Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк 15.04.2016

Сәләтле балаларны барлау максатыннан узучы "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" фестивалендә "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучылар бик теләп катнашты. Уртанчылар төркеме Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" пьесасын сәхнәләштерде, ә зурлар төркеме "Маша һәм аю" рус халык әкиятенә нигезләнеп курчак театры спектакле күрсәтте. Укучыларыбызның чыгышлары жюри тарафыннан уңай бәяләнде һәм фестивальнең гала-концертына чакыру алды. "Күңелле сәхнә" түгәрәге җитәкчесе Шафикова Г.Р. һәм укучыларга алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
"Яшел аптека" операциясе 15.04.2016

Мәктәптә экология айлыгы дәвам итә. Барлык укучылар әлеге айлык кысаларында узучы "Яшел аптека" операциясендә актив катнашып, каен һәм нарат бөреләре җыйдылар. Укучыларыбыз көче белән 7 кг нарат һәм 2 кг каен бөресе җыелды.
-
Син кошларны беләсеңме? 14.04.2016

5-7 классларда уздырылган "Син кошларны беләсеңме?" чарасы 2 өлештән торды. Беренче өлештә 6 класс укучылары "Кошларның күптөрлелеге", "Кошлар турында кызыклы мәгълүматлар" темаларына чыгыш ясадылар. Укучыларның кошлар турында ни дәрәҗәдә мәгълүматлы булулары "Син кошларны беләсеңме?" викторинасында сыналды. Чараны биология укытучысы Ибушева Ф.Н. оештырды.
-
Табигатьне саклау айлыгы 14.04.2016

15 апрельдән табигатьне саклау айлыгы башланып китте. Дәресләрдән соң укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр өмәгә чыкты. Мәктәп тирәсе тәртипкә китерелде.
-
Имею право знать! 14.04.2016

В 6-11 классах состоялся Интернет-урок «Имею право знать!» в виде просмотра фильмов «Урок безопасности», «Решай сам», посвященный воспитанию у подростков отрицательного отношения к вредным привычкам.
-
12 апреля-День Гагарина 12.04.2016

В 7-10 классе проведен тематический урок "12 апреля-День Гагарина". Учащиеся 10 класса выступили на темы "Юрий Гагарин-первый космонавт", "Космонавтика: вчера, сегодня, завтра", "Освоение космоса". Учитель физики Вильданова А.Г. рассказала учащимся о К.Э.Циолковском, С.П.Короеве, Г.Титове., о женщинах-космонавтах. Ученики познакомились с фрагментами исторических хроник из научно-популярного фильма «108 минут».
-
Сыерчыклар килде 11.04.2016

Үзең ясаган ояга сыерчык килгәнне күрү, алар тормышын күзәтү бик күңелле. Укучыларыбыз бу изге гамәлдән читтә калмадылар. Мәктәп тирәсенә алар кулы белән ясалган 15 сыерчык оясы урнаштырылды.
-
Космонавтика атналыгы 09.04.2016

Бүген 9 апрель көнне "108 минут Ю.Гагарин белән" темасы буенча 8-11 класс укучылары катнашында пресс- конференция үткәрелде.Бу конференцияне 10 класс укучылары югары дәрәҗәдә оештырдылар.
-
Без ГТОга әзер 07.04.2016

7 апрель- Бөтендөнья Сәламәтлек көне уңаеннан бүген мәктәбебездә "Без ГТОга әзер" акциясе кысаларында чаралар уза. 10 класс укучылары 1-4 һәм 5-8 классларда "ГТО: элек, бүген, иртәгә" темасына чыгыш ясадылар. Алар ГТО нормативлары үтәү тарихы, аларның максаты турында сөйләделәр. Бүгенге көндә әлеге нормативларны үтәүнең әһәмиятен күрсәттеләр.
-
Күңелле стартлар 07.04.2016

"Без ГТО га әзер" акциясе кысаларында 2-4 классларда "Күңелле стартлар" узды. Башлангыч класс укучылары 2 командага бүленеп төрле күңелле эстафеталарда көч сынаштылар.








