Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Ата-аналар җыелышы 19.12.2014

Башлангыч классларда һәм 9 класста яңа формада ата-аналар җыелышы узды. Һәр ата-ана кабинетларга йөреп предмет укытучылары белән аралашты, укытучылар укучыларның уку һәм тәрбия дәрәҗәсенә төгәл бәя бирде.
-
Район оешмалары буйлап сәяхәт
19.12.2014
Мәктәпнең төп бурычларыннан берсе-укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, һөнәр сайлауга ярдәм итү. Әлеге бурычларны тормышка ашыру, районыбыздагы төрле оешмаларның эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан Саба районы мәшгульлек үзәге 7,8,10 класс укучылары өчен экскурсия оештырды.. Укучылар "Саба тәрәзәләре", Килдебәктә урнашкан кәҗә фермасы һәм КФХ "Мухаметшин" хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Күңелле стартлар 19.12.2014

Бүген 4,5 класс укучылары арасында ГТО комплексына багышланган "Күңелле стартлар" узды. Укучылар "Туплы хоккей", "Тоннель", "Көнгерә" , "Кубиклар" эстафеталарында җитезлектә ярыштылар. Укытучылары- Вилданов Н.М., Камалов Р.В.
-
Кыш бабай остаханәсе 15.12.2014

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре. Бүген барлык класс укучылары "Кыш бабай остаханәсе" исеме астында узучы кар сыннары бәйгесенә әзерлекне дәвам иттеләр.
-
Педагог-оештыручыларның район семинары. 10.12.2014

Мәктәбебездә педагог-оештыручыларның район семинары узды. Педагог-оештыручы Газизова Г.Р. 5 сыйныфта "Иҗат-бәхет чишмәсе" темасына җыен үткәрде. "Әнием кадерлем" темасына дәрестән тыш чара оештырылды.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2014

Бүген мәктәбебездә 3 декабрь-Билгесез солдат көненә багышланган класс сәгате узды. Тарих укытучысы Каримова Л.Р. 2014нче елның октябрендә кертелгән әлеге истәлекле дата, аның мәгънәсе турында сөйләде. 1967 елның 8 маенда ачылган "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы турында мәгълүмат бирелде. Бөек Җиңүне якынайтуда үзләреннән зур өлеш керткән, исемнәре дә билгеле булмаган, каберләре дә табылмаган батыр солдатларның каһарманлыгын онытмаска өндәгән класс сәгате сугыш корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алып төгәлләнде.
-
Әниемнең җылы кочагы.
27.11.2014
Ана булу - изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Бүген мәктәбебездә Аналар көнен билгеләп үттек. Һәр бала әнисенә булган тирән сөюен матур җырлары, күңелле биюләре һәм нәфис сүзләре аша җиткерде. Бу кичә кадерле әниләребез өчен зур бүләк булды.
Авыр сүзне әйтмик әниләргә
Аларга без итик гел ярдәм.
Әниләрне саклыйк, яратыйк,
Калсын әле алар гел күркәм!
-
Әниләр бәйрәме 22.11.2014

Аналар көне уңаеннан 7 класста Әниләр бәйрәме узды. Укучылар кадерле әниләре хөрмәтенә матур җырлар, күңелле биюләр башкардылар. Әниләр кадерле ул һәм кызларына, ә алар әниләренә иң кадерле теләкләрен җиткерделәр. Класс җитәкчесе-Вилданова Ә.Г.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы дәвам итә 21.11.2014

Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында Каримова Л.Р. "Концлагерь балалары" дигән темага ачык чара уздырды. Сугыш башлану күренешен чагылдыру белән башланып киткән кичә төрле концлагерьлар, алардагы балалар язмышы турында мәгълүмат бирү белән дәвам итте. 5 класс укучыларының концлагерьдагы балалар исеменнән сөйләнгән чыгышы һәркемне тетрәндерде. Тынычлыкның кадерен белергә, сугыш хәсрәтенең ачысын онытмаска өндәгән кичә "Һәрвакыт булсын кояш!" күмәк җыры белән тәмамланды
-
Музейда ачык ишекләр көне 20.11.2014

Бүген 1 класс укучылары мәктәпнең туган якны өйрәнү музее белән таныштылар Музей җитәкчесе Каримова Л.Р.укучыларга авылыбызның үткәнен чагылдырган экспонатлар турында сөйләде, балаларны кызыксындырган күп сорауларга җавап бирде.








