Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Инструментальный концерт"
13.02.2016
Бүген Шафикова Г.Р. 6 сыйныф укучылары белән "Инструменталь концерт" темасына музыка дәресеннән ачык дәрес уздырды.
-
"Иң шәп әйдаман-2016" 12.02.2016
"Иң шәп әйдаман - 2016" отряд вожатыйлары конкурсының район этабы булып үтте.Безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы Шафикова Зәлинәнең эше тәкъдим ителде һәм финалга үтте.Зәлинә конкурсның финал өлешендә 2 нче сыйныф укучылары белән "Су-яшәү чыганагы" темасына оешма җыены уздырды, үзе белән таныштырды. Нәтиҗәдә Зәлинә "Самый энергичный вожатый" номинациясендә җиңү яулады.
-
Тәҗрибә уртаклашабыз 12.02.2016
Башлангыч сыйныф укытучысы Бикмиева Д.Н. 4 сыйныфта татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес уздырды. Дәрестән соң укытучылар фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Котлыйбыз! 12.02.2016
10 класс укучысы Газизова Илүзә татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында призлы урын яулады (укытучы Гафиятова Ә.Ф.). Районыбыз данын яклауда укучыбызның өлеше булуы сөенечле хәбәр.Укытучының да, укучының да хезмәте сыналды. Алга таба да сынатмассыз дип калабыз. Афәрин!
-
Халык киемнәре 11.02.2016
Шакирова Л..Г. 2 нче сыйныфта технология фәненнән " Рус чибәркәе" темасына ачык дәрес күрсәтте.Укучылар халык киемнәре турында мәгълүмат алдылар,проект эше башкардылар.
-
Парламент дәресе 10.02.2016
10 февраль көнне 8-11 класс укучылары белән берлектә Парламент дәресе узды. Тарих укытучысы Каримова Л.Р. "Дәүләт һәм Закон" темасына чыгыш ясады. Укучылар белән Законнарның үтәлеше турында фикер алышынды. Дәрестә Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. катнашып, Парламент һәм аның эшчәнлеге турында сөйләде.
-
Ачык дәрес
10.02.2016
Шәйхеразиева Ф.В. 1класс укучылары белән "Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгесе" темасына ачык дәрес бирде.Укытучы дәресне төрле эш алымнары кулланып,укучыларга кызыклы күрсәтмәлелекләр файдаланып үткәрде. Укучылар алган белемнәрен файдаланып сүзләргә аваз һәм хәреф анализы ясадылар,сүзләрдән җөмләләр төзеделәр.
-
Әлифба бәйрәме 10.02.2016
1нче сыйныф укучылары бүген "зур җиңү"ләрен бәйрәм иттеләр.Класс җитәкчеләре Шәйхеразиева Ф.В.һәм әти-әниләре аларны бу җиңүләре белән котладылар. Алар бүген тәүге дәреслекләре "Әлифба" белән саубуллаштылар.Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре дә чакырылган иде.Алар бергәләп укырга өйрәнгәннәрен искә төшерделәр,кызыклы мәсьәләләр чиштеләр. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды.
-
Ярышлар үтә
09.02.2016
Мәктәбебездә хәрби- гражданлык -патриотик айлык бара.. Айлык кысаларында 2-4 класслар арасында мини-футбол ярышы булып үтте.
-
Бәхет иле - балачак 06.02.2016
Укучыларыбыз Шарипова Эльвина һәм Хамидуллина Ләйлә “Детство” җыры белән Ш.Биктимеров исемендәге Район мәдәният йортында Саба районының 85 еллыгына багышланган «Бәхет иле-балачак» район конкурсының йомгаклау турында катнаштылар. 4-5 сыйныф укучылары җырга бию белән кушылдылар,җитәкчесе- өстәмә белем бирү педагогы Шафикова Гөлсу Рафикҗановна.Укучыларыбызның чыгышы жюри членнары тарафыннан уңай бәяләнде.Афәрин! Булдырдыгыз! Котлыйбыз! Алда зур уңышлар теләп калабыз.