Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Җәйге әкият 14.07.2014
Мәктәп яны тәҗрибә участогын бизәүдә һәр класс үзеннән өлеш кертте. Бакчабызның бер почмагы чын әкият дөньясына әйләнде.
-
Мәктәп тирәсе-чәчәклек 07.07.2014
Мәктәбебез тирәсе шау чәчәккә күмелгән. Җәйнең бар яме, матурлыгы шушы чәчәкләрдә чагыла сыман. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсе күпләрнең күзләрен иркәләве бакчада эшләүчеләргә дә күңелле.
-
Җәйге чорда эшкә урнашу
01.07.2014
Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү,буш вакытларын файдалы итеп уздыру максатларыннан җәйге каникул чорында 14 яше тулган 25 укучы эшкә урнаштырылды. Шуларның 8е июнь аенда хезмәт куйса, бүгенге көндә 14 укучы эшли. 2 укучы Олы Кибәче һәм Төбәк авылы клубларында, 1 укучы "Күбәләк" ясле-бакчасында, 2 укучы КФХ "Хадеев М.М.", 9 укучы ООО "Саба" ның "Сатыш" филиалы "Кибәче" бүлекчәсендә эшли.
-
Лагерьның соңгы көне 24.06.2014
Бүген "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагереның соңгы көне. Кызыклы бәйгеләр, күңелле очрашулар , экскурсияләр белән 21 көн узып та киткән. Барлык эшчәнлеккә йомгак ясап, лагерь турында фикерләрне язмаларда һәм рәсемнәрдә чагылдырганнан соң, ял итүчеләр авыл Сабантуе узучы мәйданга юл тоттылар. Анда авыл җирлеге белән берлектә балалар Сабантуе узды. Бик күп балаларны һәм авыл халкын җыйган бу бәйрәмдә Сабантуена хас булган барлык уеннар да уйналды, бүләкләр дә бик мулдан иде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар. Соңгы көн һәркемнең исендә калырлык булып узды. Җәйге ялның калган көннәре дә файдалы һәм кызыклы булсын.
-
Яңа танышлар көне 23.06.2014
"Яңа танышлар" дип исемләнгән бүгенге көн яңа дуслар табарга, яңа очрашуларга бай булды. "Дуслык" лагеренда ял итүчеләр Олы Арташ төп мәктәбендә эшләүче "Кояшкай" лагере белән очрашты. Күршеләр безне бик матур концерт номерлары белән сәламләгәннән соң, командаларга бүленеп төрле станцияләр аша уздылар. "Кем күбрәк!", "Пантомимо", "Көйне таны", "Бас , кызым, Әпипә!" станцияләрендә балалар төрле яктан үзләренең сәләтләрен һәм көчләрен күрсәттеләр. Дискотекада бергәләп бию балаларны тагын да якынайтты. Үзара бүләкләр алышып, кабат очрашырга сүз куешып аерылыштык без "Кояшкай" лагере белән.
-
Хәтер көне 22.06.2014
Бүген -Хәтер көне. "Дуслык" лагеренда узган барлык чаралар әлеге көнгә багышланды. "Сезнең батырлык- мәңгелек" темасына патриотик сәгатьтә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз, аларның батырлыгы турында сөйләшү булды."Бөек Җиңүгә-70" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесендә барлык укучылар катнашты. Икенче көндезге аштан соң Олы Кибәче авылында урнашкан һәйкәл-обелиск янына барып, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашында узган митингта катнаштык. Сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып, алар истәлегенә венок салдык. Сугыш чоры баласы, дәһшәтле сугышта әтисен югалткан Мөнәвәрә апа Аглямованың чыгышын балалар тетрәнеп тыңладылар. Бүгенге көнебез дә нәтиҗәле булды: укучылар тынычлыкның кадерен белергә, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәт итәргә сүз бирделәр.
-
Туган авыл көне 21.06.2014
"Дуслык" лагеренда 18нче көн "Туган авыл көне" дип аталды. Иртәнге линейка һәм иртәнге гимнастикадан соң "Авыл тарихын беләсеңме?" дигән сөйләшү узды, шушы темага укучыларның белемнәре тикшерелде. "Төбәк" сөтчелек фермасына узган экскурсия дә нәтиҗәле булды. Яңа технологияләр кулланып эшләүче ферма эшчәнлеге турында алдынгы терлекче Гөлсинә Габдрахманова бик кызыклы итеп сөйләде. Бу сәяхәт һәркемгә дә бик ошады. Көндезге аштан соң "Иҗат итәбез" бәйгесендә укучылар туган авылыбызны үзләренең иҗади эшләрендә дә чагылдырдылар.
-
" Саубуллашу"
21.06.2014
Линейкада эш бүленеше билгеләнде. Тәмле ашаганнан соң балалар бакчада тырышып эшләделәр. Мәктәп территориясен җыештырдылар, түтәлләрне кутәрделәр. Һәр җирдә чисталык һәм тәртип урнаштырдылар. Көндезге аштан соң һөнәрләр турында әңгәмә үткәрелде.Бүген хезмэт һәм ял лагере үзенең эшен төгәлли. Балалар 18 көн буе хезмәт тәрбиясе алдылар, күңелле ял иттелэр, төрле чараларда катнаштылар. Балалар лагерьны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Алда- каникуллар , ул тыныч һәм имин үтсен. Яңа көч һәм тырышлык белән яңа уку елын каршыласак иде.
-
Шариклар һәм бантиклар көне 20.06.2014
Төрле бәйгеләр, күңелле экскурсияләр белән "Дуслык" лагеренда көннәрнең үткәне сизелми дә. Бүгенге көнебез "Шариклар һәм бантиклар" көне дип исемләнде. "Спорт дөньясында" викторинасында егетләрнең спорт белән ныграк кызыксынулары ачыкланды. "Иң күп бантиклы бала" бәйгесенең җиңүчеләре дип Хабибуллина Таңсылу һәм Мухаметова Альбина танылды. Стадионда уйналган хәрәкәтле уеннарда һәркем теләп катнашты. Шарлардан төрле сувенирлар ясап, могҗизалар тудырдык. Көн дә бик матур, күңелләребез дә күтәренке. Ямьле җәйнең бүгенге көне "Дуслык" лагеренда-дусларыбыз арасында үтүенә без бик шат!
-
Велосипедчылар көне 19.06.2014
Юлда йөрү кагыйдәләрен белү, аларны төгәл үтәү- һәркемнең бурычы. "Дуслык" та бүгенге көнебез әлеге темага багышланды. Иртәнге линейка һәм гимнастикадан соң "Юлда йөрсәң,белеп йөр!" темасына сөйләшү булды, "Юл йөрү әлифбасын" ни дәрәҗәдә белүне табышмакларга җавап бирү юлы белән тикшердек. "Без-велосипедчылар" бәйгесе бүгенге көнебезнең иң күңелле чарасы булды. Әлеге ярышта 1 урынны Хөснетдинов Альмир, 2 урынны Шафиков Рузәл, 3 урынны Галиахметова Зшринә яулады.