Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Соңгы кыңгырау" 25.05.2025

Гимназиядә 9, 11 класс укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре булып узды. Укучылар балачак еллары хатирәләрен, укытучыларга, ата - аналарга рәхмәт хисләрен матур шигырьләргә, җырларга, дәртле биюләргә салып җиткерделәр. Күңелләргә үтеп керерлек мәгънәле дә, рәхәтләнеп көлерлек кызык та, күзләрдән яшь чыгарлык моңсу да булды. Бәйрәмне әзерләгән сыйныф җитәкчеләренә - Айгөл Зухурова, Суфия Валеева, Гөлшат Разифовна, Сәвия Өлфәтовнага- укучылар, ата- аналар, коллегалар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәм матур узды.
Фотогалерея
-
"Сәләтлеләр парады" 21.05.2025

Уку елы ахырында гимназиядә, традиция буенча, "Сәләтлеләр парады" узды. Укуда , иҗатта, спортта, гимназия чараларында, түгәрәкләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга аерым хөрмәт күрсәтелде.
Фотогалерея
-
Очрашу 20.05.2025

Уку елының соңгы көннәрендә мәктәпләрдә еш кына экскурсияләр планлаштырыла. Гимназиянең 5 нче Б сыйныф укучылары укытучылары Энҗе Нурисламова белән Яр Чаллы шәһәре Язучылар берлеге урнашкан бинага- Факил абый Сафин янына юл тоттылар. Баруның төп максаты : сыйныф белән бергәләп укыган "Канатлар ныгыганда" китабының авторы Әлфия апа Ситдикова белән танышу, аның белән әңгәмә кору, төбәк язучылары иҗаты белән якыннан танышу иде. Алдан укучылар Яр Чаллы әдипләренең иҗатларын өйрәнделәр, үзләренә ошаган шигырьләрне ятладылар. Укучыларны Факил абый Сафин, Әлфия апа Ситдикова, Валентина апа Ибраһимова, Айрат абый Шәйхетдинов якты йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар, эчтәлекле экскурсия уздырдылар. Укучылар белән кызыклы әңгәмә кордылар, ятлаган шигырьләрен тыңладылар. Сыйныфлары белән бергәләп укыган китапның авторы Әлфия апа Ситдикова әсәр геройларының прототиплары булган оныкларын да очрашуга чакырган иде, алар белән дә таныштылар. Кыскасы, безгә күңелле дә, файдалы да булды. Шәһәребез талантларга бай, күңел күзең белән карый гына белергә кирәк. Экскурсия безгә бик ошады!
Фото1, Фото2, Фото3, Фото4, Фото5 -
Җиңү көне алдыннан 06.05.2025

Бүген гимназия ашханәсендә укучылар өчен солдат боткасы әзерләделәр. Көн дәвамында тәнәфестә яңгыраган сугыш чоры җырлары, атрибутика, солдат боткасы- болар барысы да укучылар Яшәү кыйммәтен, Җиңү кыйммәтен аңласын өчен тудырылган шартлар.
Фото1, фото2
-
"Занимательная химия" 03.05.2025

Пришкольный лагерь «Гульбакча» уже 7 дней радует своих учащихся интересными мероприятиями! Сегодня, для ребят было увлекательное мероприятие «Занимательная химия". Маленькие гости лаборатории узнали, что такое опыты, и смогли посмотреть, как происходят различные реакции.
-
Очрашу 26.04.2025

Укучыларга язын-җәен сулыкларда сак булу хакында МЧС хезмәткәре Мостафин Зиннур Хәзинур улы суга бату очракларын кисәтү буенча лекция-әңгәмәләр уздырды. Лектор көн дәвамында гимназиянең барлык укучылары белән аралашты.
Фото
-
"Татар малае- 2025" 26.04.2025

Апрель аенда 1-4 һәм 5-8 нче сыйныф укучылары арасында "Татар малае- 2025" бәйгеләре узды. Әлеге чараларда гимназиянең 1 нче сыйныф укучысы Галәвиев Ильяр-3 урынга, 6 нчы сыйныф укучысы Насифуллин Кәрим - 1 урынга лаек булдылар! Афәрин! Укучыларны бәйгегә әзерләгән укучыларның гаиләләренә, сыйныф җитәкчеләре Ясирә Газизовага, Нәзлия Фатиховага, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламовага, актерлык дәресләре биргән Энҗе Шиһаповага, иҗади чыгышта фон ясаган укучыларга,җанатарлар төркеменә - барысына да зур рәхмәт!
Фотогалерея
-
Ата-аналар җыелышы 25.04.2025

Гимназиядә "Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан гаиләдә бала белән ни хакында сөйләшергә?" дигән темага ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар алдында җәмгыять белеме фәне укытучысы Гүзәлия Габделвәлиева , тарих фәне укытучысы Ринат Каюмов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышы тарихы турында ничек дөрес мәгълүмат табарга, хәбәрсез югалган туганнар турында информацияне нинди сайтлардан эзләргә, гаилә белән бергәләп нинди нәфис һәм документаль фильмнар карарга мөмкинлеген Гүзәлия Габделвәлиева бик яхшы итеп аңлатты. Ринат Каюмов Бөек Ватан сугышы турында тарихи фактларны чит илләр ничек үзләренә файдалы рәвештә ялган формада җиткерүләрен дәлилләп аңлатты, бу информацион наданлыкта ялгышмас өчен, ата-аналарга балалары белән аңлату эшләре алып баруларын сорады. Энҗе Нурисламова гимназиядә ел дәвамында укучылар белән гражданлык һәм патриотик юнәлештә башкарылган эшләр хакында җентекләп сөйләде.Җыелыш ахырында тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Алия Мухаметова ата-аналардан анкета алды. Ата-аналар хозурына "Татар малае-2025" шәһәркүләм бәйгесе призеры Гәләвиев Ильяр гаиләләре "Бөек Ватан сугышы кайтавазы" темасына чыгыш, "Биюче гаилә" шәһәркүләм бәйге җиңүчеләре булган әниле-кызлы Кәримова Алсу-Ясминә "Әтине көткәндә" биюен тәкъдим иттеләр. Ата-аналар җыелышның мәгълүмати яктан әһәмиятле, файдалы, кызыклы булуы хакында үз фикерләрен әйттеләр.
Фото1, фото2
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы 24.04.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан , гимназия укучылары әфганчы чик сакчылары, СВО хәрбиләре белән очраштылар. Укучылар белән очрашуга "ДШМГБарс"запастагы чик сакчылары регион оешмасы председателе Нисафетдинов Айрат үзенең оешма вәкилләре Нусратов Тимур, Вертей Константин , СВО дан гаиләсе янына отпуск ялына кайткан Харисов Наил килгән иде. Кунаклар хәрби хезмәтнең җаваплылыгы, Ватан каршында вазифа үтәүнең әһәмияте хакында сөйләделәр. Шул форсаттан файдаланып, 7 нче сыйныф укучылары кунакларга хәрби сафта йөрү осталыкларын күрсәттеләр, яшь армияче значоклары белән бүләкләнделәр. Очрашу бик матур узды. укучылар, бергәләп,тарих битләренә күз салдылар. Укучылар бигрәк тә Наил Харисовка күп сораулар бирделәр. Солдат абыйлары:"Тырышып укыгыз, кыю булыгыз. Дөньялар имин булсын", - диде. Очрашуда Әлфия Зәйнуллина җитәкләгән "Бәхетле балачак"студиясе яшь артистлары: Чертков Данил-"Письмо солдату", Назипова Амелия - "Вызываю я их на бессмертие", Чертков Данил - "За того парня", "Әллүки" җыр студиясе "Солдатлар" җырларын башкардылар.
Фотогалерея
-
"Папа, мама и я"-танцующая семья-25" 15.04.2025

12апрель көнне ДШХ3 уздырылган "Папа, мама и я"-танцующая семья-25" конкурсында 2 А сыйныфыннан Каримова Алсу һәм Ясминә катнашып 1 урынны алдылар! Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!














