Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Психологик тренинглар 13.02.2015

13 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә район психологик үзәге «Семицветик» психологлары эшләде. Алар 7-9 класс егетләре өчен “Агрессияләрне кисәтү”, шушы ук класс кызлары өчен кызлар гигиенасы буенча тренинг-дәресләр үткәрделәр. 5,6 класс укучылары “Эффектон” программасында диагностика уздылар.
-
70 еллыкка-70 әсәр 11.02.2015

11 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 класс укучылары класс җитәкчеләре Бикмиева Д.Н. белән Олы Кибәче авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Фатихова Г.Р. укучыларны балалар әдәбияты яңалыклары белән таныштырды. “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына-70 әсәр” акциясен башлап җибәрделәр.
-
Россия чаңгы юлы-2015
07.02.2015
7 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия чаңгы юлы-2015" чарасы узды. Безнең мәктәп коллективы да әлеге чарада бик актив булды. Барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр чаңгыда үзләренең яшьләренә туры килгән дистанцияне узды. Бик матур бу кышкы көндә коллектив белән чаңгыга басу һәркемнең кәефен күтәрде. Соңыннан ашханәдә кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландык.
-
Бер очрашу-бер гомер 07.02.2015

7 февраль көнне мәктәбебездә "Бер очрашу-бер гомер" дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәсе узды. Очрашуга мәктәпне төрле елларда тәмалаган югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучы студентлар килде. "Башваткыч" уены формасында оештырылган чарада укытучылар, студентлар һәм укучылар командалары көч сынашты. Сорауларга җавап эзләп, ял иткән минутларда музыкаль паузалар булды, студентлар үзләренең уку йортлары, аларга керү шартлары, белгечлекләр, гомумән, студент тормышы турында сөйләделәр. Башваткычның барлык сорауларына җавап табып бетергәч, "Остазлар", ягъни укытучылар командасының җиңүче булуы ачыкланды. Очрашуны медицина көллиятенең 3 курс студенты Губаева Руфинә "Яшьлек учаклары" җыры белән тәмамлады. Чараны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. уздырды.
-
Сезнең тормыш - үзе батырлык 06.02.2015

Педагог-оештыручы Газизова Г.Р. "Сезнең тормыш - үзе батырлык" темасына 5,6 нчы класс укучылары белән сыйныфтан тыш чара үткәрде. Чарага сугыш чоры балалары:Сиразиева Саимә, Гатиатуллина Әлфинур, Шәрипова Суфия апалар килгән иде. Видео материал һәм презентация аша сугыш афәтләре искә төшерелде. Әбиләр үзләренең ятим һәм ачлык белән үткәргән балачакларын, әниләренең азаплы тормышларын, әтиләрен сагынып яшәүләрен күз яшьләре аша сөйләделәр. Инде кайберләре мәрхүм булган, кайберберләре авыру сәбәпле килә алмаган әбиләре турында балалар язмаларын укыдылар, килгән әбиләргә сорауларын бирделәр, җыр-биюләре белән күңелләрен күтәрделәр. Соңыннан бергәләшеп чәй эчтеләр. Хөрмәтле әбиләр оныкларының шундый матур тормышта яшәүләренә сөенеп, изге теләкләрен теләделәр.
-
Күңелле стартлар 06.02.2015

Бүген 7 класста узган класс сәгате "Күңелле стартлар" формасында узды. "Экстрим" һәм "Факел" командалары төрле күңелле эстафеталарда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен сынадылар. Класс җитәкчесе-Вилданова Ә.Г.
-
Авыл китапханәсендә 05.02.2015

Башлангыч класс укучылары дәрестән соң вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыралар. Бүген 2 класс укучылары класс җитәкчеләре Гыйлметдинова И.Г. белән “Җанга якын төбәк” дәрестән тыш эшчәнлегендә Олы Кибәче авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Фатихова Г. аларны яңа кайткан балалар китаплары белән таныштырды. Китапханәнең иң актив укучылары булган өлкәннәр, мәктәп укучылары турында сөйләде.
-
ГТО нормативлары тапшыру 03.02.2015

2014-2015нче уку елы башыннан мәктәпләрдә “ГТО” нормативларын тапшыру башланып китте. Әлеге чараның максаты: укучыларда спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, физик тәрбия чараларын сәламәтлекне саклау һәм ныгыту юнәлешендә куллану. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, 74 укучы график нигезендә нормативлар тапшырып бара. Хәзергә вакытта укучылар кышкы сессия нормативларын үтиләр. 2,3 февраль көннәрендә 9-11 класс егетләре гер күтәрү буенча нормативлар тапшырдылар.
-
Сугыш чоры кайтавазы 30.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылучы чаралар укучыларда патриотик хисләрне ныгытуга, сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, гомумән, өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бүген 7,8 класста узган “Сугыш чоры кайтавазы” исемле очрашуга сугыш чоры балалары, укучыларның әби-бабайлары чакырылган иде. Укучыларның сугышның никадәр дәһшәтле һәм рәхимсез булуын чагылдырган чыгышларыннан соң сүз килгән кунакларга бирелде. Сугышка әтиләрен озатып калып, бу елларда барлык авырлыкларны күргән Язилә, Разия апаларның сүзләрен балалар тетрәнеп тыңладылар. Гилван абый, Рузалия апа, Фаягөл апалар сугыштан соң туган буын булсалар да, ул авырлыкларның берничә елларга сузылуы, бүгенге матур тормыш белән ул чор арасында бик зур аерма булуы турында сөйләделәр. Гилван абый башкаруындагы “Кайту” җыры йөрәкләрне тетрәндерде. Ике буын арасындагы бу очрашу укучыларның күңелләрендә эзсез калмас. Очрашуны оештыручы класс җитәкчеләре-Вилданова Ә.Г., Исмагилова Ч.Р.
-
Талантлар йолдызлыгы 30.01.2015

30 январь көнне 1 класс укучылары район күләмендә уздырылган "Талантлар йолдызлыгы" театр сәнгате конкурсында катнаштылар. Алар Бари Рәхмәтнең "Курчак батыр" шигырен сәхнәләштерделәр. Касс җитәкчеләре-Давлиева В.Н.








