Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Татар малае -2025" 18.02.2025

Гимназиядә "Татар малае -2025" бәйгесенең мәктәп туры гөрләп узды. Малайлар үзләре белән таныштыру визиткаларын тәкъдим иттеләр, җыр-бию, нәфис сүз сәнгатенә осталыкларын курсәттеләр. Сәләтле, чын татар җанлы малайлар үсеп килә, менә шунысы куанычлы.
Фотогалерея
-
һәйкәлгә чәчәк салу 17.02.2025

Гимназиянең 7сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Светлана Старовайтова белән берлектә Орловка бистәсендә урнашкан Яуда ятып калган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәк салу тантанасында катнаштылар.
Фото
-
"Ягез әле, егетләр!" 15.02.2025

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан гимназиянең югары сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, егетләр!" ярыш уены узды. Әлеге чарада егетләрнең җитезлеге, көчләре, ашыгыч карарлар кабул итү осталыклары сыналды. Ярышны Тормыш иминлеге һәм Ватан саклау нигезләре фәне укытучысы Могинов Фаик Фоат улы оештырды.
Фото
-
"Әтиләр парады" 15.02.2025

"Әтиләр парады" шәһәркүләм бәйгесендә гимназия данын Казанбаевлар гаиләсе яклады. Алар командасы җиңүчеләр сафында, афәрин!
Фото
-
Ватанны саклаучылар көне 14.02.2025

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан гимназиянең 2-6 сыйныф укучылары арасында сәхнәләштерелгән сугыш җырлары бәйгесе узды. "Әлеге чарага гимназия укучылары аеруча җаваплылык хисе белән әзерләнгәннәр. Барысы да матурлар, җаваплылар",- диде жюри әгъзасы буларак чакырылган кунак - отставкадагы полиция подполковнигы, Чечня сугышы ветераны Набиуллин Әхмәт абый. Киләчәк буынны тәрбияләүдә мондый чаралар үтемле дә, файдалы да, чөнки укучылар сәхнә зәвыгына, иҗадилыкка өйрәнәләр, сугыш вакытында рух өстәгән җырлар өйрәнәләр.
Фотогалерея
-
Патриотик айлык 13.02.2025

Патриотик айлык кысаларында гимназия укучылары әфганчы чик сакчылары, СВО хәрбиләре белән очраштылар. Укучылар белән очрашуга "ДШМГБарс"запастагы чик сакчылары регион оешмасы председателе Нисафетдинов Айрат үзенең оешма вәкилләре Нусратов Тимур, Вертей Константин белән бергә килгән иде. Кунаклар хәрби хезмәтнең җаваплылыгы, Ватан каршында вазифа үтәүнең әһәмияте хакында сөйләделәр. Шул форсаттан файдаланып, 7-8 сыйныф укучылары кунакларга хәрби сафта йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Очрашу бик матур узды.
Фотогалерея -
Котлыйбыз! 12.02.2025

Тарих фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призерын - 8А сыйныф укучысы Гафиятова Камилланы чын күңелдән котлыйбыз! Укучыны олимпиадага әзерләгән укытучы Каюмов Ринат Гаптрахмановичка зур рәхмәт белдерелә!
-
"Татарстан чаңгы юлы -2025" 10.02.2025

Соңгы елларда " Татарстан чаңгы юлы -2025" ярышы бик популярлашып китте. Әлеге чвра үсеп килүче яшь буында спорт төрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырыла. Гимназия укучылары әлеге массакүләм чарада бик теләп катнаштылар.
Фотогалерея
-
Спорт осталары 10.02.2025

Кеше тормышында гаҗәеп остазлар тәрбиясе әһәмиятле роль уйный. Алар тырышлыгы белән яңа үрләр яулап кына калмыйсың, ә үзеңнең холкыңда тырышлык, үҗәтлек, тәртип, системалылык, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбиялисең. Хабибуллин Илгиз Илгизәр улы- тхэквандо буенча бик күп спорт осталары, чемпионнар тәрбияләгән легендар тренер. Ул утыз елга якын гимназиядә тхэквандо түгәрәген житәкли. Аның хакында таләпчән, гадел тренер, диләр. Тхэквандо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге региональкүләм турнирында беренче урын яулаган гимназия укучылары Евграфов Батыршаны, Минһаҗев Аязны, остазлары Хәбибуллин Илгиз Илгизәр улын чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин! Сез булдырасыз!
Фотогалерея
-
Холокост корбаннарын искә алу 27.01.2025

27 нче гыйнвар - "Холокост корбаннарын искә алу" һәм 872 көнгә сузылган Ленинград камалышы өзелгән көн. Гимназиянең 5, 9-11 класс укучылары өчен актлар залында " Холокост корбаннарын искә алыйк!" темасына тарих фәне укытучысы Ринат Гапдрахман улы бердәм сыйныф сәгате уздырды. Чара башланганчы , яшь волонтерлар отряды җитәкчесе Светлана Владимир кызы Старовайтова җитәкчелегендәге 7а сыйныф укучылары "Блокада карлыгачы" хакында аңлатып, укучыларга брошюралар тараттылар. Әлеге вакыйгалар уңаеннан файдалы чара уздырган инициативалы укытучылар тырышлыгы белән гимназия укучылары тарихтагы җан өшеткеч вакыйгалар турында мәгълүматлар алдылар. Чара ахырында укучылар бер минутлык тынлык белән сугыш корбаннарын искә алдылар.
Фотогалерея














