Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
-
Куркынычсызлык ае 16.09.2026

«Куркынычсызлык ае» кысаларында гимназиядә «2026/2027 нче уку елын оешкан төстә башлап жибәрү.
Яшүсмерләр арасында тәртип бозу очракларын кисәтү» темасы астында ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта әлеге тема эчтәлеге буенча УВД хезмәткәре, гимназиянең педагог- психологы, директор hәм директор урынбасары чыгыш ясадылар, юл иминлеге турында видеороликлар күрсәттеләр. Гомуми җыелыштан соң, классларга таралып, яңадан куркынычсызлык темасына , бигрәк тә, кибербуллинг, мошенничество, дроперство, экстремизм- терроризм, наркотиклар тарату очраклары өчен каралган хөкем карарлары хакында әңгәмәләр дәвам ителде. Халыкта «Сакланганны саклармын» дигән мәкаль бар. Укучылар иминлеге өчен ата- ана, мәктәп, укучы үзе җаваплы икәнен истә тотып, уку елын имин уздырыйк, дуслар!
Фото1, фото2, фото3
-
Россия халыклары телләре көне 08.09.2026

8 сентябрь – Россия халыклары телләре көне.Әлеге мөһим көндә "Россия-халыклар йорты" Бөтенроссия диктант язу акциясендә 2 нче гимназия укучылары да катнашты. Алар күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның "Минем Дагстаным" әсәреннән алынган өзек буенча диктант язып,Россия халыклары телләрен саклау,өйрәнү һәм хөрмәт итүнең кирәклеген искәрттеләр.Ә башлангыч сыйныф укучылары башка халыкларның әкиятләре белән танышып, шул әкият сюжетлары нигезендә иллюстрацияләр ясадылар. Һәр халыкның үз туган теле иң кадерлесе. Телләрне өйрәник, ихтирам итик, үз ана телебезне күз карасыдай саклыйк, киләчәк буыннарга тапшырыйк!
Фото1, фото2, фото3, фото4, фото5
-
День солидарности в борьбе с терроризмом 03.09.2026

3 сентября - День солидарности в борьбе с терроризмом, смотреть видеоролик














