Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | gim2_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Ачык ишекләр
16.11.2023
Гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары медицина көллиятендә узган Ачык ишекләр көнендэ булып кайттылар. Таңсылу Ганиева әлеге чара турында матур видеосюжет та әзерләде, рәхим итеп карагыз!
Видео
-
«Россия- мои горизонты» 16.11.2023
Бүген « Рәсәй- минем офыкларым» («Россия- мои горизонты») дәрестән тыш сәгатенэ КФУ карамагындагы инженер- икътисад көллияте хезмәткәре килде, уку йортында укытыла торган 15 белгечлек хакында җентекләп аңлатты.
Фото1 Фото2
-
Афәрин 15.11.2023
Гимназиянең 4б сыйныф укучысы Батырша Евграфовка, чынлап торып, үз исеме килешеп тора. Батырша узган атнада Татарстан беренчелегендә кикбоксинг буенча 1 нче урынны яулаган булса, буген милли көрәш буенча Яр Чаллы шәhәр мэры кубогында 3 урын алган! Афәрин, безнең батыр Батырша!
Фото1 Фото2
-
Язучылар берлеге 14.11.2023
Яр Чаллы шәhәре Язучылар берлеге җитәкчесе Факил абый Сафинның иҗат студиясе бар икәнлеген белә идегезме? Ул , беренче чиратта, шәhәребездәге, аннан кала Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск шәhәрләре, тирә-як районнардагы яшь каләм тибрәтүчеләр иҗатларын үстерү максатыннан, үз эшен башлап җибәрде. Әлеге оешмага дәртләнеп килгән яшьләр арасында безнең Айзат Гайнетдинов та бар. Факил абый яшь иҗатчыларга талантлы шагыйрәләр Әлфия апа Ситдикова, Лилия Гобәйдуллина, Сирень Якупова, Айзирэ Имамоваларның «яңа гына табадан төшкән» шигырьләрен тыңлатты, яшьләргә шигырь төзелешe, аhәңe , калыбы турында белемнәрен, киңәшләрен җиткерде. Аннан сүзне яшь иҗатчыларга бирде, алар ялкынланып үз шигырьләрен укыдылар, аннан бергәләшеп анализладылар, кыскасы, рәхәтләнеп «пар чыгардылар». Безгә ошады. Әлеге башлангыч дәвамлы булсын иде!
Фото1 Фото2 Фото3
-
Афәрин! 13.11.2023
Гимназиянең 11 сыйныф укучысы Ишалина Айсылу Рәсәй hәм Татарстан дәүләт символикаларына багышланган рәсәйкүләм бәйгенең муниципаль этап жиңүчесе булды(укытучысы Мугинов Фаик Фоат улы) , котлыйбыз! Афәрин!
Фото
-
Рәсәй бөркетләре 13.11.2023
Гимназия тарихында әhәмиятле вакыйгаларның берсе- беренче сыйныф укучыларын Рәсәй бөркетләре хәрәкәтенә кабул итү тантанасы булды. Әлеге чараны әзерләүдә директор киңәшчесе Маврина Рузилә Сәгыйр кызының, Беренчеләр хәрәкәтендә теркәлгән укучыларның, яшьармиячеләрнең hәм , әлбәттә, беренче сыйныф укучыларының, сыйныф җитәкчеләренең тырышлыгы зур булды. Үз илеңнең чын гражданнары булу кечкенәдән тәрбияләнә башланганда, дәвамчанлык, нәтиҗә була. Беренче сыйныф укучыларының балкыган күзләрендә яңа киләчәк төзүчеләренә хас оптимизм чаткылары күреп сөендек! Киләчәгебез өметле!
Фотогалерея
-
Очрашу 10.11.2023
Яр Чаллы шәhәре тарихында өлкән буын вәкилләренә КамПИ дип таныш, хәзер КФУ карамагында булган Чаллы институты , Алдынгы инженерия мәктәбе хезмәткәре гимназиянең 11 сыйныф укучылары белэн очрашуга килде. Ул әлеге уку йорты әзерли торган белгечлекләр, укырга керү шартлары, алдагы перспективалары хакында сөйләде. Укучыларның hөнәри белем алу турында карашлары тагын да киңәйде, үз шәhәрендәге югары уку йорты бик кирәкле белгечлекләр бирүен әле белмәүчеләр дә булгандыр, әлеге очрашу кирәк вакытта узды.
Фото1 Фото2
-
Бердәмлектә-көч! 10.11.2023
4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге уңайдан, гимназиябезнең 8А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе -Шайхаттарова С.Ө) Халыклар дуслыгы йортында булдылар. Алар анда төрле милләт оешмаларының сәнгате, мәдәнияте, көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Әлеге сәяхәт бик күңелле узды.
Фотогалерея
-
"Көмеш кыңгырау" 09.11.2023
Бүген Яр Чаллы шәһәре 59 нчы санлы полингваль гимназия китапханәсендә "Көмеш кыңгырау" редакциясе хезмәткәрләре мастер-класс уздырды. Анда әлеге гәҗитне яратып укучылар, хикәя һәм шигырь иҗат итүчеләр, кыскасы, татар телендә иркен аралашучы балалар катнашты. Безнең гимназия укучылары Абдуллина Инзилә белән Вәлиева Наилә әнә шундыйлардан. Сәгатьтән артык барган чара бик файдалы узды. Соңыннан укучылар дипломнар белән бүләкләнделәр.
Фото1 Фото2 Фото3
-
Очрашу 08.11.2023
Без быелгы унынчы сыйныф егетләренә сокланып, горурланып карыйбыз. Әйе, алар җитди карашлы, ышанычлы гражданнар булып үсеп киләләр. Күптән түгел Түбән Кама шәhәрендә хәрби чыныгулар узсалар, бүген Челябинск шәhәрендә урнашкан Н.Е.Жуковский hэм Ю.А.Гагарин исемендәге хәрби-hава академиясе хезмәткәре белән очрашып, әлеге уку йорты турында мәгьлүмат алдылар.
Фото1 Фото2 Фото3