МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Саф һавада уеннар 21.06.2023

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
-
Җиңү паркына сәяхәт 20.06.2023

Бакчабызның уртанчылар төркеме бүген Җиңү паркына сәяхәт кылды. Анда алар чик сакчылары белән таныштылар
-
Кызыклы очрашу 19.06.2023

Бүген бакчабыз балалары өчен бик күңелле очрашу булды. Әкият геройлары бездә кунакта булды
-
Иртәнге гимнастика 16.06.2023

Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормальләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйткәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дисциплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.Безнең балалар бакчасында иртәнге зарядка бик рәхәтләнеп үткәрелә. Кече яшьтәге балалар да тырышалар, тәрбияче апалары артыннан кабатлыйлар.
-
Уртанчылар төркемендә аппликация 14.06.2023

Россия көне алдыннан уртанчылар төркеме тәрбиячеләре балалар белән Туган ил турында, һәр илнең үз гербы, флагы һәм гимны барлыгы турында әңгәмәләр үткәрделәр. Балаларның алган белемнәрен ныгыту өчен коллектив аппликация ясадылар. Ул үзендә өч төсле Россия флагы дәүләт символикасын үз эченә ала.
-
Россия көне 13.06.2023

12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан бакчабыз балалары белән ”Россия-минем горурлыгым”, “Бердәмлектә безнең көчебез” исемле әңгәмәләр үткәрелде.
-
Рус теле көне
06.06.2023
Бүген рус теле көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм бөек рус шагыйре А.С. Пушкин хөрмәтенә оештырыла, ул үзенең таланты белән рус телен дөнья мәдәнияте пьедесталына күтәрә.
Әлеге көнгә багышлап А.С. Пушкин әкиятләренең танылган персонажлары белән рәсемнәр буядык
-
Экологлар көнен билгеләп үтте
05.06.2023
5 июнь - Бөтендөнья экологлар һәм әйләнә-тирә көне! Без - табигатьтән, табигать бездән башка яши алмый. Ләкин ул безнең игътибарга, яратуга, саклауга мохтаҗрак ! Балалар белән узган әңгәмәнең төп максаты: әйләнә-тирәдәге яшеллекне, зәңгәр күк йөзен, саф һаваны һәм дусларыбыз, хайваннар, кошлар, бөҗәкләрне саклап калу икәнен аңлату.
-
Театр күрсәттеләр 31.05.2023

Бүген бакчабыз балалары өчен район мәдәният йортында эшләп килүче Яббарова Синара Ягъфаровна җитәкчелегендәге "Асылташ" балалар театры балаларыбызга бик матур һәм эчтәлекле "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Чыгарылыш кичәсе - 2023 30.05.2023

Чыгарылыш кичәсе - 2023!
Бакча белән саубуллашу көне,
Ул гаҗәеп моңсу, күңелле.
Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны.
Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар – сезнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый
Алар шулай ап-ак калачак.
Ак болытлар – сезнең балачак.







