Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
«Хәлбу ки... Муса Җәлил…»
06.04.2024
Бүген гимназиянең 8-9 нчы сыйныф укучылары, татар теле hәм әдәбияты укытучылары Энҗе Нурисламова, Суфия Валеева, Нәзлия Фатихова, педагог- оештыручы Гөлсинә Билалова белән берлектә «Хәлбу ки... Муса Җәлил…» спектаклен карарга , Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрына килделәр. Тамашачылар спектакльдән искиткеч тойгылар алдылар. Театраль педагогик проект, кыска вакыт арасында, яшь тамашачыларга татар әдипләре тормышларын , иҗатларын, жәмгыятьтәге сикәлтәле елларга бәйле рәвештә эмоциональ югарылыкта ачып бирә. Гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова, артистларны хөрмәтләп, чәчәкләр тапшыргач: «Сезгә килгән саен, безнең укучыларда үзебезнең шәhәрдәге татар драма театры белән горурлану хисләре арта. Бүгенге спектакль татар халкының сөйгән улы Муса Җәлилнең тормышын төрле яклап ачты, шагыйрь иҗатына багышланган дәресләр циклын алыштырды. Әлеге спектакль, Ватанны саклап яу кырыннан кайтмаган татар солдатлары рухына дога булып ирешерлек сәнгать әсәре югарылыгында эшләнгән, hәр мәгьлүмат, hәр деталь уйланган. Спектакльнең режиссерлары Татарстанның атказанган артислары Энҗе Шиhапова белән Чулпан Әскарова - безнең гимназия укучыларының да яраткан остазлары. Без театр белән тыгыз бәйләнештә булуыбызга шатланабыз, әлеге хезмәттәшлек күп еллар дәвам итүен телибез. Пушкин картасыннан коллектив рәвештә файдалану - укучыларның зәвыгын арттыруга менә дигән шартлар тудыра, без әлеге мөмкинлектән максатка яраклы рәвештә файдаланабыз», - диде.
Фотогалерея
-
«Көмеш кыңгырау» газетасы оештырган бәйге
04.04.2024
«Көмеш кыңгырау» газетасы оештырган бәйгегә безнең гимназиянең иң сәләтле, иң зәвыклы укучылары катнашты, сез дә танышыгыз әле!
Видео
-
"Татар кызы" 03.04.2024
Бүген Яр Чаллы шәһәренең 33 нче мәхәлләсендә урнашкан "Эврика" мәдәният үзәгендә "Татар кызы" бәйгесе булып узды. Бәйгенең оештыручылары: Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе, Яр Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе, “Эврика” шәһәр мәдәният үзәге, Яр Чаллы шәһәренең “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Гали Акыш исемендәге 84 нче санлы лицей-интернат. Бәйгенең максаты һәм бурычлары булып:
1) Халкыбызның тарихын өйрәнү;
2) Рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү;
3) Укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру;
4) Алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү иде. Бәйгедә шәһәр мәктәпләреннән иң уңган, иң булган, саф ана телендә сөйләшә алучы 9 кыз катнашты. Шулар арасыннан "Татар кызы" титулына гимназиябезнең 7В сыйныфы укучысы Ишалина Адилә лаек булды. Ул җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Адиләнең әлеге уңышында әти-әнисенең, гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызының, сыйныф җитәкчесе Федосеева Светлана Григорьевнаның өлеше зур. Афәрин, Адилэ!. Киләчәктә тагын да югарырак үрләр насыйп булсын!
Фотогалерея
-
"Татар егете- 2024" 30.03.2024
Бүген Яр Чаллы шәһәренең "Шатлык" Яшьләр үзәгендә "Татар егете- 2024" бәйгесе булып узды. Анда республикабызның төрле районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 18-25 яшьтәге 8 егет катнашты. Гимназиябезнең 11 Б сыйныфы укучысы Усманов Фәрит тә алар арасында иде. Башта визитка, аннан "Мин президент булсам"дигән темага чыгыш ясадылар, интеллектуаль яктан белемнәрен сынадылар. Бәйгедә алар мирасыбызга караган сорауларга җавап табу, кадак кагу, кул көрәштерүдә катнаштылар. Безнең Фәрит "Иң зәвыклы егет" номинациясенә лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Фотогалерея
-
Основные правила поведения при теракте
29.03.2024
В свете трагических событий, очень важно повысить бдительность и быть подготовленным к возможным чрезвычайным ситуация.
Знание основных правил поведения при теракте и порядка действий в экстремальных условиях крайне необходимо для сохранения жизни и здоровья.
Для повышения осведомленности граждан о ключевых правилах безопасного поведения в случаях террористических угроз специалисты НИЦ Мониторинга и профилактики разработали информационные карточки с пошаговыми алгоритмами и четкими инструкциями о том:
- как действовать при угрозе теракта;
- что делать, если вы оказались в зоне ЧС;
- как распознать признаки возможной террористической угрозы.
Ваша бдительность и грамотные действия могут спасти не только вашу жизнь, но и жизни окружающих. Берегите себя и своих близких!
-
«Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!» декадасы 29.03.2024
«Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!» декадасы кысаларында гимназия укучылары табиб Илнар Сагиров белән бергәләп наркотиклар зыяны хакында фильм карап, соңыннан әңгәмә уздырдылар. Зыянлы гадәтләрнең ( исерткеч эчемлекләр, тәмәке, психотроплар куллануның) барлыкка килү сәбәпләре, организмга зыяны, наркотиклар тарату өчен җаваплылыкка тартылу очраклары турында мәгьлүматны укучылар игътибар белән тыңладылар. Бер уңайдан укучыларга каникул көннәрендә тормыш иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге дә искәртелде.
Фото1 Фото2
-
«Ачыш» фестивале 25.03.2024
Бүген шәhәребезнең 1 санлы балалар hәм яшьләр иҗат йортында мәктәп театрларының «Ачыш» фестивале узды. Гимназиянең «Тылсым» театр студиясе өч тамаша әзерләделәр:
1.В.Катаевның «Тылсымлы чәчәк» әсәре буенча;
2.Т.Миңнуллинның «Саташу»
3. "Сугыш" темасына хәрби- патриотик композиция. Үз эшләренә гашыйк , тынгы белмәс Энҗе Шиhапова белән Чулпан Әскарова яшь тылсымчыларны театр дөньясында иҗат итәргә, сәхнә серләренә төшенергә өйрәтеп кенә калмыйлар, ә туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Әлеге театр студиясендә шөгыльләнүче балаларның ата- аналары «Мондый остазларыбыз булганга, без язмышка бик рәхмәтле!»- диләр.
Фото1 Фото2
-
«Илhам» яшь әдипләр бәйгесене 23.03.2024
Бүген «Илhам» яшь әдипләр бәйгесенең зона этабы шәhәребезнең 52 санлы мәктәбендә узды. Әлеге бәйгедә гимназиянең өч укучысы -Айзат Гайнетдинов, Адель Жиhаншин, Әмир Хәбибуллин катнашты. Алар әдәбиятның проза, поэзия, драматургия төрләренә караган әсәрләр иҗат иткәннәр. Афәрин, димәк, кулына каләм алган егетләрнең замандашларына җиткерер фикерләре бар! Шәп бит!
Фото
-
Саклык кагыйдәләре 21.03.2024
Быел яз шаулап килә. Явым- төшем мулдан булган кыштан сон өелеп торган кар өемнәре көннән-көн кечерәя, кояш нурларында кызынган кебек каралана бара. Кояш, мут елмаеп, безне урамга чакыра. Көтеп алган каникуллар да җитте. Менә шушы вакытта сулыкларда , боз катламы астында тормыш уяна да инде. «Язгы боз ястык хәтле булса да, ышанма»,- дип, халык юкка гына әйтмәгән. Укучыларның тормыш иминлеген кайгыртып, язгы кар эрү вакытында саклык кагыйдәләрен искәртү максатыннан, декада игълан ителде . Бүген гимназия укучылары МЧС хезмәткәре Мостафин Зиннур Хазинурович белән очраштылар. Үз эшенә тугры хезмәткәр ике сәгать дәвамында гимназия укучылары алдында чыгыш ясады. «Әйткән белән әйтмәгән бер булмас»,- дигәндәй, без гимназия укучыларын суга бату кебек бәхетсезлектән кисәттек. Укучылар аңлылык күрсәтеп, үз тормышларын куркыныч астына куймаслар, сулыклар янында саклык кагыйдәләрен сакларлар дигән теләктә калабыз.
Фото1 Фото2
-
"ШТК клубы" 21.03.2024
Бүген 54 нче гимназиядә "ШТК клубы"ның өченче ярымфинал уены булып узды. Анда 5 команда катнашты. Гимназиябезнең 7Б сыйныф укучылары - Шәйхетдинов Рәсим(капитан), Хафизов Альмир, Ахкиямов Тимур, Нуретдинов Раил, 8А сыйныф укучысы Хәкимуллина Кадрия, 8Б сыйныф укучысы Хәйретдинова Самиралар күп көч куеп җиңү яуладылар, I нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр һәм 16 нчы апрельдә узачак финал ярышында катнашу хокукына ия булдылар. Афәрин, укучылар. Финал уенында да сынатмассыз дигән теләктә калабыз.
Фото1 Фото2 Фото3