Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Серле каләм 11.03.2016

Укучыларыбыз Газизова Илүзә һәм Гафиятова Илзия(укытучылары Гафиятова Ә.Ф.) Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" иҗат бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнаштылар. Г.Илүзә "Наркотикларга каршы көрәш" , Г.Илзия "Иҗади эшләр" номинацияләрендә II дәрәҗәдәге Дипломнар белән бүләкләнделәр.Мәктәпнең "Ай нурлары " газетасы иҗат коллективы шулай ук II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды.
-
Ягез әле, кызлар! 05.03.2016

8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап уздырылган "Ягез әле, кызлар!" бәйгесендә укучы кызлардан "Black Star", "ФИФ" командалары, укытучылардан "Лучшие" командасы катнашты. Командалар төрле күңелле эстафеталарда көч сынаштылар, армрестлинг, аркан тарту кебек ярышларда үзләрен сынадылар, сорауларга җавап бирделәр. Егетләр башкарган дәртле биюләр, матур җырлар кызларга көч өстәде, җиңүгә омтылдырды. Укуытучылар командасының да көндәшләр арасында булуы ярыш рухын тагын да кискенләштерде. Нәтиҗәдә " Black Star" командасы җиңү яулады, "ФИФ" һәм "Лучшие" командалары 2нче урынга лаек булды. Бәйрәмне оештыручы ир-ат укытучыларга зур рәхмәт!
-
Гаилә бәйрәме 05.03.2016

5 сыйныфта "Безнең гаилә иң яхшысы" дип исемләнгән Гаилә бәйрәме класс җитәкчесе Ильясова Рәфинә Габдрәшидовнаның "Гаилә-җәмгыятьнең нигезе" темасына чыгышы белән башланып китте. Балалар һәм әти-әниләр ике командага бүленеп төрле өлкәләрдә сынаулар үттеләр.Әтиләр һәм кызлар кухня серләрен өйрәнделәр, гаиләләрнең логик фикерләү сәләтләре дә, әниләрнең ризык әзерләүдә , гаиләләрнең каләм тибрәтүдә дә осталыклары сыналды.Чәй табыны артында укучыларның һәм әти-әниләрнең чыгышы белән үрелеп барган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
"Яратып кавышканнар" 04.03.2016

4 мартта 10 класста "Яратып кавышканнар" дип исемләнгән Гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм класс җитәкчесе Резеда Вакифовна башкаруында "Серле мәхәббәт мизгеле" җыры белән башланып китте. Яшьләргә үрнәк булырлык 5 гаилә балаларына тату гаилә серләрен җиткерделәр, үзләренең мәхәббәт тарихлары турында сөйләделәр. Әтиләр кечкенә бала үстергән вакытларын искә төшереп бала төрделәр, бишек җыры җырладылар. Һәр гаилә үзенең талантлы икәнлеген күрсәтте, алар әзерләгән чыгышлар шуны раслады. Концерт номерлары һәм төрле уеннар белән чиратлашкан бәйрәм әти-әниләргә дә, укучыларның үзләренә дә бик ошады.
-
Тарихтан ачык дәрес 04.03.2016

Каримова Л.Р. 6 нчы сыйныфта тарих фәне буенча "XIV гасырның икенче яртысында рус җирләрен туплау" темасына ачык дәрес үткәрде.ФГОС таләпләренә туры килгән дәрес барышында төрле эш алымнары кулланылды. Белемнәрне актуальләштерү, яңа теманы ныгыту барышында укучыларның системалы эш нәтиҗәләре күренде.
-
Физик тәрбия буенча республика олимпиадасы призерлары
03.03.2016
29 февраль-3 март көннәрендә узган физик тәрбия буенча республика олимпиадасында мәктәбебездән 2 укучы катнашты һәм Давлиев Ильяс призер исеменә лаек булды. Ә Каримова Руфинә нибары 1,5 балл белән призерлар исемлегенә кертелмәде. Бу укучыларыбызга , аларның җитәкчеләре Мубаракзянов Р.Р. алга таба да уңышлар телибез.
-
Сәхнә көзгесе 03.03.2016

Мәктәбебезнең "Күңелле сәхнә" түгәрәге членнары (җитәкчесе Шафикова Г.Р.) "Сәхнә көзгесе" X ТӨБӘКАРА БАЛАЛАР МИЛЛИ ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕндә катнашып, II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз! Алда иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Зона ярышы
02.03.2016
Кызларыбыз, волейбол буенча зона ярышында катнашып, III урын алып кайттылар.Афәрин.кызлар! Алга таба тагы да зуррак уңышларга ирешеүгезне телибез.
-
Әнием,син минем җирдәге кояшым! 02.03.2016

6 класста "Әнием,син минем Җирдәге кояшым!" дип исемләнгән Әниләр бәйрәме узды. Бәйрәм класс җитәкчесе Каримова Л.Р.ның әниләргә булган җылы теләкләре белән башланып китте. Укучылар газиз әниләренә иң матур җырларын башкардылар, дәртле биюләр бүләк иттеләр. Балалары үзләренә багышлап язган хатларны укыганда әниләрнең күзләрендә шатлык яшьләре җемелдәде. Бәйрәм әниләребез исән-сау булсын, һәр бала ана назын һәм кайгыртуын тоеп, бәхетле, тигез гаиләләрдә яшәсен дигән изге теләкләр белән чәй табыны янында дәвам итте.Бәйрәм "Күктәге Кояшны бүләк итә алмыйбыз. Аның һәркемгә җылысы кирәк.Сезгә җирдәге күңел җылыбызны,олы рәхмәтебезне бүләк итәбез.Кояшым бул,әнием!-дип төгәлләнде.
-
3 день стажировки 27.02.2016

Третий день работы стажировочной площадки прошел по теме «Школа-социокультурный центр формирования духовно-нравственных ценностей» и был посвящен воспитательной работе в школе. Организована презентация опыта работы по теме «Духовно-нравственное воспитание детей в школе». Стажеры за круглым столом обсуждали основные проблемы управления в школе. Были подведены итоги стажировки.








