Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Укучы балага hөнәр сайлауда ата-ана йогынтысы 28.02.2024
Гимназиядә «Укучы балага hөнәр сайлауда ата-ана йогынтысы » дигән темага мәктәпкүләм ата- аналар җыелышы узды. Әлбәттә, иң беренче урында, балаларның тормыш иминлеге тора. «Электротехниклар» полиция бүлегеннән гимназиягә беркетелгән полиция хезмәткәре өлкән майор Милюкова Галина Ивановна яшүсмерләр арасында наркотиклар таратылу очракларына бәйле жинаять төре турында бик җентекләп аңлатты. Балаларны әлеге баләдән саклап калу юллары хакында киңәшләр бирде. Аннан сүз төрле hөнәр бирү уку йортларыннан килгән хезмәткәрләргә бирелде. Ата-аналар шәhәребездәге медицина көллияте, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетыты көллияте, КамТэк көллияте , Яр Чаллыда КФУ филиалы булган Яр Чаллы институты белән Тозелеш институты , педагогия университеты кебек уку йортларына укырга керү, аларда бирелә торган белгечлекләр, студентлар өчен тудырылган шартлар белән таныштылар, буклетлар алдылар. «Телим!Булдырам! Мөмкинлегем бар!» дигән кешегә туган шәhәребездә бер дигән hөнәр алырга була. Без җыелышта шушы фикерне ата- аналарга җит керергә теләдек.
Фотогалерея
-
Ватанның мәгърур уллары 27.02.2024
үген шәһәребезнең Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбендә юнармиялеләр арасында "Ватанның мәгърур уллары" дип аталган хәрбиләрчә атлап җыр башкару буенча шәһәркүләм финал ярышы булып узды. Анда гимназиябезнең 6А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимировна, юнармия җитәкчесе Мугинов Фаик Фоатович) 2 нче урынга лаек булдылар. Тырышкан таш ярыр, дигәннәр борынгылар. Булдыра торган егет -кызларга карап, кем генә сокланмый икән! Афәрин, без сезнең белән горурланабыз!
Фотогалерея
-
Очрашу 26.02.2024
Бүген гимназиянең 4а сыйныф укучылары язучы Марс Ягудин белән очраштылар. «Әлеге очрашу укучылар күңелендә, матур истәлек булып, озак еллар сакланачак, чөнки Марс Ягудин балаларны бик яратып аралышты»,- диде сыйныф житәкчеләре Флузә Габдулла кызы Фәйзуллина.
Фото1 Фото2
-
Очрашу 26.02.2024
Уку елы әйләнәсендә өлкән сыйныф укучылары белән һөнәри белем бирү йортлары хезмәткәрләре бәйләнештә торалар. Уку йортларының максаты - укучыларны үзләренә укырга чакыру, видеороликлар аша укучыларны үзләренең уку шартлары белән таныштыру. Бүген дә КамТЕКтан килгән хезмәткәр Чернова Ангелина Анатольевна гимназия укучыларына үзләренең уку йорты турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. "100 һөнәр, шуның 1 сен сайла" дигән әйтемгә нигезләнеп , гимназистларның күңелләренә хуш килгән һөнәрне сайлыйсы гына кала.
Фото1 Фото2
-
Милли көрәш 22.02.2024
Милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә гимназиянең 9 сыйныф укучысы Давлетбаев Салават l урынны яулады hәм Россия беренчелегенә юллама алды. Легендар тренер Илгиз Вәгыйз улы Шәмсевәлиев тәрбияләгән спортчылар үр артыннан үр яулыйлар! Афәрин!
Фото
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2024
Гимназия укытучылар коллективы , профком җитәкчесе Суфия Васил кызы Валеева, өстәмә белем бирү педагогы Марат Минсабир улы Валиев җитәкчелегендәге «Мизаж» hәм «Күңел» вокаль ансамбльләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлау концерты оештырдылар. Бик күңелле булды!
Фото
-
«Чаллы энҗеләре» 22.02.2024
Гимназиянең «Чаллы энҗеләре» командасы Халыкара Туган телләр көненә багышланган «Татар теле- туган телем» шәhәркүләм бәйгесенең финал этабында җиңделәр. Әлеге чара «Заман» Яшьләр үзәгендә узды. Укучылар өчен интеллектуаль бәйгене Алмаз Әсхәт улы Җамалиев оештырды. Финалга чыккан командаларга татар халык җырларын танырга, татар халык ашлары, киемнәре, савыт-сабалары буенча белемнәрен күрсәтергә, татар халык уеннарын уйнап күрсәтергә, театр өзекләрен карап, кызыклы сорауларга җавап табарга, бер татар халык бәйрәмен презентацияләргә кирәк иде. Абдуллина Инзилә, Валеева Наилә, Хаматшина Альзанадан торган команда җитәкчеләре Энҗе Әзhәм кызы Нурисламованың ышанычын акладылар, гимназия данын якладылар, афәрин, кызлар!
-
Ватанны яклаучылар көненэ 22.02.2024
Ватанны яклаучылар көне якынлаша. Шул унайдан Яр Чаллы шәhәренең Орловка бистәсендә урнашкан яу кырыннан кайтмый калган сугышчылар истәлегенә салынган hәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасында гимназиянең 8в сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлшат Рәзиф кызы Ризванова белән бергә катнаштылар.
Яшүсмерләр арасында тәртип бозу очракларын кисәту максатында уздырыла торган шәhәркүләм бәйгенең « Хәрби сафта йөрү» этабы ярышында гимназия укучылары икенче урын алдылар, җитәкчеләре Суфия Васил кызы Валеева. Афәрин!
-
Милли тәрбия бирү
21.02.2024
Татар халкы - үзенең кунакчыллыгы, тырышлыгы, тәмле аш -сулары белән данлыклы халык. Гимназиянең 2в сыйныф җитәкчесе Эльмира Инсаф кызы Харисова үз укучыларына милли тәрбия бирүнең төрле юлларын белә, тәҗрибәсендә куллана. Проект эше нәтиҗәсе буларак, әлеге сыйныфның үз рецептлары тупланган жыентыклары булдырылган! Иҗади, тынгы белмәс укытучы хезмәте генә шулай матур, файдалы була, афәрин! Туган телләр көне уңаеннан бер дигән эш башкарылган.
Видео
-
"Татар малае-2024" 20.02.2024
Бүген гимназиядә 1-4, 5-8 сыйныфлар арасында "Татар малае-2024" бәйгесе булып узды. Анда 16 укучы катнашты. Башлангыч сыйныфлвр арасында 1 нче урынга 2А сыйныфы укучысы Гыйлманов Сәит (сыйныф җитәкчесе Закирова Сания Маликовна), урта звенодан 6А сыйныфы укучысы Хәбриев Айбулат (сыйныф җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимировна) лаек дип табылды. Алар февраль ахырында шәһәркүләм "Татар малае-2024" бәйгесендә гимназия данын яклап чыгыш ясаячаклар. Уңышлар юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз. Укучыларны бәйгегә әзерләгәннәре өчен әти - әниләргә, сыйныф җитәкчеләренә бик зур рәхмәт!
Фотогалерея