МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Рәсем эшчәнлеге 15.09.2022
Мәктәпкә әзерлек төркемендә рәсем эшчәнлеге барышында балалар белән табигатьнең сезонлы үзгәрешләре турында әңгәмә үтте. Балалар табигатьтәге матурлыкны күрә белергә, рәсемдә төрле төсләр кулланып тасвирларга өйрәнделәр. Шулай ук композиция төзү, кәгазь битен тутырып рәсем ясау, рәсемне кәгазь битенең аскы өлешендә ясау күнекмәләренә дә өйрәнделәр.
-
Уртанчылар төркемендә кулларны язуга әзерлибез 14.09.2022
Уртанчылар төркеме балаларының график күнегүләр аша кулларын язуга әзерлибез.
-
Тәртип буенча санауны ныгытабыз 13.09.2022
Уртанчылар төркеме балалары белән режим моментларда тәртип белән санауны ныгытабыз.
-
Физкультура эшчәнлеге 12.09.2022
Физкультура шөгылендә балалар тигезлекне саклап бирелгән мәйданчыкта тәрбияче артыннан йөрергә, сибелеп йөгерергә, гәүдәне төз тотып такта өстеннән туры атлап барырга өйрәнәләр, кечкенә тупны баш артыннан, ике кул белән дөрес итеп бәрергә өйрәнәләр. Эшчәнлек уеннар ярдәмендә балаларның хәрәкәт активлыгын үстерергә, эшчәнлектә күтәренке кәеф тәрбияләргә ярдәм итә.
-
"Нәрсә юк булды?" уены 09.09.2022
Уртанчылар төркеме балалары бүген "Нәрсә юк булды?" уенын уйнадылар. Әлеге уенның максаты: балаларның хәтерен яхшырту. Уен барышында шулай ук кечкенәләрнең игтибарлылыгы да арта.
-
Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру 07.09.2022
Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру шөгыленең максатына ирешү өчен эшчәнлек барышында уртанчылар төркеме балалары математик уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, индивидуаль эш дәфтәрләре белән эшләделәр.
-
Әвәләү эшчәнлеге 06.09.2022
Уртанчылар төркемендә "Гөмбә" темасына әвәләү эшчәнлеге узды. Балалар шөгыль барышында пластилиннан гөмбәләр әвәләделәр. Эшчәнлекнең максаты:әвәләү эшчәнлегенә кызыксыну тудыруны дәвам итү, түгәрәкнең уртасын бармак белән изеп чокырайтырга өйрәтү, темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.
-
"Җәй турында" рәсем эшчәнлеге 05.09.2022
Зурлар төркемендә "Җәй турында" рәсем эшчәнлегендә балалар гуашьлар белән рәсем ясау үзенчәлекләрен искә төшерделәр.
-
Кунаклар каршыладык 02.09.2022
Бүген бакчабызда Рамиль Хәмзә улы җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәреннән килгән делегацияне кабул иттек. Алар Мөслимнең төзекләндерү, социаль объектларының торышы белән танышырга киләләр. Шулай ук бакчабыз белән дә танышырга керәләр. Без үз чиратыбызда кунакларны якты йөз белән каршы алдык.
-
Белем бәйрәме узды 01.09.2022
Бүген безнең бакчабызда "Белем бәйрәме" булып узды. Балалар биеделәр, жырладылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар янына кунакка Маша белән Аю да килде. Алар балаларга буләкләр алып килделәр, уеннар уйнаттылар. Бәйрәм бик матур һәм куңелле узды.