. Класс җитәкчесе Шайхеразиева Ф.В. оештырган бу чара һәркемнең күңеленә хуш килде. Әниләребез һәрчак шундый матур, шат, сәламәт һәм озын гомерле булсыннар!
-
Шахмат ярышлары 02.03.2015

Шахмат белән уенны популярлаштыру, дуслык, бердәмлек хисләрен арттыру максатыннан Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылар Думасы членнары шахмат буенча ярышлар оештырды. Ярышларда 5,6,8,9 класс укучылары катнашты.
-
Патриотик җырлар бәйгесе 27.02.2015

26 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, патриотик җырлар бәйгесе узды. Һәр класстан сугышчыларны җиңүгә рухландырган, аларга көч һәм рух өстәгән патриотик рухтагы бер җыр тәкъдим ителде. 1,4,5 класс укучылары җиңүче дип билгеләнде.
-
Олимпиадаларда уңышларыбыз 24.02.2015

2014-2015нче уку елында мәктәбебез олимпиадаларның муниципаль һәм республика турларында бик матур нәтиҗәләргә иреште. Район күләмендә 16 призлы урын яуладык: 7 класс укучысы Шакирова Гөлназ экологиядән 1 урын , биологиядән 1 урын (укытучы Ибушева Ф.Н.), татар теленнән 1 урын (укытучы Сафина С.З.), рус теленнән 2 урын (укытучы Закирова Р.Г.), җәмгыять белеменнән 2 урын (укытучы Каримова Л.Р.); 8 класс укучысы Юзеева Нәркизә географиядән 2 урын (укытучы Сафина С.З.), татар әдәбиятыннан 3 урын (укытучы Гафиятова Ә.Ф.); 8 класс укучысы Гайнанов Булат физик тәрбиядән 3 урын (укытучы Мубаракзянов Р.Р.), 9 класс укучысы татар әдәбиятыннан 1 урын (укытучы Гафиятова Ә.Ф.), географиядән 2 урын (укытучы Сафина С.З.), татар теленнән 3 урын (укытучы Гафиятова Ә.Ф.); 9 класс укучысы Ибушев Эльвир биологиядән 1 урын (укытучы Ибушева Ф.Н.); 10 класс укучысы технологиядән 3 урын (укытучы Вилданов Н.М.), ТИНнан 3 урын (укытучы Камалов Р.В.); 11 класс укучысы Сабирова Гөлназ биологиядән 1 урын (укытучы Ибушева Ф.Н.), татар әдәбиятыннан 2 урын (укытучы Гафиятова Ә.Ф.). Республикада 5 призлы урыныбыз булу аеруча куанычлы: Газизова Илүзә татар теле һәм әдәбиятыннан призер (укытучы Гафиятова Ә.Ф.), Сабирова Гөлназ татар әдәбиятыннан призер (укытучы Гафиятова Ә.Ф.), Шакирова Гөлназ татар теленнән җиңүче (укытучы Сафина С.З.), рус теленнән призер (укытучы Закирова Р.Г.) булдылар. Укытучыларны да, укучыларны да бу уңышлары белән чын күңелдән тәбриклибез, аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
"Иң шәп әйдәман" 24.02.2015

Район балалар иҗат үзәгендә "Иң шәп әйдәман" бәйгесе үтте. Анда җиде иң яхшы әйдәман чыгыш ясады. Безнең мәктәптән "Тамчы" отряды әйдәманы Галиахметова Зәринә үзенең сәләтен төрле яклап күрсәтте. Нәтиҗәдә ул республика туры бәйгесенә сайланды. Зәринәгә алга таба зур уңышлар телибез.
-
Белеме бар-меңне егар 24.02.2015

Бүген атналык линейкада мәктәп директоры Рәлиф Ринатович Мухаметзянов олимпиадаларның республика этабында җиңүче һәм призер булган укучыларга премияләр тапшырды.Белемнәренең ныклы булуын район күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә раслаган укучыларыбыз Газизова Илүзә, Сабирова Гөлназ һәм Шакирова Гөлназга тырышлыклары өчен рәхмәт беледерелеп, иң матур теләкләр җиткерелде.
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2015

20 февраль көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышлап “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе уздырылды. ВМФ һәм ВДВ команадалары граната ату, АК-74 сүтеп җыю, скакалкада сикерү, турникта күтәрелү, төз ату, идәннән этелү, ОЗК кию, кул көрәше, гер күтәрү, канат тарту ярышларында көч сынаштылар. Кызлар егетләргә бик матур концерт номерлары бүләк иттеләр. ВМФ командасы, 9 очко җыеп, җиңүче дип табылды. Бик оешкан төстә узган бу ярыш егетләрнең физик яктан әзерлеген генә түгел, бердәмлеген дә күрсәтте.








