Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Халыкара туган тел көне
21.02.2025
Туган телебез - татар теле, ул камил, сыгылмалы матур тел. Үз-үзен хөрмәт иткән кеше туган телен белергә, аннан башка телләрне өйрәнергә тиеш. Гимназиядә Халыкара туган тел көне уңаеннан ясалган видеоларны рәхим итеп карагыз!
Фотогалерея
-
"Аулак өй - көрәш" 19.02.2025
Гимназия укучылары "Аулак өй - көрәш" республикакүләм проектында 29 гимназия, 54 мәктәп, 81 лицей укучылары белән ярыштылар, җиңеп финалга чыктылар. Бәйгедә һәр команда үз визиткасын тәкъдим итте, аннан татар халкының бер йоласын күрсәтте, М.Җәлил тормышы, иҗаты буенча әзерләнгән сорау-биремнәргә җавап бирде. Чараны әзерләүдә гимназиянең барлык татар теле укытучылары зур көч куйды. Әлбәттә, театр җитәкчесе Энҗе ханым киңәшләре урынлы булды. Афәрин!
Фотогалерея
-
"Татар малае -2025" 18.02.2025
Гимназиядә "Татар малае -2025" бәйгесенең мәктәп туры гөрләп узды. Малайлар үзләре белән таныштыру визиткаларын тәкъдим иттеләр, җыр-бию, нәфис сүз сәнгатенә осталыкларын курсәттеләр. Сәләтле, чын татар җанлы малайлар үсеп килә, менә шунысы куанычлы.
Фотогалерея
-
һәйкәлгә чәчәк салу 17.02.2025
Гимназиянең 7сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Светлана Старовайтова белән берлектә Орловка бистәсендә урнашкан Яуда ятып калган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәк салу тантанасында катнаштылар.
Фото
-
"Ягез әле, егетләр!" 15.02.2025
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан гимназиянең югары сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, егетләр!" ярыш уены узды. Әлеге чарада егетләрнең җитезлеге, көчләре, ашыгыч карарлар кабул итү осталыклары сыналды. Ярышны Тормыш иминлеге һәм Ватан саклау нигезләре фәне укытучысы Могинов Фаик Фоат улы оештырды.
Фото
-
"Әтиләр парады" 15.02.2025
"Әтиләр парады" шәһәркүләм бәйгесендә гимназия данын Казанбаевлар гаиләсе яклады. Алар командасы җиңүчеләр сафында, афәрин!
Фото
-
Ватанны саклаучылар көне 14.02.2025
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан гимназиянең 2-6 сыйныф укучылары арасында сәхнәләштерелгән сугыш җырлары бәйгесе узды. "Әлеге чарага гимназия укучылары аеруча җаваплылык хисе белән әзерләнгәннәр. Барысы да матурлар, җаваплылар",- диде жюри әгъзасы буларак чакырылган кунак - отставкадагы полиция подполковнигы, Чечня сугышы ветераны Набиуллин Әхмәт абый. Киләчәк буынны тәрбияләүдә мондый чаралар үтемле дә, файдалы да, чөнки укучылар сәхнә зәвыгына, иҗадилыкка өйрәнәләр, сугыш вакытында рух өстәгән җырлар өйрәнәләр.
Фотогалерея
-
Патриотик айлык 13.02.2025
Патриотик айлык кысаларында гимназия укучылары әфганчы чик сакчылары, СВО хәрбиләре белән очраштылар. Укучылар белән очрашуга "ДШМГБарс"запастагы чик сакчылары регион оешмасы председателе Нисафетдинов Айрат үзенең оешма вәкилләре Нусратов Тимур, Вертей Константин белән бергә килгән иде. Кунаклар хәрби хезмәтнең җаваплылыгы, Ватан каршында вазифа үтәүнең әһәмияте хакында сөйләделәр. Шул форсаттан файдаланып, 7-8 сыйныф укучылары кунакларга хәрби сафта йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Очрашу бик матур узды.
Фотогалерея -
Котлыйбыз! 12.02.2025
Тарих фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призерын - 8А сыйныф укучысы Гафиятова Камилланы чын күңелдән котлыйбыз! Укучыны олимпиадага әзерләгән укытучы Каюмов Ринат Гаптрахмановичка зур рәхмәт белдерелә!
-
"Татарстан чаңгы юлы -2025" 10.02.2025
Соңгы елларда " Татарстан чаңгы юлы -2025" ярышы бик популярлашып китте. Әлеге чвра үсеп килүче яшь буында спорт төрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырыла. Гимназия укучылары әлеге массакүләм чарада бик теләп катнаштылар.
Фотогалерея