Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
"Дуслык"та 5нче көн 08.01.2015

Лагерьда 5нче көнебезне дә бик күңелле үткәрдек. Иртәнге аштан соң "Сабантуй" спорткомплексына экскурсиягә бардык. Анда чабышкы атларын һәм понины күрдек. Саба урамындагы, Аграр көллияте ишегалдындагы сыннарның матурлыгына сокландык. Боз тауларында шудык. Аннан кайткач, күргәннәребезне рәсемнәрдә чагылдырдык. Бу көн бик истәлекле булды.
-
Лагерьда 6нчы көн 08.01.2015

Бүген "Дуслык" лагеренда 6нчы көнебез . Иртәнге аштан соң Лесхоз бистәсенә юл алдык. "Нарат" боз сараенда тимераякта шуу һәркемгә дә бик ошады. Арабызда бик яхшы шуучылар да, тимераяккка беренче тапкыр аяк басучылар да бар иде. Аннан соң Саба урман хуҗалыгының данлы тарихын чагылдырган музейда экскурсиядә булдык. "Тарих сәхифәсе битләреннән" дип исемләнгән туган як тарихын чагылдырган кичәдә укытучы Ләйсән Рафиловна укучыларга авылыбыз тарихы,аның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде. Викторина сорауларына җавап бирү, кроссвордлар чишү, иҗади биремнәр үтәү белән чиратлаштырылган кичә файдалы һәм мавыктыргыч узды.
-
Кышкы лагерьның 4нче көне 06.01.2015

Бүгенге көнебез дә линейка белән башланып китте. Иртәнге гимнастика ясап алганнан соң, ашханәдә балалар бик тәмле итеп әзерләнгән иртәнге ашны ашадылар. Эшчәнлек отрядларга бүленеп дәвам итте. 1нче отряд "Бадминтон" түгәрәгендә булганда, 2нче отряд сав һавада уеннар уйнады, чана һәм чаңгыда шуды, ә 45 минуттан соң отрядлар алышынды. Хәрәкәт итеп, кәефләре күтәрелгән укучыларны биология укытучысы Фирая Наиловна биология дөньясына чакырды.Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын чагылдырган видеофильмнар карап, төрле биремнәргә җаваплар эзләп, бу чараның узып киткәнлеге сизелмәде дә. Көндезге аштан соң китапханәче Илсөя Рамазановна, авыл китапханәчесе Гөлүсә Рамазановна, клуб мөдире Фрузилә Нуриәхмәтовна җитәкчелегендә "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе уздырылды. Бу көн дә истә калырлык һәм файдалы булды.
-
Кышкы лагерьда 3нче көн 05.01.2015

Бүген "Дуслык"та 3нче көнебез истә калырлык булып узып китте.Көннең беренче яртысында мини футбол ярышлары узды, саф һавада уеннар, чаңгыда йөрү оештырылды. "Табигать-тиңсез могҗиза" дип аталган чарада балалар туган ягыбызның матур табигате, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләштеләр; әлеге тема буенча викторинада үзләренең белемнәрен сынадылар. Аннан соң узган иҗади бәйгедә һәркем табигатькә булган мәхәббәтен үзенең рәсемендә чагылдырырга тырышты, иң матур эшләр күргәзмәдә урын алды. Көндезге аштан соң узган "Күңелле стартлар"да төрле эстафеталар үткәрелде. 5:4 исәбе белән "Елмаю" отряды җиңү яулады.
-
"Дуслык" та 2нче көн 04.01.2015

"Дуслык" лагеренда бүгенге көнебез иртәнге линейкада план белән танышудан башланып китте. Иртәнге гимнастика ясаганнан соң балалар 2 отрядка бүленеп, "Оста куллар" һәм "Хореография" түгәрәкләрендә шөгыльләнделәр. "Хореография" түгәрәгендә уздырылган "Зәлидә" уенының җиңүчесе дип Башаров Альмир табылды. "Саулык-зур байлык" темасына КВНда сәламәтлеккә кагылышлы биремнәр үтәү һәм табышмаклар чишү төрле күңелле эстафеталар белән чиратлаштырылды. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, бүгенге көннең матурлыгына хозурланып та алдык. Көндезге аштан соң "Кызыклы география" кичәсендә дә барлык укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Кышкы лагерь 03.01.2015

Бүген мәктәбебездә 35 балага исәпләнгән "Дуслык" лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерь планы белән танышканнан соң, "Сез мине беләсезме?" дип исемләнгән чара узды. Балалар иҗади төстә үзләре, үзләренең хыяллары, мавыгулары турында сөйләделәр, шигырьләр иҗат иттеләр, рәсемнәр ясадылар. "Дуслар" һәм "Елмаю" отрядлары үзләренең газеталарын иҗат иттеләр. "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнергә дә, саф һавада уеннар уйнарга да вакыт булды. Көндезге аштан соң авыл клубында балалар өчен оештырылган Чыршы бәйрәмендә дә "Дуслык" лагере иң активлардан булды. Әйлән-бәйлән, төрле күңелле уеннар, Кыш бабайга һөнәрләреңне күрсәтү- быелгы Яңа ел бәйрәмнәренең тагын бер күңелле мизгеле булып истә калачак. Кышкы лагерьда беренче көн сизелми дә узып китте.
-
Волейбол ярышлары 29.12.2014

Безнең мәктәптә зона волейбол ярышлары булды. Егетләр арасында I урында Олы Кибәче урта мәктәбе, II урында Завод-Нырты урта мәктәбе, III урында Сатыш урта мәктәбе. Кызлар арасында I урында Завод-Нырты урта мәктәбе,II урында Олы Кибәче урта мәктәбе, III урында Сатыш урта мәктәбе. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Чыршы утлары яктысында 28.12.2014

Бүген 1-6 класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме булды. Балалар
үзләренең һөнәрләрен төрле яктан күрсәттеләр. Маскарад киемнәре, күмәк җыр-биюләре, театраль тамашалары белән алар әти-әниләрне, килгән кунакларны рәхәтләнеп ял иттерделәр. Үзләре дә каникулга күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын,
Һәрберебез булсын тырыш,
Күңелле үтсен тормыш.
-
Җиргә Яңа ел килә 27.12.2014

Табигатьтә кыш – иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты. Тик без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән бергә ылыслы, куанычлы, күтәренке кәеф бүләк итүче, ак өметләр белән тулы күңелле бәйрәм килә. Бүген 7-11 класс укучылары "Җиргә Яңа ел килә!" дип исемләнгән бәйрәм тамашасында күңел ачтылар, бик яхшы әзерлекле чыгышлары белән килгән тамашачыларны һәм әти-әниләрне чын күңелдән ял иттерделәр. Яңа ел барыбызга да иң матур теләкләребезне тормышыка ашыру өчен саулык-сәламәтлек бирсен, борчу-мәшәкатьләр безне читләтеп узсын, һәр туган көнгә сөенеп, уңышларга күмелеп яшәргә насыйп булсын иде.
-
Оешма газеталары 27.12.2014

Яңа елга багышлап шигырьләр, әкиятләр, рәсемнәр иҗат итеп, һәр оешма үз газетасын чыгарды.








