Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Сәләтле балачак- өметле киләчәк 22.04.2015

21 апрельдә мәктәбебезнең "Хореография" түгәрәгенә йөрүче укучылары район күләмендә узган "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" фестиваленең "Хореография" номинациясе буенча "Кадриль" биюе белән чыгыш ясадылар. Барлык бәйрәмнәребезнең бизәге булган "Тамчы" төркеме биючеләренә һәм җитәкчеләре Шафикова Г.Р.га чын күңелдән иҗади уңышлар, нык сәламәтлек телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 20.04.2015

Бүген 9,11 класста ата-аналар җыелышы узды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Габдулхаева Р.Р. БДИ, ОГЭ бирү буенча норматив документлар белән таныштырды. Предмет укытучылары тарафыннан 4нче чиректә алынган репетицион тестирование нәтиҗәләре анализланды, алдагы тестирование нәтиҗәләре белән чагыштырылды. Мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. компьютер уеннарының, төрле сайтларның укучылар психикасына тискәре йогынты ясавы турында сөйләп, ата-аналарның бала тәрбияләүдә аеруча җаваплылыгын белдерде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. җәйге чорда эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында сөйләде.
-
Космос Җирдә башлана 20.04.2015

Мәктәптә Космонавтика декадасы дәвам итә. Бүген физика укытучысы Вилданова Ә.Г. җитәкчелегендә 8-11 класс укучылары белән "Космос Җирдә башлана" темасына конференция узды.
-
Проект эше 17.04.2015

Бүген 4 класс укучылары "Җир турында ниләр беләбез" темасына проект эшләре башкардылар. Укучылар 2 командага бүленеп "Җир-Кояш системасы планетасы" һәм "Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге" темаларын презентацияләрдә чагылдырдылар. Соңыннан "Планеталар" һәм "Кыңгыраулар" командалары бер-берсенең эшенә бәя бирделәр. Әлеге чара барышында укучылар төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерделәр, үз фикерләрен төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә белүләрен күрсәттеләр, компьютер технологияләрен актив кулландылар.
-
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк" 17.04.2015

17 апрельдә мәктәбебезнең "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучылары район күләмендә узган "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" фестиваленең "Театр һәм фольклор" номинациясе буенча чыгыш ясап, Альберт Гаделнең "Бал корты Нечкәбил һәм Куян кызы маҗаралары" пьесасын сәхнәләштерделәр. Укучыларыбыз ел дәвамында түгәрәктә туплаган барлык сәләт-мөмкинлекләрен күрсәттеләр, аларның чыгышы 3нче урынга лаек дип табылды. Түгәрәк җитәкчесе Шафикова Г.Р.га, "Күңелле сәхнә" түгәрәген үз иткән театр сөюче укучыларга алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Уңышларыбыз
14.04.2015
Татарстан Республикасында физика елына багышланган иллюстрацияләр бәйгесендә 7нче сыйныф укучысы Шакирова Гөлназ 2нче урын алган өчен, 2нче сыйныф укучысы китапчыклар ясау бәйгесендә актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!.
-
Тимурчылык 13.04.2015

5нче сыйныф укучылары ялгыз яшәүче сугыш чоры баласы Гайнанова Нәгыймә апага булышырга бардылар. Хәл белеп, кулдан килгәнчә ярдәм иткәч, балалар үзләрендә шатлык хисләре кичерделәр.
-
Яшь программист
10.04.2015
XIX Республика "Яшь программист" конкурсының муниципаль этабында информатика укытучысы Ильясова Р.Г. җитәкчелегендә мәктәбебезнең ике 9 сыйныф укучысы катнашты. Гараев Рәмис "Программные продукты" номинациясендә 2 урынга, Хасанов Айдар "Сайтлар" номинациясендә "Дорога помощь во время" сайты белән 2 урынга лаек булдылар. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Урок-пресс-конференция по химии 08.04.2015

В рамках Недели химии учитель Ибушева Ф.Н. в 10 классе провела урок-конференцию "Нефть: её состав, свойства и переработка". Учащиеся в ролях "директора завода", "начальника информационного отдела", "журналиста", "экскурсовода" и "эколога предприятия" выступали перед "прессой". В ходе мероприятия учащиеся ознакомились составом, свойствами и способами переработки нефти.
-
Сказка о курочке Рябе 07.04.2015

В школе продолжается Неделя химии. 7 апреля ученики 7,8 классов участвовали в сюжетно-ролевой игре "Сказка о курочке Рябе, которая снесла золотое яичко". Это мероприятие помогло осознать учащимся значение химии в жизни человека, раскрыть межпредметные связи химии и биологии. Учитель-Ибушева Ф.Н.








