Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Кама азимутлары - 2023" 14.05.2023
Бүген шәһәребезнең "Яр буе " паркында "Кама азимутлары - 2023" булып узды. Анда гимназиябезнең 6а (сыйныф җитәкчесе -Заһитова З.М), 7б (сыйныф җитәкчесе - Валеева С.В ) сыйныфында укучылар катнашты. Алар картадагы маршрутлар буенча билгеләнгән пунктларны табарга тиеш иделәр. Әлеге уенда укучыларга тиз арада ориентлаша белү, җитезлек, зирәклек, тәвәккәллек таләп ителде. Укучылар сынатмады. Физкультура укытучысы Хәйруллин Нәзфәт Әшрәфуллович укучыларның активлыгыннан канәгать калды.
Фотогалерея
-
"Мин татарча сөйләшәм" 14.05.2023
"Укытучылар һәм остазлар" елы уңаеннан, без гимназиянең алдынгы укытучылары белән таныштыруны дәвам итәбез. Шәһәркүләм уен программаларында гимназия укучылары актив катнашалар, призлы урыннар алалар. Чираттагы җиңүне 15 санлы балалар иҗат үзәге оештырган "Мин татарча сөйләшәм" уен программасында гимназиянең 8в сыйныф укучылары яулады. Бу сыйныф җитәкчесе Ризванова Голназ Фахрислам кызының тырышлык, оештыру осталыгы нәтиҗәсе. Афәрин, Голназ Фахрисламовна, афәрин 8в сыйныфы укучылары!
Фото1 Фото2
-
Очрашу 14.05.2023
"Укытучылар hәм остазлар" елы уңаеннан гимназиядә hөнәри ориентация юнәлешендә эш ел дәвамында уздырылып килә.10 - 11 нче сыйныф укучылары ФСИН (Федеральная служба исполнения наказаний) хезмәткәре Йосыпов Айзат Марат улы белән очраштылар. Җәза бирүне үтәү федераль хезмәте мәктәпне тәмамлаучы кызлар hәм егетләрне эчке эшләр органнарында эшләү өчен тиешле белем бирүче югары уку йортларына укырга керергә чакыра. Югары уку йортлары Воронеж, Пермь, Владимир, Самара,С.Петербург, Рязань шәһәрләрендә урнашкан, уку тәмамлангач, яшь хезмәткәр Татарстанга жибәрелә. Кызыксынсагыз, 8(843)231-71-52 телефоны белән шалтыратып, мәгълумат алырга мөмкин.
Фото1 Фото2
-
“Татар малае – 2023” 13.05.2023
Укытучылар һәм остазлар елы уңаненнан бик күп чаралар уздырыла. Бүген шушы уңайдан шәһәребезнең 1-нче санлы балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортында 5-8 нче сыйныфта укучы малайлар арасында “Татар малае – 2023” бәйгесе булып узды. Гимназиябез данын яклап 7в сыйныфы укучысы Гайнетдинов Айзат Алмаз улы чыгыш ясады һәм лаеклы 2 нче урынны яулады. Ана телендә матур итеп сөйләп чыгыш ясаучы Айзатка, үз теленең аһәңле яңгырашын тоярга бер яктан гаиләсе ярдәм итсә, икенче яктан гимназиябезнең фидакарь мөгаллимнәре зур тырышлык куя. Айзатны ана теленнән белем дәрьясында гиздерүче, тәрбия әшләре буенча директор урынбасары – Нурисламова Энҗе Әзһәм кызының һәм сыйныф җитәкчесе Ризванова Гөлшат Рәзиф кызының әти – әниләр, укучылар белән уртак тел табып эшли алуы – иҗади югарылыкка күтәрүдә зур этәргеч дип әйтергә кирәк. Айзатның төрле нәфис сүз бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулавы һәм бүгенге җиңүе - әнә шуларның ачык мисалы. Айзатны зур җиңүе белән котлыйбыз. Улларын акыллы, зирәк итеп тәрбияләүче гаилә башлыгы – Гайнетдинов Алмаз Таһир улына, гаилә учагын саклаучы әнисе - Гайнетдинова Эльза Салихҗан кызына, озак еллар укытучы булып эшләгән әбисе - Хөсәенова Гүзәлия Ибраһим кызына рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Ә Айзатка исә, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Фотогалерея
-
«Техногород» 13.05.2023
"Укытучылар hәм остазлар" елы уңаеннан, яшьләрне профориентация юнәлешендә тәрбияләү максатыннан, гимназия укытучылары актив эшли. Шундыйларның берсе - информатика фәне укытучысы Хазиева Альбина Мөдәрис кызы. Аның житәкчелегендә гимназия укучылары "КАМАЗ-мастер" командасының 35 еллыгына багышланган "Техногород" интеллектуаль уенында катнашып, икенче урын алдылар! Котлыйбыз!
Фотогалерея
-
Җиңү бәйрәме 09.05.2023
,,Ватан-Ана" мемориаль комплексы бүген чәчәкләргә төренде. Безнең гимназия 10 А сыйныф укучылары да әлеге җаваплы чарада катнаштылар.
Фото1 Фото2
-
Очрашу
06.05.2023
Бүген гимназиядә патриотик темага чара узды. Укучылар белән очрашуга Чураков Дмитрий Анатольевич - ,,Ветераннар һәм республика буенча тәртип урнаштыру гаскәрләренең запастагы хәрбиләр оешмасы" ("Союз ветеранов и военнослужащих запаса войск правопорядка по республике Татарстан") региональ җәмәгать оешмасы рәисенең урынбасары килде. Ул әлеге оешманың эшчәнлеге, хәрби-патриотик тәрбия хакында чыгыш ясады. Очрашуда 2б сыйныф укучылары ,,Солдатта булган диләр" , 4а сыйныф укучылары ,,Озатып вокзаллар каршында" җырларын хор белән башкардылар. 10б сыйныф укучысы Ишалина Адилә башкаруында ,,Зәңгәр күлмәк" җыры, 7б сыйныф укучысы Хәкимова Лилиянең шигырь укуы, 3а сыйныф укучысы Зиннәтуллина Гүзәлнең бию тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде. Очрашуда 2б, 4а, 6б, 6в, 8в, 8г, 10а сыйныф укучылары катнашты. Чарада катнашкан кунак - Дмитрия Анатольевич : ,, Быел мин катнашкан чараларның иң яхшы оешканы сезнеке булды", - дип, кәефләрне күтәрде. Чыннан да, очрашу бик матур узды.
Фотогалерея
-
"Минем шәлем җылысы"
06.05.2023
"Минем шәлем җылысы" акциясенең иң актив катнашучылары- гимназиянең 7б сыйныф укучылары Хәбибуллин Айрат, Исламова Альбина. Бүгенгесе көндэ гимназия укучылары тарафыннан 5223 буш консерв савыты тапшырылган. Шуның меңнән артыгы 7б сыйныф укучыларыныкы. Афәрин!
Фотогалерея
-
Котлау!
06.05.2023
Гимназиянең хөрмәтле ветераны, шәһәребезнең танылган шәхесе Сәгыйтов Зөфәр Ярулла улын якынлашып килүче Җинү бәйрәме белән котлыйбыз! Бүген ветеранны шефлыкка алган 9в сыйныф җитәкчесе Фатихова Нәзлия Гаян кызы, үзе, аны зурлап, бүләкләр тапшырды.
Фотогалерея
-
Афәрин!
06.05.2023
Гимназиянең 1б сыйныф укучысы Гильманова Хәят узенең бабасы белән горурлана, аның истәлеген саклый, зурлый белә. Афәрин, Хәят!
Фотогалерея