МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Китапханәдә булдык 07.08.2023

Уртанчылар төркеме балалары китапханәдә кунакта булдылар. Балалар язучы Абдулла Алишның тормышы, иҗаты белән таныштылар. Китапханә хезмәткәре бик кызыклы әкиятләрен сөйләп балаларның куңелен күрде.
-
Паркка сәяхәт 19.07.2023

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән районыбызның бакча, парклары турында белемнәрен киңәйтү максатыннан Җиңү паркына сәяхәткә бардык. Сәяхәтнең бурычлары: балаларның әйләнә-тирә турындагы белемнәрен үстерү, сүз байлыгын арттыру, уйлау-фикерләү сәләтләрен, тапкырлык,зирәклек, игътибарлыкларын үстерү.
-
Музыка участогында 11.07.2023

Бакчабыз ишегалдында балалар өчен музыка кораллары белән тәэмин ителгән площадка оештырылды. Әлеге площадкада балалар төрле музыка уен коралларында уйныйлар, матур җырлар җырлыйлар.
-
Гаилә көне 10.07.2023

8 июль"Гаилә һәм мәхәббәт" көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек һәм кечкенәләр төркеме балалары белән " Без бер гаилә" дип исемләнгән интеллектуаль һәм хәрәкәтле уеннар оештырылды.
-
Ямьле җәй 07.07.2023

Ямьле жэйлэр мизгел кебек кенэ.
Озак тормас утеп китэрлэр.
Жэйге шау-шу инде артта калыр.
Салкын козлэр килеп житэрлэр.Шушы матур ямьле жэйлернен
Кадерлэрен белеп калыйкчы.
Нурын сипкэн кояшка куз кысып,
Бер елмаеп, дуслар, алыйкчы. -
"Җәйге табигать" 06.07.2023

Балаларның табигать белән уңай аралашуын тәрбияләү мөһим, моның өчен әйләнә – тирәгә карата экологик дөрес,гуманлы карашка таянып эш итәргә кирәк. Балаларны табигать белән таныштыру әйләнә –тирәнең мөһитен аңларга ярдәм итә. Табигать белән аралашу аша бала сөйләм телен баета. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән табигать турында әңгәмә кордык, "Җәйге табигать" темасына аппликация ясадык.
-
Иҗади эш 29.06.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Лилияләр чәчәк аткан чак" исемле күмәк эш башкардылар
-
Бәйрәм белән! 28.06.2023

Иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете мөбәрәк булсын! Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен.
-
Тәҗрибә участогында хезмәт 26.06.2023

Хезмәткә хөрмәт һәм кызыксыну максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыбелән тәҗрибә участогында суган, кишер, чөгендер утырттык, купъеллык чәчәкләрне тәрбиялибез. Балалар үсемлекләргә су сибәләр, чүпләрен утыйлар, ничек үсүләрен күзәтеп торалар.
-
"Песи белән тычканнар" 22.06.2023

"Песи белән тычканнар"- почмак алыш уеннарының бер төре. . Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган балалар, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.







