Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
"Яз" татарча диктант 16.10.2023
2016 нчы елдан башлап бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге, татар телендә грамоталы язуны пропагандалау, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, татарча диктант язу акциясен уздыра. Безнең гимназия, диктант яздыру мәйданчыгы булып теркәлеп, әлеге чарада бик теләп катнаша. Быел, әлеге акциядә катнашу, ягьни диктант яздыру өчен, гимназиягә танылган шәхесләр - Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Рафис Сәлимҗанов , журналист Резидэ Ганиева, , «Шәhри-Чаллы» газетасы хезмәткәре Сәрия Гарипова, җырчы, композитор Гөлназ Закирова, психолог-коуч Илузэ Әминова килде. Чара тантаналы рәвештэ башланды. Кунакларны сәламләгәч, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова әлеге акциянең уздырылу максаты, тарихы, эшләрне дөрес бәяләү юллары белән белән таныштырды. Аннан гимназия укучылары башкаруында берсеннән-берсе матур чыгышлар күрсәтелде: Әдилэ Ишалина башкаруында татар халык җыры, Сөембикә образында Таңсылу Ганиева чыгышы көчле алкышларга күмелде. «Мизаж» ансамбле кызлары стелизацияләнгән татар халык жырлары чарага ямь өстәде. Укучылар чыгышыннан соң, акциядә катнашучылар күтәренке күңел белән диктант язу эшенә керештеләр. Әлеге чара күңелле дә, файдалы да узды.
Фотогалерея
-
"Экозабег-2023" 14.10.2023
Гимназиябез укучылары "Орион Яшьләр Үзәге оештырган "ЭКОЗАБЕГ-2023" ярышында катнаштылар. Әлеге ярышның максаты - укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирәне төрле көнкүреш калдыкларыннан арындырып , үзебез яши торган шәһәребездә чисталыкны саклау. Ярышта шәһәр уку йортларыннан барлыгы 200 дән артык укучы катнашты. Алар ярты сәгать эчендә байтак кына чүп-чар җыеп тапшырды. Соңыннан аны йөк машинасына төяп озаттылар. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Һәр катнашучыны туңдырма, кайнар чәй белән сыйладылар. Әлеге чарада гимназиянең ин асыл егетләре: Тимур Ризванов, Илhам Гасанов, Фәрит Усманов, Адель Гайнуллин, Булат Нурисламов катнашты.
Фото
-
Очрашу 09.10.2023
Бүген гимназиягә яшүсмерләр белән эшләүче полиция хезмәткәре Милюкова Галина Ивановна килде. Ул укучыларга аларның хокуклары, бурычлары, административ тәртип бозу очраклары , интернет челтәре аша башкарыла торган жинаятьләр хакында аңлатты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Фото1 Фото2
-
Бездә бүген бәйрәм 05.10.2023
Бүген М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә берьюлы ике бәйрәмне - Укытучылар һәм Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Иртәдән Укучылар Советы егет-кызлары укытучыларны изге теләк теләп, үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Аннан соң, үзләрен укытучы һөнәре белән якыннанрак танышу өчен, дәрес биреп карадылар. Үзидарә укучылары укытып чыкканнан соң, укытучы хезмәтенең никадәр авыр һәм җаваплы икәненә тагын бер кат инандылар. Төш вакытына ветеран укытучылар чакырылды. Аларны 2в сыйныфы укучылары төсле шарлар белән матур итеп каршы алдылар (сыйныф җитәкчесе Харисова Эльмира Инсафовна). Укытучыларга һәм Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган кичәне гимназия директоры Нәбиуллина Лиза Рихман кызы котлау сүзеннән башлады. Әлфия Тәүфиковна җитәкләгән “Әллүки” вокал ансамбле “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән җыр бик тә урынлы булды. Лилия Вафирова Гатина җитәкләгән “Экспрессия” бию ансамбленең милли колорит белән сугарылган дәртле биюләре, гимназиядә эшләп килүче Энҗе Фрунзевна һәм Чулпан Рифкатовна җитәкләгән “Тылсым” студиясенең яшь артистлары чыгышы кичәгә ямь өстәде. Шәһәребезнең танылган артистлары: Нияз Хәмәтшин, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның җырлары кайнар алкышларга күмелде. “Резеда Ганиева шәһәрдәшләребезгә журналист буларак яхшы таныш. Ә менә аның аш-су остасы, оста тегүче, өсәвенә моңлы җырчы икәнен күпләр
белми дә торгандыр, - диде алып баручы Нияз Хаматшин. Моңлы да җырлый, һәр сүзен күңелгә үтеп керерлек итеп җиткерә дә белә Резеда Әсхәтовна. Бәйрәм кичәсен 8В һәм 9В сыйныфы укучылары Альзана Хаматшина, Таңсылу Ганиева, танылган журналист Резеда Ганиева һәм Нияз Хәмәтшин алып барды. Әлеге концерт күңелдә җуелмаслык хәтирәләре белән матур истәлек булып калыр, дип сүзен тәмамлады, кичәне зәвыклы итеп әзерләгән, тәрбия эшләре буенча директор
урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы. Ул кунакларны күмәк фотога төшкәннән соң, ашханәдә әзерләнгән чәй табынына чакырды. Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле укытучылар, хөрмәтле ветераннарыбыз!Фотогалерея
-
Яңа Спикер 24.09.2023
22 – 23 сентябрь көннәрендә гимназиябездә Спикер сайлавы булып узды. Сайлауда барлыгы 800 гә якын укучы катнашты. 7 кандидат арасыннан 8Б сыйныфы укучысы Закирова Адилә Илһам кызы җиңеп чыкты. Аңа 142 укучы тавыш биргән. Икенче урында Шәехова Эльвина - 137, өченче урында – Исламова Альбина 133 тавыш җыйган. Укучыларга сайлау алды программасын төзергә ярдәм иткән сыйныф җитәкчеләренә, сайлауны үткәрүдә булышкан гимназия укучылыр советы активистларына, укытучыларга, сайлауда катнашкан барлык укучыларга бик зур рәхмәт. Шуны да әйтергә кирәк: спикерлыкка кандидатлар барысы да гимназия укучылар советында калачаклар. Аларга 2023-2024 уку елында зур уңышлар телибез. Ә Адиләгә, бик тә җаваплы Спикер постында һәркайсы белән уртак тел табар, сайлаучыларның ышанычын аклар дип ышанып калабыз.
Яңа уку елында яңа үрләргә ирешергә язсын, хөрмәтле укучылар!
Фотогалерея
-
"Игътибар, балалар!" акциясе 22.09.2023
Укучыларнын тормыш иминлеген саклау - hәр белем йортының беренчел бурычы, шуңа күрә дә уку елының беренче ае Куркынычсызлык ае дип игълан ителә. Безнең гимназиядә әлеге юнәлештә планлаштырылган эш алып барыла. Экстремизм- терроризмга каршы айлык , ,,Игътибар, балалар!" акциясе, Бесландагы вакыйгаларга багышланган бердәм класс сәгатьләре, куркынычсызлык кагыйдәләре инструкцияләрен өйрәнү, тематик стендлар ясау, куркынычсызлык сагында торучы хезмәткәрләр белэн очрашулар, эвакуация, ата-аналар жыелышларында әңгәмәләр , мәгълумати брошюралар ясап тарату - болар гимназиядә ,,Куркынычсызлык айлыгы" кысаларында узган чаралар. ,,Сакланганны саклармын", - дигән әйтемдәгечә, укучылар үзләре тормыш иминлекләрен кайгырта белергә, тирә- юньдәге кешеләргә карата игътибарлы булырга тиешләр. Тормышыбыз имин, илләребез тыныч булсын!
Фотогалерея
-
"Тылсым" театр студиясе 22.09.2023
Бүген гимназиянең ,,Тылсым" театр студиясе укучылары Ирек Диндаровны искә алу кичәсендә катнаштылар. Элеге чара ГЭС бистәсендә урнашкан Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәдә узды.
Фотогалерея
-
«Единая методика социально – психологического тестирования» 16.09.2023
Ежегодно во всех образовательных организациях проводится всероссийское тестирование социально-значимых характеристик личности современных школьников и студентов.
Тестированию подлежат обучающиеся всех без исключения общеобразовательных организаций и профессиональных образовательных организаций, а также образовательных организаций высшего образования.
Результаты тестирования позволяют определить, как наиболее сильные и ресурсные особенности личности обучающихся, так и особенности поведения в стрессовой ситуации, различные формы рискового поведения.
Анализ результатов тестирования поможет организовать профилактические мероприятия для обеспечения психологического благополучия личности обучающихся, оказать им своевременную психолого-педагогическую помощь и поддержку.
-
Нур 11.09.2023
6 сентябрь көнне гимназиябезнең 8 А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Шәйхаттарова С.Ө.) «Нур” Яшьләр үзәгендә булдылар. Алар анда, “Яшь сайлаучылар көне” уңаеннан уздырылган, чарада катнаштылар. Укучылар, үзләренең гимназиядә алган белемнәрен кулланып, күп кенә сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр. Аның өчен һәр көнне тырышып укырга, дәрес калдырмаска кирәклеген бик яхшы аңлый гимназистлар.
8 нче сентябрь гимназиябез укучылары «Нур» Яшьләр үзәгендә үткәрелгән “Ачык диалог” (“Открытый диалог”) дигән очрашуда булып кайтты. Алар анда депутатлар белән очраштылар, алар белән әңгәмә кордылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.. Бу очрашу аларда уңай тәэсир калдырды.
-
Яраткан педагогыма чәчәк түтәле - Цветник любимому педагогу 07.09.2023
Һәр кеше матурлыкны үз куллары белән тудыра. Гимназия ишегалдына керүгә матур булып үсеп утырган чәчкәләрне күргәч тә кайсы шулкадәр тырышып күп көч куйган микән, дип уйлап куясың. Ак, кызыл, ал яран гөлләр, кызыл кашкарыйлар, төрле төстәге петуньялар, астралар һәм башка бик күп төрле чәчкәләрдән торган чәчәк түтәлләре күзне иркәли, күңелгә рәхәтлек бирә. Әлеге ямь биреп утыручы чәчкәләрне гимназиябез укучылары җәй буе су сибеп, чүп үләннәреннән аралап үстерделәр, әнә шулай укытучыларына “Остазлар һәм укытучылар елы – 2023” елы уңаеннан бүләк ясадылар.