Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Шахмат ярышына әзерләнәбез 25.03.2016
Бүген 5,6 класс укучылары физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Р.Р. җитәкчелегендә шахмат ярышларына әзерләнделәр.
-
Оста куллар 24.03.2016
Бүген кызлар өчен "Оста куллар" түгәрәгенең чираттагы шөгыле үтте.Укучылыр Шакирова Ләлә Гилвановна җитәкчелегендә кул эшләре белән шөгыльләнделәр.Чәчәк бәйләү ысулларын өйрәнделәр.Чигү чиктеләр.Түгәрәк эшчәнлеге нәтиҗәле узды.
-
Рус теле һәм математикадан имтиханнар 23.03.2016
9,11 класс укучылары зур сынау алдында. Уку елы тәмаланырга 2 генә ай калды, алда- имтиханнар. 22нче мартта укучылар рус теленнән, 23нче мартта математикадан имтихан биреп карадылар.
-
"Нарат" боз сараенда
23.03.2016
Бүген 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Ильясова Р.Г. җитәкчелегендә "Нарат" боз сараенда булдылар. Класс белән мондый чаралар укучыларны тагын да дуслаштыра, берләштерә. Бергәләп тимераякта шуып, үз осталыгыңны иптәшләргә күрсәтеп, боз өстендә узган бер сәгать сизелмәде дә.
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены 21.03.2016
Мәктәбебезнең "Аврора" командасы район күләмендә узган "Аҗаган" хәрби-спорт уенында 2нче урын яулады. Бу уңышка команда һәр катнашучының уртак тырышлыгы ярдәмендә иреште. Җитәкче-ХХН укытучысы Камалов Р.В.
-
Волейбол буенча зона ярышы 20.03.2016
Волейбол буенча зона ярышлары бара.Бүген укытучыларыбыз көч сынаштылар.Зона ярышында II урын алып кайттылар.Әфәрин! Алда да уңышлар сезгә!
-
Язгы каникул 19.03.2016
Уку елының иң озын чиреге-3нче чирек тәмамланды. 20 марттан 30 мартка кадәр укучылар язгы каникулда.Укучылар да укытучылар да каникул вакыты дип тормыйлар , мәктәптә эш гөрли. Түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр,сәләтле һәм фәннәрне авырдан үзләштерүче укучылар белән аерым эш планы нигезендә эш алып барыла,консультацияләр уза.Укучыларыбыз район һәм зона ярышларда катнашалар.
-
Укырга кая барырга? 19.03.2016
Укырга кая барырга? Әлеге сорау югары класс укучыларын гына түгел, аларның әти-әниләрен дә борчый. Үзең теләгән, синең мөмкинлекләреңә туры килгән һөнәр сайлаганда гына эшеңнән ямь табып хезмәт куярга һәм уңышка ирешергә була. 19 март көнне мәктәбебезнең 2015нче елгы чыгарылыш укучысы Газизова Зилә 8-11 класс укучыларына үзе белем ала торган Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты турында сөйләде, әлеге уку йортына керү шартлары, факультетлар, белгечлекләр белән таныштырды. Укучылар игътибарына уку йорты турында видео һәм буклет тәкъдим ителде.
-
Ата-аналар җыелышы 18.03.2016
18 март көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды.
Көн тәртибе:
1. “Туберкулез. Аны кисәтү чаралары” (Олы Кибәче авылы фельдшеры Давлиева Р.М. чыгышы).
2. Мәктәптә укучыларның туклануын оештыру. (ата-аналар комитеты рәисе Хабибуллина С.Н. чыгышы)
3. Аталар советы эшчәнлеге (Аталар советы члены Галиахметов И.Х. чыгышы).
4. “Буш вакытны дөрес уздырабызмы?” ( класс җитәкчеләре методик берләшмәсе җитәкчесе Сафина С.З. чыгышы)
5. 3нче чиректә укыту эшчәнлегенә анализ (укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. чыгышы)
6. 3нче чиректә тәрбия эшчәнлеге (тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. чыгышы).
7. Мәктәп эшчәнлегенә караган төрлеләр (мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. чыгышы).
-
"Балалар китабы"атналыгы 18.03.2016
"Балалар китабы"атналыгы кысаларында 1-3 сыйныф укучылары арасында "Әкият геройлары бездә кунакта" дигән исем астында рәсем , 4 сыйныф укучылары белән "Минем яраткан китабым" темасына иншалар бәйгесе үткәрелде.Укучыларның эшләренә бәя бирелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.