МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
"Велосипед - минем дустым" 09.02.2023

Зурлар төркемендә танып белү һәм сөйләм үсеше буенча "Велосипед - минем дустым" исемле интеграль эшчәнлек узды.Балалар велосипед төрләре белән таныштылар, велосипедта йөргәндә куруынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклегенә төшенделәр.
-
Бәйрәмгә әзерлек 07.02.2023

Әтиләрне ихтирам итү, хөрмәтләү, бакча белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру, ата һәм бала мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әтиләр көненә әзерләнәләр.
-
Күргәзмәдә чыгыш ясадылар 06.02.2023

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль район Советының IVчакырылыш XXIV сессиясенә багышланган күргәзмәдә чыгыш ясадылар. Әлеге чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы рәисе Васил Шайхразиев та бар иде.
-
"Дабл" уены белән таныштык 03.02.2023

Уен - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге. Нәкъ менә уенда баланың төп ихтыяҗлары канәгатьләндерелә: хәрәкәттә, аралашуда, танып белүдә һәм мөстәкыйльлектә. Уен алымнары балаларны нәтиҗәле өйрәтергә, сөйләмне, эмоциональ-ихтыяр көчен үстерергә, шул ук вакытта аларда коммуникатив күнекмәләр тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Дабл" уенын яратып уйныйлар.Бу уен реакцияне арттыруга, сүз байлыгын киңәйтү һәм актуальләштерүгә, хәтерне үстерүгә ярдәм итә.
-
Магнит белән таныштык 02.02.2023

Икенче кечкенәләр төркеме балалары бүген магнит белән таныштылар. Балалар магнитның тарту көчен, үзенчәлекләрен ачыкладылар. Экспериментлар карадылар, төрле ачышлар ясадылар.
-
Геометрик фигуралар өстендә эш 01.02.2023

Мәктәпкә әзерлек төркемедә иң гади математик күзаллауларны формалаштыру буенча шөгыль барышында балаларны предметлы тирәлек белән таныштыру, йортны нәрсәләрдән төзергә мөмкин булуын ачыклау, элементар математик күзаллауларын формалаштыру буенча предметның киңлеген чагыштыру(киңрәк, таррак), геометрик фигуралар турында белемнәрен системалаштыру буенча эш алып барыла.
-
Кыш көне кошларны да онытмыйбыз 31.01.2023

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган терлек ияләре. Аларның төрләре күп. Канатлы дусларыбызны Җир шарының иң салкын җирләрендә дә, тау башларында да, диңгез ярларында да очратырга була. Кайбер кошлар салкын кышны үткәрергә җылы якларга китә. Ә, икенчеләре салкын кышта да төбәгебездә кала. Шундыйларга кыш көне азык табу кыенлаша, алар кеше яши торган урыннарга килә. Салкын кыш айларында без балалар бакчасындагы агачларга җимлекәр куябыз. Ел саен без аларны яңартып, өстәп торабыз. Быел да бакчабызга йөрүче балаларга кошларга җимлекләр куярга кирәклеген аңлаттык. Бу көннәрдә сабыйлар әти-әниләренең ярдәме белән җимлекләр ясый. Балалар белән бергәләп бакчага чыгып, җимлекләргә ризык куябыз.
-
Икенче кечкенәләр төркемендә әвәләү 30.01.2023

Икенче кечкенәләр төркеме балалары әвәләү эшчәнлеге барышында кошның гәүдә өлешләрен, баш, койрык формасын дөрес итеп әвәләргә өйрәнәләр.Шөгыль барышында балаларда кош образларын ясау теләген формалаштыруны дәвам итү, иҗат, уйлау, мөстәкыйльлекне үстерү.
-
Һөнәрләр белән танышуны дәвам итәбез 27.01.2023

"Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" проекты кысаларында балта остасы (плотник) һөнәре белән танышу. Бакчабызның балта остасы Линар абыйның хезмәтен күзәтү.
-
Суган утыртабыз 26.01.2023

Уртанчылар төркеме балалары суган утырттылар. Балалар үсемлекләр үссен өчен балчык, су һәм һава кирәклегенә төшенделәр, эш барышында балалар теоретик белемнәр генә түгел, практик күнекмәләр дә алдылар.







