Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
«Донбассның кечкенә фәрештәләре» 25.07.2024
2014 нче елның 27 июле тарихка “Донецктагы канлы якшәмбе “көне булып керде. Украинада формалашып килуче яшерен кораллы оешма ул көне 22 кешенең гомерен өзде, аларның дүртесе сабый балалар иде.
2022 нче елдан башлап, Донецк Халык Республикасы башлыгы Пушилин боерыгы нигезендә 27 июль - Донбасста корбан булган сабыйларны искә алу көне булып билгеләп үтелә.
Яр Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге гимназиясендә «Донбассның кечкенә фәрештәләре» дигән хәтер сәгате узды. Китапханәче Гайфетдинова Гөлнара Галим кызы балаларга Донбасста беркайчан да онытылырга тиеш булмаган берничә куркыныч вакыйга турында сөйләде.
Балалар бу гаепсез корбаннар истәлегенә Донецкның Җиңү паркында фәрештәләр аллеясы барлыкка килүен белделәр. Таш стелада алфавит тәртибендә бу сугышта һәлак булган Донбасс балаларының исемнәре уеп язылган, шулай ук аларның яше күрсәтелгән. Чара Донбассның кечкенә фәрештәләре истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды. Сугыш корбаннары булган Донбасс балалары истәлегенә ак күгәрченнәр ясалды , алар безгә вакытсыз киткән Донбасс фәрештәләрен искә төшерә. Укучылар әлеге вакыйга турында өстәмә мәгълүматны гимназия диварына эленгән стендтан да укып белделәр, үзләре ясаган күгәрченнәрне элделәр.
Балаларның үлеме-дөньяда булырга мөмкин булган иң зур фаҗига һәм гаделсезлек. Бер гаепсез сабыйлар каны түгелмәсен, җирдә тынычлык булсын!
Сез дә әлеге вакыйга уңаеннан узачак акциядә катнаша аласыз, монын өчен https://alleyaangelov.ru/ сайтына кереп, әлеге вакыйга корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алып, виртуаль шәм кабыза аласыз.
Фото1 Фото2 Фото3
-
Прием в 1 класс 05.07.2024
Прием в 1 класс на 2024/2025 учебный год завершен.
Скомплектованы 3 первых класса.
Свободных мест в 1 классах для приема детей, не проживающих на закрепленной территории нет.
-
Прием в 10 класс 04.07.2024
Прием в 10А класс (социально-экономический профиль) завершен.
Вакантных мест в 10Б класс (технологический профиль) - 5.
-
"Гөлбакча" җәйге лагеры 28.05.2024
Гимназиябездә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Гөлбакча" җәйге лагеры эшли башлады. Әлеге уңайдан бүген лагерь ачу тантанасы узды. Лагерь башлыгы Абдуллина Гүзәлия Раиф кызы укучыларның җәйге ялын күңелле итеп уздыру максатыннан нинди чаралар уздырылачагы турында кыскача мәгълүмат бирде. Ял вакытын күңелле итеп үткәрү өчен билгеләнгән укытучыларның да, әйдаманнарның да бөтен көчләрен биреп эшләячәкләрен әйтеп узды. Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә исләренә төшерде. Иң мөһиме- тәртипле булыгыз, исәнлек- саулык сезгә, кадерле укучылар!
Фотогалерея
-
Фатирник 08.05.2024
Гимназиябездә Марат Минсабирович җитәкләгән ансамбльләрнең "Фатирник" дип аталган йомгаклау концерты булып узды. "Фатирник"та Курайчылар, "Мизаж", Gimnazium", урта звено укучыларыннан оешкан яңа төркем чыгыш ясады. "Укучыларның сәләтләрен үстерүдә зур көч куеп искиткеч матур коцерт куйдыгыз", диде гимназия директоры Лиза Рихмановна Нәбиуллина. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәмовна барлык укучыларның чыгышларына югары бәя бирде, Марат Минсабир улының алыштыргысыз шәхес икәнен әйтеп узды. 1-11 нче класс укучыларыннан торган концерт бик уңышлы узды. Концертка килүчеләрнең көчле алкышлары моның ачык мисалы. Афәрин, Марат Минсабирович, сез булдырасыз.Киләчәктә репертурларыгыз тагын да баетылып, яңадан-яңа иҗат казанышлары насыйп булсын!
Фотогалерея
-
«Рәсәйнең инженер кадрлары» 08.05.2024
Чиләбе каласында узган «Рәсәйнең инженер кадрлары» исемендәге Х Бөтенрәсәй профориентацион-технологик бәйгедә J-GET - Tatarstan робототехника hәм инженерия командасы «ИКаР-ДЕБЮТ» категориясен ең «Модель катлаулыгы» номинациясендә җиңү яулады. Команда составына 2, 14, 29, 39 мәктәп укучылары сайлап алынган иде. Гимназиядән 9 б сыйныф укучысы Закиров Алим hәм башка мәктәпләрдән Хамматов Раяз, Ентураев Дима, Галимов Булат, Бурганов Риназ, Гараев Юсуф катнашты. Укучыларның остазлары Гәрәев Айнур hәм Нургалеев Рамил. Бәйгене Мәскәү шәhәре Сколково инновацион үзәге оештырды. Ярыштан соң укучылар Чиләбе зоопаркында, Балалар тимерюлында, ГагаринПарк кинозалында, лазертагта күңел ачтылар. Афәрин, егетләр, Татарстан данын яклавыгыз белән горурланабыз!
Фотогалерея
-
Бөек Җиңү бәйрәме 07.05.2024
Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Бу көннәрдә Батырлык дәресләре шәhәрдәге «Ватан-Ана» мемориаль комплексында hәм Орловка бистәсендәге Яуда ятып калган солдатларга куелган hәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Әлеге чараларда гимназиянең 8б, 8в сыйныф укучылары катнашты. «Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый. Илнең күкләре аяз, көннәр имин булсын, дигән теләк hәркемнең күңелендә»,- диде укучылар белән чарада катнашкан 8б сыйныф җитәкчесе Суфия Валеева. 8в сыйныф җитәкчесе Гөлшат Ризванова: «Мондый тәрбия дәресләре укучыларга нык тәэсир итә», - дип, үз фикерен белдерде.
Фотогалерея
-
Хушлашу 06.05.2024
2023-2024 нче уку елы ахырына якынлаша. Димәк, тиздән, 11 нче сыйныф укучылары унбер ел укыган гимназияләре белән хушлаша. Чыгарылыш сыйныф укучыларының истәлеккә агач утыртулары матур гадәткә әверелгән. Шуны истә тотып, бүген 11А сыйныфы (сыйныф җитәкчесе - Хаҗиева Альбина Мөдәрисовна), 11Б сыйныфы ( сыйныф җитәкчесе Сахбетдинова Раушания Робертовна) укучылары гимназия тирәсенә агач утырттылар. Гомер агышын искәртеп агачлар үсәр. Матур гамәлегезне киләчәк буыннар уңай бәяләп искә алырлар, афәрин укучылар!!!
Фото1 Фото2 Фото3 -
«Хәтер дивары» 03.05.2024
Гимназия укучылары Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының истәлек фотосурәтләреннән «Хәтер дивары» ясадылар. Укучыларның әти-әниләр ярдәме белән кулдан ясалган открыткалары әлеге күргәзмәдә урын алды. 30 открытка «Чакматаш» балалар иҗат үзәгенә тапшырылды, ул открыткалар махсус зонада хәрби бурычларын үтәүче солдатларга озатылачак.
Фотогалерея
-
Информация о профилях обучения в 10 классе 26.04.2024
В 2024-2025 учебном году планируется открытие двух профильных 10 классов:
1) социально-экономический профиль (наполняемость - 25 человек)
2) технологический профиль (наполняемость - 25 человек)