Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Ачык ишекләр" 09.02.2024
Гимназиянең 8б сыйныф укучылары Яр Чаллы медицина көллиятендә "Ачык ишек"ләр көнендә булып кайттылар.
Фото
-
Шаяннар һәм тапкырлар 09.02.2024
Бүген шәһәребездә эшләп килүче 1 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортында Шаяннар һәм тапкырлар клубы мәктәп лигасының “Без төрле, тик без бергә” дип аталган беренче ярымфиналы уены булып узды. Анда барлыгы шәһәр мәктәпләреннән 7 команда катнашты. Гимназиянең “Komedi куб» ШТК командасы 3нче урынны яулады һәм март аенда узачак икенче ярымфинал уенында катнашу хокукына ия булды. Бары уңышлар юлдаш булсын, кадерле укучыларыбыз, сез булдырасыз!
Фото1 Фото2
-
«Әтиләр парады» 08.02.2024
Гимназиядә «Әтиләр парады» мәктәпкүләм чарасы узды. Ул гаилә кыйммәтләрен саклау, ир балаларга ата тәрбиясе үрнәген күрсәтү , физик әзерлекне пропагандалау максатыннан уздырылды. Әлеге чарада 5-6 сыйныфта укучы малайлар әтиләре белән бергәләп җитезлектә, бердәмлектә көч сынаштылар. Ярышта җиңеп чыккан Ситдиковлар гаиләсе 17 нче февральдэ шәhәркүләм бәйгедә гимназия данын яклаячаклар. Без аларга уңышлы чыгышлар телибез. Чараны оештыручы физкультура укытучылары Хәйруллин Нәсфәт Әшрәфулла улы белән Мөгинов Фаик Фоат улы укучыларның яшь үзенчәлеген, әтиләрнең психологиясен аңлап , кызыклы ярыш программасы төзегәннәр иде. Әлеге чарадан укучылар да, әтиләр дә канәгать калдылар.
Фотогалерея
-
Котлыйбыз 05.02.2024
Зур бүләк үз хуҗасын тапкан, хезмәтен зурлап бәяләгәннәр, безнең укучылар белән шөгыльләнүче шундый тренерны без дә котлыйбыз!
-
"Баскетболистлар" командасы 02.02.2024
Зур җиңүләр җиңелдән генә бирелми. Гимназиянең физкультура укытучысы Нәсфәт Әшрәфуллович 8б,8в кызларыннан көчле "Баскетболистлар" командасы туплауга зур хезмәт куйды. Кызлар белән ярышларга иртәнге, кичке якта hәрдаим әзерләнделәр. Быел кызлар командасы зур нәтиҗә күрсәтте: шәhәр командалары арасында , 3 урын алып, җиңү яуладылар. Котлыйбыз!
-
«Холокостка багышланган атналык» 29.01.2024
Гимназиядә «Холокостка багышланган атналык» акциясе кысасында чаралар узды, тарихи вакыйгага багышланган газеталар чыгарылды, сыйныф сәгатьләре узды. Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була. Менә шул хакта гимназиянең 9 -11 сыйныф укучылары өчен тарих фәне укытучысы Каюмов Ринат Гапдрахман улы дәрестән тыш чара уздырды. Укучылар игътибар белән тыңладылар, тарихи вакыйгалар йөге гаҗәеп авыр булды.
Фото1 Фото2 Фото3
-
Ярдәм кулы 24.01.2024
Быел кыш кар-бураннарын төяп килде, берничә көн дәвамында юлларны, өйләрне кар катламына төреп тә куйды. Бу көннәрдә бер көрәк кар атучы табылуга ихлас сөендек, дисәк, бер дэ арттыру булмас. Без кардан ачылган юлларда сөенеп йөрибез, шул буранлы көннәрдә, мәрхәмәтлелек күрсәтеп, ярдәмгә килгән кешеләргә рәхмәтлебез. Гимназия территориясе зур, шуңа өстәп, шугалак та бар, барысын да кардан арындырасы, укырга килүче балалар өчен юллар ачасы бар . Бу көннәрдә hәркем эчке тынычлыгын югалтты. Ләкин ни хикмәт, дүшәмбе көн гимназиягә килгәндә, кар көрәлеп, юллар ачылган иде, гүя әкияттәгәге гыйфритләр төн буе эшләгәннәр диярсең! Ә чынлыкта, бу гимназиянең тынгы белмәс укытучылары Хәйруллин Нәсфәт Әшрәфулла улының, Мөгинов Фаик Фоат улының, хужалык эшләре буенча директор урынбасары Гисмиева Ризидә Мөктәсим кызының үтенече буенча ярдәмгә килгән әти - әниләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе икән! Тиз арада әти-әниләр ярдәме оештырган сыйныф җитәкчеләре Хаматова Ләйсәния Бариевна, Нафикова Ландыш Хопбулловна, Абдуллина Гүзәлия Раифовна, Харисова Эльмира Инсафовна, Закирова Сания Маликовна, Сәгыйтова Әнисә Әмировна, Фәйзуллина Флүзә Габдулловналарга зур рәхмәт!
Фото1 Фото2 Фото3
-
"Первые шаги"-"Беренче адымнар" 23.01.2024
"Первые шаги"-"Беренче адымнар" фестиваль - конкурсы Бүген гимназиябездә эшләп килүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Тәүфыйковна җитәкләгән 'Әллүки" вокал ансамбле, "Первые шаги" дип аталган ачык республикакүләм фестиваль -конкурста катнашты. Әлеге фестиваль -конкурс шәһәребездәге 1нче санлы балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортында уздырылды. Әлеге конкурста тәүге тапкыр чыгыш ясауларына карамастан, "Әллүки"леләр үзләрен бик иркен тоттылар, матур итеп җырладылар. Кечкенәдән үк җыр сәнгате серләренә өйрәтүче педагог -Әлфия Тәүфыйковнага сокланмый мөмкин түгел. Чөнки ул бик таләпчән, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы остаз. Чыгышларыгыз белән һәрдаим сөендереп торыгыз, югары үрләр яуларга насыйп булсын!
Фото1 Фото2
-
«Имин көпчәк 2024» 20.01.2024
19 гыйнвар көнне 14 нче балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә шәһәркүләм семинар узды. Ул юл хәрәкәтләрендә катнашучыларның иминлеген саклап калуга, профилактик чараларның иң нәтиҗәлеләрен билгеләүгә караган бик актуаль темага багышланды, шулай ук «Имин көпчәк 2024» рәсәйкүләм конкурска әзерлек эше дә ачыкланды. Әлеге семинарда 2 нче гимнзиянең ЮИД отряды белән эш алып баручы Алсу Миннемөхәммәт кызы Фәттахова да үз доклады белән чыгыш ясады. Ул үз эшчәнлегендә эффектив педагогик метод буларак квест-уеннар куллануы турында сөйләде. Нәрсә ул квест-уеннар, аларның максаты, бурычлары нинди? Шул сорауларга җавап бирелде. Һәм, әлбәттә, әлеге квест-уеннар аша укучылар юл йөрү кагыйдәләре белән танышып кына калмыйча, уен вакытында ул кагыйдәләрне куллана, аларга нигезләнеп төрле башваткычларны чишәргә һәм уен дәвамында килеп чыккан авырлыклардан чыгу юлын табарга өйрәтте. Мәктәптән өйгә һәм өйдән мәктәпкә илткән юл - мәктәп баласы өчен үзе бер квест-уен. Әлеге юлны һәр бала исән-имин үтәргә тиеш. Шуны онытмаска кирәк! Әлеге чара бик урынлы hәм файдалы узды.
Фото1 фото2
-
Очрашу 19.01.2024
Яшүсмерләр арасында тәртип бозу очракларын кисәтү, тәртип бозу очраклары өчен каралган административ җаваплылык, ялган чакыру очракларының ничек начар тәмамлануы хакында «Электротехниклар» полиция бүлеге өлкән инспекторы майор Милюкова Галина Ивановна гимназия укучылары белән эчтәлекле әңгәмә уздырды. Татар халык мәкалендә: «Караклыкның башы энә урлаудан башлана»,- диелгән кебек, жинаятьнең башы да гадәти тәртип бозудан башланырга мөмкин. Тәртипсезлек, начар гадәткә әйләнмәсен өчен, вакытында кисәтелергә тиеш. Моның өчен мәктәп-гаилә-хокук саклау органнарының үзара аңлашып, максатчан эшләве кирәк.
Фото1 Фото2