Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Белем бәйрәме 02.09.2023
ямьле көн булды бүген, иртәдән ялт итеп кояш чыкты. Көн эссе дә, салкын да түгел. Табигать әнә шулай укучы балаларны сөендерергә уйлагандыр, мөгаен. Матур итеп киенгән, ак алъяпкычтан, чәчләренә ак бантик таккан укучы кызлар, ялтыраган туфли, җыйнак итеп чәчләрен кистергән малайлар һәрберсе ашкынып, чәчәк гөлләмәләрен тотып, укытучы апалары янына ашкынды. Тантаналы линейка башланып китте. Рәсәй һәм Татарстан гимннары астында, гимназиябезнең ОБЖ укытучысы Фаик Фоатович җитәкләгән укучы “хәрбиләр”- “Юнармия”челәр - илебез һәм республикабыз флагларын күтәрделәр. 11б сыйныфы укучылары: Гасанов Илһам белән Ишалина Айсылу линейканы башлап җибәрде.
Сүз гимназия директоры Нәбиуллина Лиза Рихман кызына бирелде. Ул яңа уку елының җиңел башланып, сизелмичә дә үтеп китүен, һәрбер гаиләгә иминлек, укучыларга ак юл теләде. Аннан соң сүз чакырылган кунакларга: Яр Чаллы шәһәренең ЗАГС бүлеге башлыгы – Зарипова Р.Г., КамАЗ заводының запас частьләр һәм компонентлар заводының икътисад һәм персоналлар бүлеге буенча директор урынбасары - Сәләхетдинов Р.Р., га бирелде. Алар да укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Әлеге театральләштерелеп алып барылган линейкада Җәй Кызы – 9В сыйныфы укучысы Ганиева Таңсылу, укырга теләмәүче Шәвәли ролендә 1а сыйныфы укучысы Фәрхетдинов Ришат, һәм җәйге каникулны озынайтасы килгән “Тылсым” театр студиясе укучысы Сәхәбетдинов Салих, җырчы кызыбыз – 7В сыйныфы укучысы – Ишалинә Адилә, 8 һәм 9 сыйныф укучы кызлары заманча бию белән чыгыш ясадылар. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Тәүфиковнаның “Әллүки” вокаль ансамбле быел да матур итеп “Саумы кояш” дигән җыр башкарды. 9В сыйныфы егетләре (сыйныф җитәкчесе – Ризванова Г.Ф.) Мулланур Вахитовка караган чыгышларын тәкъдим иттеләр. Мулланур Вахитов ролендә – 8В сыйныфы укучысы - Айзат Гайнетдинов булды. Иң зур игътибар Беренчеләргә булгандыр. Чөнки алар тәүге тапкыр белем учагы бусагасына аяк басалар. Укытучылары Сәгыйтова Әнисә Әмир кызы әзерләгән 1 А сыйныфы укучылары да мактауга лаек. Аларның бәйрәм көненә караган шигырьләреен ана телендә матур итеп сөйли белүләре куандыра. 2023 ел Рәсәйдә “Укытучылар һәм остазлар елы” буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан гимназия мөгаллимнәренең фидакарь хезмәтен бәяләп, гимназиябезнең ел дәвамында төрле олимпиадаларда, конкурс – бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылары, остазларына матур теләкләр әйтеп, чәчәк гөлләмәләре тапшырды. Һәрнәрсәне уйлап, күп көч куеп әзерләнгән әлеге линейканың сценарий авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Нурисламова Энҗе Әгъзам кызы булды. Шәһәребезнең танылган җырчысы Нияз Хәмәтшин Белем бәйрәме белән котлап Роберт Миңнуллин сүзләренә Илгиз Закиров көй язган “Җырлыйм туган якта” дигән җыр башкарды. Менә тәүге тапкыр кыңырау чыңлады. Гимназия укучылары “Икенче гимназиям” көенә (Факил Сафин сүзләре һәм көе) укытучылары артыннан гимназиягә аяк бастылар:
Икенче гимназиям-хыялый балачагым.
Күңел түрендә балкып,
йолдыз күк янар чагым.
Иң яхшы хәтирәләре белән генә истә калырлык уку елы булсын 2023-2024 уку елы!2023-2024 уку елы мөбәрәк булсын!
-
Новости России 28.08.2023
В преддверии нового учебного года, а также руководствуясь задачами информирования широких кругов общественности и федеральных органов государственной власти в деле обеспечения регионами России полного исполнения социальных обязательств перед населением, снижения бедности и неравенства, роста благосостояния и качества жизни граждан на основании базовых, интегральных ориентиров развития страны до 2030 года, обозначенных Президентом РФ В.В.Путиным на Заседании Совета по стратегическому развитию и национальным проектам 15 декабря 2022 года, ОИА «Новости России» и редакция журнала «Экономическая политика России - 21 век» (учрежден 12.04.2007 года Минобрнауки России, Минэкономразвития России, Минпромторгом России и Росстатом, свидетельство о регистрации ПИ № ФС77-27975) формируют на портале
https://worknet-narod.ru/ Федеральный новостной лекторий «Субъекты РФ — навстречу гражданам России 2024» https://worknet-narod.ru/subekty-rf-navstrechu-grazhdanam-rossii-2024-federalnyj-novostnoj-lektorij/Целью данного бесплатного информационного ресурса является демонстрация эффективных направлений деятельности региональных и муниципальных органов управления касательно повышения общественного доверия к власти в вопросах занятости и трудовых отношений, медицинской помощи, культурно-спортивного, научно-образовательного потенциала, гражданской, финансовой, правовой и социальной защиты населения субъектов Российской Федерации. При подготовке данного Федерального новостного лектория ОИА «Новости России» https://www.kremlinrus.ru/ учитывает основные тезисы Указа Президента РФ В.В.Путина «О национальных целях развития России до 2030 года», в том числе, необходимость увеличения численности населения страны, повышения уровня жизни граждан, создания комфортных условий для их проживания. Более подробная информация здесь — https://worknet-narod.ru/subekty-rf-navstrechu-grazhdanam-rossii-2024-federalnyj-novostnoj-lektorij/
Участники формирования Федерального новостного лектория «Субъекты РФ — навстречу гражданам России 2024»: федеральные, региональные и муниципальные государственные органы управления, а также учреждения, организации и предприятия всех видов муниципальных образований с учетом добавлений Федерального закона от 27 мая 2014 года № 136−ФЗ (сельское поселение, городское поселение, муниципальный район, городской округ, внутригородская территория города федерального значения, городской округ с внутригородским делением, внутригородской район). Актуальные материалы о позитивных достижениях государственных органов управления субъектов РФ и муниципальных образований, освещающие тенденции реализации федеральных программных мероприятий и проектов для бесплатной публикации принимаются на почту info@kremlinrus.ru и будут размещаться здесь https://regioninformburo.ru/category/society/ с их последующим объединением в единую информационную презентацию тут https://worknet-narod.ru/
-
Хезмәт тәрбиясе - бакча 02.07.2023
Укучылар җәйге каникулга чыгу белән гимназиянең бакча яны тәҗрибә участогында хезмәт күнекмәләре ала башлый. Алар иң башта хезмәт коралларын саклап тоту, эшләү, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча танышу үтәләр. Аннан соң, гимназия тирәсенә утыртылган яшелчә һәм чәчәк клумбаларын чүптән арындыралар, су сибәләр, шулай ук яшелчә һәм бөртекле культураларны үстерергә өйрәнәләр. Бакчачылык серләренә төшенергә педагоглар: Маврина Р. С., Ризванова Г.Р., Старовайтова С.В., Фатихова Н.Г., Билалова Г.Х., Федосеева С.Г. лар ярдәм итә. Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр, ди халык мәкале. Бәлки араларыннан атаклы бакчачылар яисә агрономнар үсеп чыгар? Ничек кенә булмасын, хезмәт тәрбиясе алган бала беркайда да сынатмый. Г. Тукай
шигырь юллары белән әйтсәк:-Эш агачы һәрвакытта, бик юмарт китерер җимеш. Балаларыбызга хезмәтне кече яшьтән үк өйрәтү зарур. Ул һәрберебезнең изге бурычы.Педагог – оештыручы Билалова Г.Х.
Фотогалерея
-
Памятка для родителей 01.07.2023
Уважаемые родители!
В случаях, если Ваш ребенок оказался в опасности или в кризисной ситуации, можно обратиться за психологической помощью:
- Общероссийский детский телефон доверия 8-800-2000-122
- МБУ «Центр экстренной психологической помощи по телефону для детей и молодежи «Молодежный телефон доверия»
8 (8552) 52-96-96 - русская линия, 8 (8552) 52-55-52 - татарская линия
- Государственное автономное образовательное учреждение для детей, нуждающихся в психолого-педагогической и медико-социальной помощи «Центр психолого-педагогической реабилитации и коррекции «Росток»
Адрес: 420057, РТ, г. Казань, ул. Ак. Королёва, д. 4 Б
Телефон: +7(843)-563-35-16
E-Mail: cpprkrostok@mail.ru
- Муниципальное бюджетное учреждение «Центр психолого-медико-социального сопровождения №85» г. Набережные Челны
Адрес: 423812, г. Набережные Челны, пр. Московский, д.100
Телефон: +7(855)-258-70-51
E-Mail: tsentr85_chelny@mail.ru
- Муниципальное бюджетное учреждение "Центр психолого-педагогической помощи детям и молодежи «Диалог» г. Набережные Челны
Адрес: 423832, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр. Сююмбике, д. 17 (41/03 кв. 620,621)
Телефон: +7(855)-251-57-90
E-Mail: dialogchelni@yandex.ru
-
Информация
01.07.2023
Уважаемые родители!
Приём в 1 класс окончен. Свободных мест нет.
-
“Гөлбакча”да Сабантуй 24.06.2023
Бүген июнь аенда гимназиябездә эшләүче “Гөлбакча” лагере балалары өчен милли бәйрәм - ”Сабантуй” булып узды. Лагерь җитәкчелеге сигез төрне үз эченә алган уеннар оештырып балаларга күңелле, җырлы-биюле бәйрәм ясадылар. Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр. Саф һавадагы кызыклы уеннар, милли көйләрне үз эченә алган көйләргә дискәтүк балаларның күңеленә хуш килде. Аеруча капчык киеп йөгерү, себеркегә атланып узышу, күзне бәйләп үзеңә бүләк кисеп алу уеннарын балалар аеруча яратты. Лагерь җитәкчесе Абдуллина Гүзәлия Раиф кызы һәм аның ярдәмчесе Фәйзуллина Флүзә Габдулла кызы балаларга кызыклы да, шул ук вакытта файдалы да булсын өчен күп көч куеп эшлиләр. Аларга гимназиябезнең тырыш педагоглары, югары сыйныф укучыларыннан торган әйдәманннары, шулай ук 11нче санлы гомумбелем бирү мәктәбе педагоглары ярдәм итә. Лагерь тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. Иң мөһиме – балалар сау - сәләмәт булсыннар.
Фотогалерея
-
Информация о профилях обучения в 10 классе 22.06.2023
В 2023-2024 учебном году в гимназии будет открыт 10 класс технологического профиля (наполняемость - 25 человек).
-
Санпросвет
20.06.2023
https://disk.yandex.ru/d/IYIXGic9w0xb_Q
https://disk.yandex.ru/d/AFiJAWR-oEovyA
https://disk.yandex.ru/d/tq_8OffD_BHx3w
-
"Йолдызлар парады" 28.05.2023
Гимназиядә еллык укыту-тәрбия эшенә нәтиҗә ясалды: ,,Йолдызлар парады" булып узды. Ел дәвамында укучыларның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашулары, олимпиада курсәткечләре, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу активлыклары, шәhәр уен программалары нәтиҗәләре , мәдәни чараларда катнашулары, спортта ирешкән уңышлары - барысы да исәпкэ алынды. 2б сыйныфы ,,Иң тырыш сыйныф " буларак билгеләнеп узды Сыйныф җитәкчеләре Нафикова Ландыш Хопбулла кызын, 2б сыйныф укучыларын унышлары белән котлыйбыз. Гимназия укучылары иҗадилар, тырышлар, шуна курә дә укучылар hәр уңыш күрсәткечләренә тиешле бәя алдылар, ягъни Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
Фотогалерея
-
"Тылсым" театр студиясе 26.05.2023
Гимназиядэ эшлэп килуче ,,Тылсым" театр студиясе 5 еллык юбилеен уздырды. Бу чын ижат кичэсе булды. Бэйрэмгэ эти-энилэр, гимназия администрациясе, ,,Эврика " мэдэният узэге житэкчесе , журналистлар, Чаллы драма театры артистлары чакырулы иде. Гажэеп матур бэйрэмдэ яшь артистларнын сэлэтенэ, остазлары Шиhапова Энҗе Фрунзе кызы белэн Эскарова Чулпан Рифкать кызынын тырышлыкларына, унганлыкларына, педагогик осталыкларына сокландык. Бэйрэмнэн кунеллэрдэ шундый жылы хислэр калды. ,,Тылсым" чылар узлэренэ гашыйк иттелэр, чын сэнгать матурлык тудыруга сэлэтле, без шуна ышандык! Шэп! Бэйрэмгэ зур ,,бишле"!
Фото1 Фото2