Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
"Сабам минем туган ягым" көне 16.06.2016

"Дуслык" лагеренда 14 нче көнебез «Сабам минем туган ягым» көне районыбыз Саба турында әңгәмәдән башланды. Анда туып үскән күренекле шәхесләр белән таныштык . «Сабам минем туган ягым» җырын өйрәндек.Отрядлар арасында җырлар җырлау буенча ярыш оештырылды. «Новаторы» отряды җиңү яулады. Көнебезне “Фәнил” мәчетенә сәяхәт белән дәвам иттек.Авылыбызның абыстае Тәнзилә апа балаларга үгет –нәсихәт бирде.
-
"Җилкән"дә 13 нче көн 15.06.2016

"Җилкән"дә 13 нче көнебез көндәгечә иртәнге гимнастика белән башланды. Иртәнге аштан соң тәҗрибә участогында эшләдек.Бакча җиләге ,чәчәк түтәлләрендәге чүп үләннәре уталды, яшелчәләргә су сибелде. Балалар Башарова И.Р. белән Олы Кибәче авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар.Китапханә мөдире Фатихова Г.Р.китап укуга кызыксыну уяту ,укучыларның китапханәгә йөрүен тагын да активлаштыру максатында укучылар өчен яңа китапларга күзәтү уздырды. Һәр китап хакында кыскача мәгълүмат бирде. Китап укучылар үзләренә ошаган киапларны өйдә уку өчен алдылар.
-
Чишмәләр көне 15.06.2016

"Дуслык"та 13 нче көнебез- “Чишмәләр көне”н без үзебезнең авылыбызда челтерәп аккан чишмәләр тарихын өйрәнүдән башладык. ”Зөлхиҗҗә”,”Зыятдин”,”Басыйр” һәм “Имән “чишмәләре тарихы белән таныштык.Халкыбызның чишмәләр турында иҗат иткән җырларын тыңладык, җырладык, шигырьләрен укыдык. Ә аннан соң “Зөлхиҗҗә”,”Зыятдин “ чишмәләренә экскурсиягә бардык.Чишмә буенда төрле уеннар уйнадык,рәхәтләнеп ял иттек. Авылыбызның матурлыгына,төзеклегенә сокланып кайттык.Ә инде көдезге аштан соң “Авылым чишмәләре” темасына рәсемнәр бәйгесе булып үтте .Бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде.Көн үткәне сизелмәде дә.
-
Туган як сәхифәсе 14.06.2016

"Җилкән"дә 12нче көнебез иртәнге линейкада көндәлек план белән танышудан башланды. Иртәнге аштан соң балалар тәҗрибә участогында помидор араларын йомшарттылар,су сиптеләр.Укучылар мәктәп музеенда булып, җирле материал белән таныштылар. Музей ачылу тарихы һәм тупланган экспонатлар турында кызыксынып тыңладылар. "Туган як атамалары" темасына кластер ясадылар. Тырыш хезмәт һәм күңелле ял белән тагын бер көнебез үтеп китте.
-
"Экологик сукмак буенча сәяхәт" 14.06.2016

“Дуслык”та 12нче көнебез иртәнге гимнастика белән башланып китте. Көн дәвамында ниләр планлаштырылганны ишетү белән сөенечебез тагын да артты. Без бүген район Мәдәният йортына “Әйт әле, Күбәләк!” спектакле карарга бардык. Аннан соң “Сабантуй” спорт- комплексына кереп ,ярыш атларын күзәттек.Уен мәйданчыгында төрле тренажёрларда шөгыльләндек. Ә инде көндезгк аштан соң ике отряд арасында уен-ярыш булып үтте. Уен “Балачак”отрядының җиңүе белән тәмамланды. Тагын бер көнебез сизелми дә үтеп китте.
-
"Принц һәм принцессалар көне" 13.06.2016

"Дуслык"та 11 нче көнебез "Принц һәм принцессалар көне" буларак үтте.Мавыктыргыч уенна.ярышлар белән үрелеп барган көн сизелми дә кала. Отрядлар арасында принц һәм принцессалар әзерләүдә бәйге оештырылды.Геройларга кем нинди кием таба ала алдан әйтелеп һәркем үз отряды өчен җан-фәрманга тырышты.Нинди генә әкиятләрдән геройлар юк иде монда.Төшке аштан соң укучылар әкиятләр сөйләделәр,яраткан әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар,әкиятләрне сәхнәләштерделәр.Һәр бәйгенең җиңүчеләре дә була.Җиңүчеләр бүләкләнделәр. Көнебез бик күңелле узды
-
"Җилкән"дә 11нче көн. 13.06.2016

Ял һәм хезмәт лагере үз эшен план нигезендә дәвам итте. Иртәнге аштан соң чәчәк түтәлләре йомшартылды,чүпләре уталды, су сибелде. Төбәк сөтчелек фермасына экскурсиягә барылды. Зоотехник Резеда Равиловна кадрлар,эш графигы һәм эшчәнлек белән таныштырды.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.Әңгәмә эшлекле һәм нәтиҗәле узды.Көндезге аштан соң Рәфинә Габдерәшитовна "Визуаль дөньяга сәяхәт - уеннар" дигән чара уздырды.Көнебез шуның белән тәмамланды.
-
"Могҗизалар көне" 12.06.2016

"Дуслык" лагеренда "Могҗизалар көнебез" Белмәмешнең кунакка килүе белән башланып китте. Балалар һәм вожатыйлар аңа Хеопс пирамидалары, Семирамида бакчалары, Зевс статуясы, Артемида храмы, Мавзол патша дөрбәсе, Александрия маягы, Колосс Родосский статуясы могҗизалары турында сөйләделәр. Саф һавада күңелле уеннар уйнаганнан соң Могҗизалар иле турында 10 кызыклы факт белән таныштык, "Алиса могҗизалар илендә" фильмын карадык. Бүгенге көнебез дә күңелле узды.
-
"Дуслыкта" 9 нчы көн 11.06.2016

"Дуслык" та 9 нчы көнебез "Россия көне" исеме астында үтте. Россия дәүләте символлары турында әңгәмә уздырылды, видеоролик күрсәтелде,туган җир турында шигырьләр укыдылар. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук Олы Кибәче, Кече Кибәче,Төбәк авыллары тарихларын искә төшерделәр.Бүгенге көнебез асфальтта дәүләт символлары рәсемен ясау белән тәмамланды.
-
Йолдызларга сәяхәт 10.06.2016

"Җилкән"дә иртәнге гимнастика саф һавада үтте.Ашаганнан соң балалар мәктәп стадионын тәртипкә китерделәр,яшелчәләргә,чәчәкләргә су сиптеләр."Планеталар һәм йолдызлар"темасына КВН булды.Сканвордлар бәйгесендә балалар үзләренең кызыксынучанлыкларын,белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр.Көнебез сизелми дә үтеп китте.








