Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
"Татар малае-2024" 20.02.2024
Бүген гимназиядә 1-4, 5-8 сыйныфлар арасында "Татар малае-2024" бәйгесе булып узды. Анда 16 укучы катнашты. Башлангыч сыйныфлвр арасында 1 нче урынга 2А сыйныфы укучысы Гыйлманов Сәит (сыйныф җитәкчесе Закирова Сания Маликовна), урта звенодан 6А сыйныфы укучысы Хәбриев Айбулат (сыйныф җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимировна) лаек дип табылды. Алар февраль ахырында шәһәркүләм "Татар малае-2024" бәйгесендә гимназия данын яклап чыгыш ясаячаклар. Уңышлар юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз. Укучыларны бәйгегә әзерләгәннәре өчен әти - әниләргә, сыйныф җитәкчеләренә бик зур рәхмәт!
Фотогалерея
-
Шахмат ярышы 20.02.2024
19нчы февраль көнне күп еллар буена гимназиябездә хезмәт иткән шахмат остазы Әлфирә Касыйм кызы Мостафина истәлегенә багышланган шахмат ярышлары уздырылды. Турирларның берсенә гимназия укучылары һәм аларның энеләре һәм сеңелләре катнашса, икенчесенә ата-аналар, әби-бабайлар һәм олы яшьтәге абыйлар һәм апалар, барысы 58 кеше катнашты.
Нәтиҗәдә ир-атлар арасында беренче урынны - Вәгыйзов Айзат, икенче урынны Мостафин Руслан, өченче урынны - Мостафин Марсель яуладылар. Хатын-кызлар арасында Талипова Гөлназ - беренче урында, Гарифҗанова Наилә апа - икенче, Сабирҗанова Лилия - өченче урында.
Укучыларыбызга килгәндә, урта һәм өлкән сыйныф укучылары арасында беренче урынны Хөснуллин Тимерхан (5А), икенче урынны Хәмитов Самир (6А), өченче урынны Билалов Сәид (8А) яуладылар. Кызлар арасында беренче урында - 6В сыйныф укучысы Әхмәдишина Илдинә.
2-4нче сыйныфлар категориясендә 1нче урынны Хәсәнов Марсель (3Б), 2нче урынны Вәлиев Равил (2А), 3нче урынны Бәйрәмов Динар (2Б) яуладылар. Бу категориядә кызлар арасында Ганиева Марьям (3В) беренче, Мостафина Элиза (4Б) - икенче, Шәехова Мәрьям (1А) - өченче урында.
Иң кечкенә призёрларыбызга килгәндә (1нче сыйныф укучылары һәм аларның энеләре һәм сеңелләре) , биредә Сабирҗанов Ислам - 1нче, Мостафин Марк - 2нче, Әхмәдуллин Сәет (1В) - 3нче урында. Бу категориядә кызлар арасында 1нче урынны Минеханова Әминә (1Б), 2нче урынны - Вәлиева Рәзилә (1В), 3нче урынны - Зарипова Айнель (1Б) яуладылар.
Гаилә командалары арасында беренче урында Әхмәдишиннар гаиләсе (Илдинә һәм әтисе Тәлгать) , икенче урында - Ризвановлар гаиләсе (Ранэль(3Б) һәм абыйсы Рүзәл), өченче урынны ике команда бүлеште - Мостафиннар гаиләсе (Элиза һәм әтисе Марсель) һәм Ганиевлар гаиләсе (Мәрьям һәм әтисе Марат). Җиңүче укучыларгә дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Ярышны югары дәрәҗәдә оештырган "Этюд"шахмат мәктәбе тренеры Хөснуллин Рамил Таһирҗан улына гимназия администрациясе тарафыннан зур рәхмәт!
Фотогалерея
-
«Минем күңел җылысы» мәктәпкүләм акциясе 19.02.2024
М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучылары һәм әти-әниләре «Минем күңел җылысы» мәктәпкүләм акциясе кысалаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыйды. Быелгы уку елында «Уңыш навигаторы»(«Навигатор успеха") социаль үзәгенә 4 меңгә якын (узган елны 7мең) консерв банкасы тапшырылды. Бүген әле үзәк җитәкчесе Айдимирова Ольга Викторовна үзенең ярдәмчесе Сәгыйдуллин Илгиз Алмасович белән гимназия укучыларына Рәхмәт хатлары тапшырырга килделәр. Гимназия укучылары тиз арада 848 ир-ат оекбашы, азык-төлек, медицина кирәк-яраклары, 80гә якын хат( бер атна элек 260 хат тапшырылган иде), кулдан ясалган 50открытка (узган атнада 60 открытка тапшырылган иде) туплап, гуманитар ярдәм посылкалары озаттылар.
9нчы сыйныф укучысы Таңсылу Ганиева бер ел эчендә 3200 консерв банкасы җыйган. Социаль үзәк җитәкчеләре Ольга Айдимирова, Илгиз Сәгыйдуллин Таңсылу Данил кызы Ганиевага һәм гимназия директоры Лиза Рихман кызы Нәбиуллинага Рәхмәт хаты тапшырды.
Хәрби-патриотик айлык кысаларында 10-11 сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе дә уздырылды. Әлеге чарада Марат Вәлиев җитәкчелегендәге вокаль-инструменталь ансамбль хәрби- патриотик җырлар башкарды. Без, әти-әниләр, укучылар, укытучылар, гимназия администрациясе тырышлыгы белән, бик кирәкле зур эш башкардык.
Фотогалерея
-
Хәрби- патриотик җырлар бәйгесе 17.02.2024
Илебездә 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә карата бик күп чаралар, акцияләр, конкурслар уза. Гимназиядә дә көн саен диярлек патриотик темаларны эченә алган бәйгеләр уздырыла. Шуларның берсе сәхнәләштерелгән хәрби- патриотик җырлар бәйгесе. Бәйгедә 5а,5б,5в,7а, 7б, 7вг сыйныфы укучылары катнашты. Барлык сыйныфлар да чарага тырышып әзерләнгәннәр иде. Конкурста 5а сыйныфы җиңеп чыкты, сыйныф житәкчесе Фатихова Нәзлия Гаян кызы. Укучыларга дипломнар тапшырылды. Әлеге бәйгегә укучыларны әзерләгән сыйныф җитәкчеләренә бик зур рәхмәт!
Фотогалерея
-
«Ак калфаклы татар кызы» 16.02.2024
«Ак калфаклы татар кызы» бәйгесендә гимназиянең иң милли җанлы гүзәл кызы Ганиева Таңсылу катнашты. Ул әлеге конкурсның бөтен таләпләренә җавап бирә: туган телендә матур итеп сөйләшә, кул эшләренә уңганлыгы бар, сәнгатьле сөйләм остасы, ә иң мөhим сыйфаты- зур мәрхәмәтле йөрәк иясе. Таңсылу беркайчан да кемнедер кабатламас, ул төрле төсләргә ия зөбәрҗәт кебек: зыялы, затлы, матурлык яратучы, камиллеккә омтылучы кыз. Ул иҗади чаралар үзәгендә кайнарга, кызыклы видеолар төшерергә, рәсем ясарга, тегәргә ярата. Шуңа өстәп Таңсылу - чын ватанпәрвәр . Бер ел эчендә ул СВО дагы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән ике меңнән артык консерв җыеп тапшырды! Ә инде бәйгегә килгәндә, Таңсылуның бар күңел байлыгы аның үз эшләреннән торган күргәзмәдә куелган иде. Ә Сөембикә образында чыгышы күңелләрнең иң нечкә кылларын уятырлык дәрәҗәдә нәфис булуы белән сокландырды. Токмач басарга бәләкәйдән өйрәнгән булганга, ул сынауны җиңел узды. Таңсылу- таң җилләренең сафлыгын, татар кызларының сылулыгын үзенә туплаган , тәрбияле гаиләдә үскән кыз. Әлеге бәйге аның болай да көчле рухын чыныктырган, үз милләте белән горурлану хисен тагын да үстергәндер. Уңышлар сиңа, таңның сылу кызы!
Фотогалерея
-
Парламент дәресе 16.02.2024
Бүген гимназиядә Бердәм Парламент дәресе узды. Әлеге чарада 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Җәмгыять белеме фәне укытучысы Габделвәлиева Гүзәлия Рафакъ кызы чараны ачып җибәрде . Аннан сүзне шәhәр советы депутаты Сергей Павел улы Хлебниковка бирде. Укучылар сайлау кануннары, гражданлык бурычлары, хокуклары хакында сорауларга җаваплар таптылар.
Фотогалерея
-
Хәрби-патриотик айлыгы 15.02.2024
Бүген хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар өчен гимназиядә hәм шәhәр күләмендә матур эчтәлекле чаралар узды: сафта йөреп хәрби җыр башкару, Герой-шагыйрь М. Җәлил туган көне уңаеннан «Ачык микрофон» акциясендә катнашу, шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу, гуманитар ярдәм җыю, солдатларга хат язу. Гимназия укучыларының әлеге эшләрне ихлас башкаруларына читтән килгән ветеран хәрбиләр соклануларын белдерделәр. Муса Җәлил hәйкәленә чәчәкләр салган 8 б сыйныф укучылары, шагыйрьнең «Бер егет» шигырен яңгыраткан 5а сыйныф укучысы Насифуллин Кәримнең , Гибадуллина Камиләнең янәшәсендә гимназиянең татар теле укытучылары Валеева Суфия Васил кызы, Фатихова Назлия Гаян кызы да бар иде. Ә инде сафка тезелеп басып, хәрби әмерләрне үтәү буенча ярышта 6а, 8б сыйныф укучыларына тиңнәр булмады. «Ачык микрофон» аша 2а, 2б,3а,4а,4в,8а сыйныф укучылары М. Җәлилнең шигырьләрен яңгыраттылар. Гимназиядәге чараларга мәртәбәле жюри бәя бирде. Алар - Яр Чаллы шәhәре хәрби комиссариат хезмэткәре подполковник Минhаҗев Бари Гаптелкат улы, Чечнядагы хәрби хәрәкәт ветераны подполковник Гайниев Әхәт Заhир улы, подполковник Нәбиуллин Әхмәт Әлтәп улы, гимназиянең хөрмәтле укытучысы Могинов Фаик Фоат улы. Затлы кунаклар укучыларның тырышлыкларын югары бәяләп, яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшен максатчан оештырган гимназия директоры Нәбиуллина Лиза Рихман кызына рәхмәтләрен белдерделәр.
Фотогалерея
-
Котлыйбыз 15.02.2024
Гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары булачак беренче сыйныфка укучылар туплау буенча максатчан эш алып баралар. Бүгенге көн ата-анасының мәктәпкә таләпләре, әлбәттә, зур. Аларны үз фикеренә инандыру өчен , мөгаллимнең тирән белемле укытучы, зыялы шэхес булуы кирәк. Газизова Ясирә Габдулла кызы, нэкъ шушы таләпләргә җавап бирүче мөгаллим. Ул «Балалар мәктәп алды стартында- укытучыларның да, ата-аналарның да кайгыртуында» конференциясендә уңышлы чыгыш ясады. Мәгарифнең киләчәге укучылар өчен тырышкан ышанычлы мөгаллимнәр кулында!
-
Олимпиада по окружающему миру и экологии 10.02.2024
Дорогие ученики и их родители!
В период с 6 февраля по 4 марта 2024 года на образовательной платформе Учи.ру реализуется некоммерческая инициатива - Всероссийская онлайн-олимпиада по окружающему миру и экологии (https://ecomir.uchi.ru) для учеников 1–9 классов (далее – олимпиада). Организаторами выступают АНО «Национальные приоритеты» и образовательная онлайн-платформа Учи.ру при поддержке Министерства природных ресурсов и экологии Российской Федерации и Агентства стратегических инициатив по продвижению новых проектов в рамках национального проекта «Экология». Олимпиада направлена на повышение уровня экологической осознанности и вовлечение школьников в актуальную экологическую повестку. Соревнование проводится в онлайн-формате, участие бесплатное, ученикам достаточно иметь компьютер или планшет с современным браузером и выходом в интернет. На следующий день после завершения соревнования в личные кабинеты учеников направляются дипломы, грамоты или сертификаты.
-
"Ачык ишекләр" 09.02.2024
Гимназия укучылары белән профориентацион юнәлештә максатчан эш алып барыла. Шушы көннәрдә 8-9 сыйныф укучылары В.Д. Поташов исемендәге көллияттә укучы hөнәри бәйге жиңүчеләре белән очрашуда катнаштылар. Җиңүчеләр арасында безнең гимназиянең элекке укучысы -Александров Зөфәрнең дә булуы безгә зур шатлык. Әлеге чарадан канәгать калган студентлар безгә үз видеосюжетларын тәкъдим иттеләр. Рәхим итеп, сез дэ карагыз!
Фото1 Фото2