Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
“Саулык – зур байлык” 03.06.2016

«Дуслык” та өченче көнебез “ Саулык- зур байлык” темасы астында узды .Иртәнге гимнастика флешмоб белән башланып китте. Иртәнге аштан соң атаклы шәхесләр белән таныштырылды,мөмкинлекләре чикле булган спортчылар турында мәгълүмат бирелде, спорт темасына рәсемнәр бәйгесе үткәрелде һәм аның җиңүчеләре билгеләнде. Аннан соң Олы Кибәче авылы спорт мәйданчыгына экскурсия оештырылды.Балалар рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнебез “Спортландия” иленә сәяхәт белән тәмамланды.
-
"Җилкән"дә 2 нче көн. 02.06.2016

Иртәнге гимнастика белән башланып киткән көн хезмәт белән ялны аралаштырып барылды. Иртәнге аштан соң бакчада чәчәкләр утыртылды.Туган як буйлап сәяхәткә чыктылар.Көн "Күңелле эстафета" уеннары белән тәмамланды.
-
Табигатьтә кунакта 02.06.2016

"Дуслык"та икенче көнебез "Табигатьтә кунакта" исеме астында үтте. Нысы елгасы буйлап сәяхәткә чыктык, төрле дару үләннәре белән таныштык, кызыклы уеннар уйнадык."Витаминнар иле"ндә төрле дару үләннәре,аларның файдасы турында белдек. Табигый материаллардан эшләнмәләр ясадык.Көнебез сизелми дә үтеп китте.
-
"Дуслык" лагере эшен башлады 01.06.2016

Бүген 30 балага исәпләнгән "Дуслык" лагере эшен башлап җибәрде. "Бәхетле балачак" дип исемләнгән 1нче көндә чаралар Балаларны яклау көненә багышланды. "Новаторлар" һәм "Балачак" отрядлары үз җырларын, әйтемнәрен сайладылар, Иртәнге аштан соң "Әйдәгез, таныш булыйк!" девизы астында һәр бала үзе белән таныштырды. "Көчлеләр, кыюлар, җитезләр" спорт ярышларында балалар үз көчләрен сынадылар. Көнебез "Бәхетле балачак" темасына асфальтка рәсем ясау белән тәмамланды.
-
Экология атналыгы. 01.06.2016

"Җилкән" ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде.Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән танышканнан соң балалар мәктәпнең тәҗрибә участогында эшләделәр.Балаларны яклау көне уңаеннан "Бәхетле балачак "темасына әңгәмә үткәрелде. Көндезге аштан соң хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Телефон доверия 31.05.2016

ТЕЛЕФОН ДОВЕРИЯ для детей, подростков и их родителей
8-800-2000-122
Звонить можно с любого телефона: мобильного или стационарного.
ПОМОЩЬ ПО ТЕЛЕФОНУ ДОВЕРИЯ ОКАЗЫВАЕТСЯ КРУГЛОСУТОЧНО, АНОНИМНО, БЕСПЛАТНО!
-
Помоги своей школе! 30.05.2016

-
Премия тапшырылды
27.05.2016
Мәктәбебездә 3нче ел рәттән фән өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга Шафиков Вагыйз исемендәге премия тапшырыла. Әлеге премияне Казан шәһәре Киров районы 32нче мәктәбе директоры, якташыбыз Хасанова Лилия Хамидулловна үзенең озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән фронтовик бабасы хөрмәтенә булдырды. 27нче майда узган тантаналы линейкада Хасанова Лилия Хамидулловна һәм "Болгар" радиосы яңалыклар хезмәте мөхәррире, якташыбыз Шәрәфиева Люция Рафаэлевна катнашып, 11 класс укучылары Сабиров Булат һәм Хадеев Иреккә Шафиков Вагыйз исемендәге премия тапшырдылар. Кунакларыбыз чыгарылыш класс укучыларына имтиханнарында уңышлар, һәр укучының үз алдына югыры максатлар куеп , шул максатка ирешүдә тырышлык күрсәтүләрен теләде. Якташларыбызга укучылар өчен белем үрләрен яулауда кызыксындыру чарасы булдырганнары өчен әти-әниләр һәм мәктәп коллекивы исеменнән зур рәхмәт!
-
Варислар сафына кабул итү 26.05.2016

Бүген 4 сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителделәр. Алар варислар һәм аларның законнары белән таныштылар. Соңыннан күмәкләшеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Соңгы кыңгырау.
25.05.2016
Районыбызның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүген соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Шул уңайдан бүген мәктәбебездз тантаналы линейка булып үтте. Бәйрәмнең хуҗалары,әлбәттә,11 нче сыйныф укучылары иде. Күңелле дә,шул ук вакытта моңсу да иде бүген көн.Укучыларыбыз алдында зур тормыш капкасы ачылырга тора, ә капкадан чыгып киткәнче, әле зур сынау-дәүләт имтиханнары тора. Бүген шулай ук укуларын һөнәр училищеларында дәвам итәргә теләгән 9 нчы сыйныф укучылары өчен дә соңгы кыңгырау яңгырады. Укучыларыбызга дәүләт имтиханнарында уңышлар телибез! Сынатмаслар дип, ышанып калабыз.








