Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Ата-аналар җыелышы 18.03.2016

18 март көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды.
Көн тәртибе:
1. “Туберкулез. Аны кисәтү чаралары” (Олы Кибәче авылы фельдшеры Давлиева Р.М. чыгышы).
2. Мәктәптә укучыларның туклануын оештыру. (ата-аналар комитеты рәисе Хабибуллина С.Н. чыгышы)
3. Аталар советы эшчәнлеге (Аталар советы члены Галиахметов И.Х. чыгышы).
4. “Буш вакытны дөрес уздырабызмы?” ( класс җитәкчеләре методик берләшмәсе җитәкчесе Сафина С.З. чыгышы)
5. 3нче чиректә укыту эшчәнлегенә анализ (укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. чыгышы)
6. 3нче чиректә тәрбия эшчәнлеге (тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. чыгышы).
7. Мәктәп эшчәнлегенә караган төрлеләр (мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. чыгышы).
-
"Балалар китабы"атналыгы 18.03.2016

"Балалар китабы"атналыгы кысаларында 1-3 сыйныф укучылары арасында "Әкият геройлары бездә кунакта" дигән исем астында рәсем , 4 сыйныф укучылары белән "Минем яраткан китабым" темасына иншалар бәйгесе үткәрелде.Укучыларның эшләренә бәя бирелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Фестиваль иностранных языков
18.03.2016
В Центре детского творчества состоялся районный фестиваль иностранных языков. Фестиваль проводился по трем направлениям художественного творчества: «Песня», «Стихотворное произведение», «Театрализованное представление». На фестивале иностранных языков приняли участие учащиеся 6 класса Давлиева Айзиля и Хамидуллина Ляйля по направлению «Песня»(учитель Исмагилова Ч.Р.).Им вручены Сертификаты.
-
Волейбол буенча зона ярышы
17.03.2016
Бүген Икшермә кадет мәктәбендә волейбол буенчаукытучылар арасында зона ярышы булып үтте.Мәктәбебезнең укытучылар командасы II урынга лаек булып,финалда катнашу хокукы алдылар.
-
Географиядән ачык дәрес 16.03.2016

Бүген 5 класста географиядән "Җирнең эчке төзелеше" темасына ачык дәрес узды. Яңа тема аңлату дәресендә күрсәтмәлелек бик нәтиҗәле кулланылды. ФДБС таләпләре үтәлгән, Сингапур структуралары уңышлы кулланылган дәрестә укучылар теманы яхшы үзләштерделәр. Укытучы-Сафина С.З.
-
Россия-Кырым: дуслык күпере 16.03.2016

6 класста "Россия-Кырым: дуслык күпере" темасына класс сәгате узды. Класс сәгатендә 1нче төркем Кырым тарихы, табигате турында чыгыш ясаса, 2нче төркем Кырым-Россия дуслыгы турында сөйләде. Укучылар белән фикер алышу үткәрелде, Конституция статьялары белән таныштырылды. Класс җитәкчесе-Каримова Л.Р.
-
Гаилә бәйрәме
15.03.2016
15 март көнне мәктәбебездә башлангыч класс укучылары өчен Гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм "Буратино" (кызлар), "Аdidas" (малайлар), "Әниләр" (әниләр) һәм "Татарстан" (әтиләр) командаларының үзләрен тәкъдим итүе белән башланып китте. Командалар төрле кызыклы эстафеталарда көч сынаштылар, иҗади биремнәр үтәделәр, татар халык уеннарын уйнадылар. Һәр бәйге концерт номерлары белән чиратлашты.
-
Кул эшләре күргәзмәсе 12.03.2016

Мәктәбебездә кызлар һәм малайлар өчен "Оста куллар" түгәрәкләре эшли. Бу түгәрәкләрдә укучылар яратып шөгыльләнә, төрле кул эшләренә өйрәнә. Профориентация айлыгы кысаларында кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә агачны көйдереп ясау, витраж, квиллинг, батик техникалары белән ясалган кул эшләре, акварель белән ясалган картиналар тәкъдим ителде.
-
Китапханәчеләр семинары 11.03.2016

Бүген мәктәбебездә "Туган телгә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә мәктәп китапханәсенең роле" темасына мәктәп китапханәчеләренең район семинары узды.. Китаханәчеләргә "Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем" дип исемләнгән библио-уен тәкъдим ителде. Уенда 5-6 класслардан "Туган тел" һәм "Дуслык" командалары катнашып, үзләренең татар телен, халык авыз иҗатын ни дәрәҗәдә белүләрен сынадылар, китап укуга кагылышла төп кагыйдәләрне искә төшерделәр. Китапханәчеләр дә "Парыңны тап" уенында үзләренең матур әдәбиятны яхшы белүләрен дәлилләделәр. Авылдашыбыз Люция Шәрәфиева иҗат иткән "Эчәр суым синдә, Кибәчем" китабына күзәтү барышында 8,10 класс укучылары бу китапның төп бүлекләре белән таныштырдылар. Сугыш чоры баласы Әлфинур апаның Кибәче авылы халкын авыр сугыш елларында ачлыктан коткарган кап сугу һөнәре белән таныштыруы, тарих укытучысы Ләйсән Рафиловнаның мәктәп тарихын чагылдырган бүлекне тәкъдим итүе, авыл китапханәчесе Гөлүсә Рамазановнаның әлеге китап һәм аның авторына бгышлап язылган шигыре кичәне тагын да тулыландырды. Әлеге чара укучыларыбызның үз туган ягыбыз белән горурлану хисләрен чагылдырган "Шушы яктан, шушы туфрактан" без җыры белән тәмамланды. Мәктәптә оештырылган курчак театрының премьерасы-"Аю һәм Мәрьям" әкиятен дә кунаклар яратып кабул иттеләр. Соңыннан китапханәчеләр үз эшчәнлекләренә анализ ясап, алга таба бурычлар билгеләделәр. Семинар нәтиҗәле узды.
-
Кош оялары күргәзмәсе 11.03.2016

Кыш буе мәктәп тирәсендә эленгән җимлекләрдән безнең якта кышлаучы кошлар өзелмәде. Укучылар кошларны күзәттеләр, аларга ярдәм итү үзләренә дә бик ошады. Бүгенге көндә сыерчыкларны каршыларга әзерләнәбез. Технология укытучысы Наил Миннеязович җитәкчелегендә 5-7 класс егетләре сыерчык оялары ясадылар, бу оялардан күргәзмә оештырылды. Тиздән үзебез ясаган ояларга килгән сыерчык тавышыннан мәктәп тирәбез ямьләнер.








