Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
"Минем гаиләм татарча сөйләшә" 15.01.2024
Гимназия ,бик күп конкурс- бәйгеләрдә катнашып , дәрәҗәле урыннар алып килә. Чираттагы "Минем гаиләм татарча сөйләшә" конкурсында Хәбибуллиннар гаиләсенең "Иң шаян гаилә"номинациясендә җиңү яулавы- моның ачык мисалы. 2024 нче ел Рәсәй күләмендә Гаилә елы дип игълан ителде. Әлеге тату гаилә, ел башында ук Яр Чаллы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нияз улы Хуҗин имзалаган "Рәхмәт хаты" алып , безне куандырды. 8А сыйныфында укучы Хәбибуллин Әмир һәм аның әти-әнисенә, сыйныф җитәкчесе Шайхаттарова Сәвия Өлфәт кызына : «Афәрин, сез булдырасыз» , - дибез. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын!
Фото1 Фото2
-
Каникуллар башланды 30.12.2023
Каникуллар башланды!
Укучылар мастер-классларда, шәhәрдәге балалар өчен иҗат йортларындагы чараларда, музейларда вакытларын файдалы hәм кызыклы итеп уздыралар.
Фотогалерея
-
Яңа ел тамашалары 28.12.2023
Бу көннәрдә гимназиядә укучылар өчен Яңа ел тамашалары уза. Әлеге бәйрәм чарасында укучыларның сәләтләре ачыла, алар үзләренең чыгышлары белән сыйныфташларын , дусларын шаккаттырып кына калмыйлар, ә матур сәнгать төрләрен популяштыралар, үзләренең тырышлыклары белән ирешкән уңышларын күрсәтәләр. Әлеге бәйрәмдә яңгыраган җырлар, заманча биюләр, саксофон көйләре укучыларга бик ошады. Бәйрәм программасы дөньяның төрле илләрендә Яңа ел бәйрәме ничек уздырылу тарихына корылган иде. Чараны алып баручы Ишалина Адилә белән Гайнетдинов Айзатның гаять дәрәҗәдә зәвыклы булулары, сөйләм телләренең камиллеге бәйрәмнең тамашачы күңеленә барып ирешүенә юл ачты. Ә Кар кызы - Ганиева Таңсылу- әлеге бәйрәм тамашасы өчен әнисе белән махсус күлмәк теккән. Күз явын алырлык Кар кызы балалар тарафыннан әкият дөньясыннан килгән образ буларак кабул ителде. Кыш бабай, Хоттабыч рольләрен башкаручы Малихов Арслан белән Фатхуллин Азамат , сәхнәгә беренче тапкыр чыксалар да, үзләрен артистларча иркен тоттылар. Яңа ел чарасының сценарий авторы - Нурисламова Энҗе Әзhәм кызы, музыкаль бизәлеш остасы -Валиев Марат Минсабир улы, актлар залын бәйрәмчә бизәүче - Билалова Голсинэ Хөснулла кызы җитәкчелегендә үзидарә командасы, матур чыгышлар белән чыгыш ясаучы гимназия укучылары булды. Бердәм тырышлык белән гаҗәеп матур чара узды. Киләсе еллар имин, матур мизгелләргә бай булсын!
Фотогалерея
-
"Яңа ел ишек шакый" 28.12.2023
Яңа 2024 нче ел башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Бүген гимназиябездә 9-11 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел тамашасы булып узды. Аны 11А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Хаҗиева Альбина Мөдәрис кызы) әзерләде. "Яңа ел ишек шакый" дип аталган тамашаны Шәйдуллина Аделина алып барды. Кыш бабай белән Кар Кызы барлык укучыларга бәйрәм котлавын җиткерде. Заманча биюләр, җырлар белән үрелеп барды әлеге бәйрәм. Марат Минсабирович җитәкләгән инструменталь ансамбль чыгышы көчле алкышларга күмелде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы барлык укучыларның да сәләтле булуларын әйтеп узды. Аларга тагын да зуррак үрләр яулавын теләде. Яңа ел тамашасыннан соң укучыларга дискәтүк оештырылды.
Фотогалерея
-
Яңа ел бәйрәмнәре 27.12.2023
Сәгать 12 тулганда... Һәр җирдә Яңа ел бәйрәмнәре гөрли. Гимназиябездә эшләп килүче Энҗе Фрунзевна җитәкчелегендәге "Тылсым" театр студиясе дә 1-2 нче сыйныфлар өчен 'Сәгать 12.00 тулганда... "дип исемләнгән Яңа ел тамашасы күрсәтте. Театр студиясенә йөрүче укучылар көннән-көн остара баралар. 5-9 нчы сыйныф укучыларыннан торган яшь "артистлар"ның һәрберсе үзләренә бирелгән рольне зур осталык белән башкарды. Матур бәйрәм тамашасы өчен бик зур рәхмәт, тылсымлылар, афәрин! Тамаша беткәннән соң Кыш бабай белән Кар кызына кушылып уйнадылар да, биеделәр дә нәни тамашачылар. Бәйрәм кичәсе бик күңелле узды. Кыш бабай белән Кар кызы киләсе елга да килергә вәгъдә биреп, гимназия укучыларына исәнлек-саулык теләп саубуллаштылар.
Фотогалерея
-
Без булдырабыз! 20.12.2023
Рәсәй батырлары көне hәм М. Т Калашников тууының 104 еллыгына багышланган региональкүләм ярышларда җиңгән яшь армия командасы егетләре- безнең горурлык! Афәрин, булдырасыз! Җитәкчеләре Мугинов Фаик Фоатович әлеге ярышларга укучыларны бик тырышып әзерли. Ул үз эшенең чын остасы, гимназиянең хөрмәтле укытучысы. Ярышларда нәтиҗәле урын алгач, Ул: «Без булдырабыз!» -дип ,тыйнак кына елмая.
Фотогалерея
-
«Воспитать человека» 19.12.2023
Гимназиядә «Кеше тәрбияләргә» («Воспитать человека») шәhәркүләм бәйгесенең мәктәп этабы узды. Элеге бәйгедэ 2в сыйныф җитәкчесе Эльмира Инсаф кызы Харисова җинүче дип табылды. Мөгаллимәгә алга таба да уңышлар телибез.
Фото1 Фото2 Фото3
-
«Хәлбүки Туфан» 18.12.2023
Гимназиянең югары сыйныф укучылары Пушкин карталары мөмкинлекләреннән коллектив рәвештә файдаланалар. Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театры белән гимназия иҗади хезмәттәшлектә яши. «Хәлбүки Туфан» спектаклен аңлап, тирән кичереш белән кабул иткән гимназия укучыларын театр артистлары « иң яхшы тамашачылар» дип бәяләп киттеләр. Артистларның уйнаулары, сәхнәдән яңгыраган югары поэзия , шагыйрьнең аянычлы язмышы күңелләрне тетрәндерде. Без - үзебезнең шәhәребездә эшләп килүче татар драма театрының иң тугры тамашачылары .
Фото1 Фото2
-
«Табигатьне сакла! Тотылган батарейкаларны тапшыр!» 14.12.2023
Уку елы башлану белән, «Табигатьне сакла! Тотылган батарейкаларны тапшыр!» республикакүләм акциясе игълан ителде. Гимназия укучылары гаиләләре белән берлектә 96 кг батарейка җыеп тапшырдылар! « Ил төкерсә, күл була!» дигәндәй, бу чарада бик күп укучылар катнашуы, уртак фикер белән игелекле гамәл кылулары сөенечле хәл. Әлеге акция не оештыруда гимназиянең яшь волонтерлары - 6а сыйныф укучылары -сыйныф житәкчеләре Старовайтова Светлана Владимир кызының тырышлыгы зур булды. Укучылар әлеге акциянең әhәмияте хакында башлангыч сыйныф укучылары алдында чыгышлар ясадылар, иң актив укучыларга бүләкләр дә әзерләделәр. Табигатьне саклауда hәркем тырышса, үзенең мөмкинлегеннән чыгып, файдалы эш башкарса, бу - безнең тәрбиялелек күрсәткече . Әйдәгез, әлеге эшне дәвам итик !
Фото1 Фото2 Фото3
-
Татар теленнән олимпиаданың муниципаль этабы 13.12.2023
Бүген гимназиядә шәhәрнең татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән олимпиаданың муниципаль этабы узды. Олимпиадада катнашучыларны гимназиянең җырчы кызлары Шәйморатова Гүзәл белән Ишалина Адилә сәламләделәр. Информацион - методик үзәк белгече Хисаметдинова Рәшидә Фидаил кызы, укучыларга уңышлар теләп: «Туган телебезне яратып өйрәнүче укучылар барында безнең киләчәк өметле»,- диде.
Фото1 Фото2 Фото3