Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Всероссийская неделя психологии 26.04.2024
В гимназии с 22 по 26 апреля прошла Всероссийская неделя психологии
Фото1 фото2
-
"Татар малае - 2024" 23.04.2024
Гимназиябезнең 6А сыйныфы укучысы Айбулат "Татар малае - 2024" бәйгесендә "Иң милли җанлы малай" номинациясендә җиңүче булды. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз! Афәрин, Айбулат! Алга таба да унышлар телибез! Бәйгегә әзерләүдә күп көч куйган тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызына, сыйныф җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимировнага, педагог-оештыручы Билалова Гөлсинә Хөснулла кызына, шулай ук Хәбриевләр гаиләсенә - Айбулатның әнисе Светлана Ивановнага, әтисе Ринат Разиновичка, абыйсы Рөстәмгә администрация тарафыннан бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Фотогалерея
-
"Җиңү безнең йөрәкләрдә" 22.04.2024
"Нур" Яшьләр үзәгендә 9 май - Җиңү көненә карата "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип аталган бәйге булып узды. Анда гимназиябез укучылары да катнашты. "Театральләштерелгән куелышлар" бәйгесенең 1 нче дәрәҗә дипломы белән 6В сыйныфы укучылары: Гибадуллина Камилла, Кашапова Зилия, Фәтхетдинова Ясминәләр (Валеева Суфия Василовна әзерләде) бүләкләнде. Алар Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" дигән шигырен сәнгать югарылыгында сөйләделәр. 6А сыйныфы укучысы Әскәрова Ләйлә (Старовайтова Светлана Владмировна әзерләде) Муса Җәлилнең " Яшь ана" дигән шигырен сөйләп катнашучы дипломына лаек булды.
Фотогалерея
-
"Шаяннар һәм тапкырлар клубы" 16.04.2024
Шәһәребездә урнашкан 1 нче санлы балалар һәм яшьләр иҗат йортында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы"ның финал уены булып узды. Гимназиябезнең 7Б сыйныфы укучыларыннан торган ШТК командасы: Шәйхетдинов Рәсим, Ахкиямов Тимур, Нуретдинов Раил, Хафизов Альмирлар рус телендә уйнап - 1 нче, татар телендә уйнап -2 нче урынны яуладылар. Аларның чыгышларын гимназия укучыларыннан торган җанатар дуслары көчле алкышларга күмде. Тавыш операторы - 8б сыйныфы укучысы Хәйретдинова Самира, үзләренең киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итеп торучы 9А сыйныфы укучылары - Хәкимуллина Кадрия, Әхмәтова Лилияләрне дә әйтеп узсаң, бик урынлы булыр. Шулай ук ярдәм кулы сузган, җиңүгә ышаныч уяткан сыйныф җитәкчеләренә, әти-әниләргә, укытучы абый - апаларга зур рәхмәт! Уенчылар Җиңүче дипломнары, бүләкләр һәм Алабуга шәһәренә сәяхәт сертификаты белән бүләкләнделәр. Афәрин егет-кызлар, сез булдырдыгыз!
Фотогалерея
-
Субботник 13.04.2024
Яз ае җитү белән, кояш нурлары җирне җылыта, табигать уяна, карлар эри. Шунлыктан алгы планга әйләнә -тирәне чистарту кирәклеге килеп баса. Шул максат белән, гимназиядә тирә-юньне җыештыру буенча бик күп эш алып барыла. Әлеге эштә һәр сыйныф үз көчен кертеп калырга тырыша. Табигатьне чиста тоту, саклау -һәркемнең изге бурычы.
Фотогалерея
-
Профессия сайлап алу 11.04.2024
Бүген гимназия укучылары, киләчәктә үзеңә дөрес профессия сайлап алу максатыннан, КФУның Инжиринг үзәгенә барды. Әлеге уку йортында видеороликлар ярдәмендә бик күп төрле юнәлешләрне атап үттеләр, аңлаешлы итеп сөйләделәр. Яшьләргә йөз юлның берсен сайлау мөмкинлеге бар. Һәр укучы үзенә тиешле профессияне сайлап алыр, дип ышанасы килә.
Фото1 фото2
-
«Тылсым» театр студиясе 11.04.2024
«Тылсым» театр студиясендә шөгыльләнүче яшь артистлар «Ачыш» шәhәр мәктәп театрлары фестиваль- бәйгесендә катнашып, беренче hәм икенче дәрәҗэ дипломнарга лаек булдылар! Әлеге җинү белән тылсымчыларны, театр студиясен җитәкләүче остазларны- Энҗе Шиhапованы, Чулпан Әскарованы котлыйбыз. Үз эшләренә гашыйк, иҗади эзләнүләр аша камиллеккә омтылган остазлар белән гимназия укучылары сәхнә серләренә төшенәләр, күзгә күренеп үсәлэр. Афәрин, «тылсымчылар», без сезнең белән горурланабыз!
Фотогалерея
-
"Кызыл төлке" нәтиҗәләре 11.04.2024
Вокал, вокальный ансамбль
Изобразительное искусство и народно-прикладное творчество
Инструментальное исполнительство
Хореография
Художественное слово
-
Очрашу 09.04.2024
Бүген гимназиянең 9Г сыйныфы укучылары Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә булдылар. Аларны әлеге оешма хезмәткәрләре бик җылы каршы алды. 3 катлы бинаның коридорына күргәзмә материаллар белән өстәлләр тезелгән, күпсанлы оешма вәкилләреннән торган хезмәткәрләр һәрберсе үзенең оешмасындагы уңай яклар турында сөйлэргэ әзер. Хезмәт хаклары, социаль пакетлар, өстәмә түләүләр хакында да мәгьлүмат бирәләр. Гимназиябез укучылары: Фарваев Данил, Ибрагимов Рамир, Сабиров Әмирхан, Нургатина Элина, Тохбатуллина Таңсылу хәтта журналистларга интервью бирделәр. Һөнәр үзләштерүдә үз юлыңны таба белү бик кирәклеген укучылар бүген тагын бер кат аңладылар.
Фотогалерея
-
« Әти-әни hәм мин - биюче гаилә» 07.04.2024
«Әти-әни hәм мин - биюче гаилә» шәhәркүләм бәйгесендә катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешкән Хәбибуллиннар, Кәримовлар гаиләләрен чын күңелдән котлыйбыз. Бию сәнгатенә гашыйк гаиләләрдә балалар да зәвыклы, тәрбияле булып үсәләр. Гаиләләрне әлеге конкурста катнашырга рухландырган укытучылар Әнисә Сагитовага, Сәвия Шәйхаттаровага, Лилия Гатинага, гимназия данын яклаган гаиләләргә зур рәхмәт!
Фото1 Фото2