МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Бәйгедә икенче урын 25.05.2023

Зурлар төркеме балалары экологик тәрбия буенча "Табигатьне сакларга - җир шарын якларга!" исемле бөтенрәсәй иҗади бәйгедә катнашып 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Әзерләгән тәрбиячеләренә - Хаматшина Р.В. һәм Габдулхакова Р.М.ларга рәхмәтләребезне җиткерәбез! Киләчәк эшләрендә дә уңышлар телибез!
-
Бүләкләү тантанасында катнаштык 24.05.2023

Бүген "Юный мастер" чемпионатының дипломнары белән бүләкләү тантанасында катнаштык. Бакчабыздан Идиятуллина Раяна "Мәктәпкәчә тәрбия бирү" компетенциясенең "Иң аралашучан" номинациясендә җиңү яулады






-
Ташбака көне 23.05.2023

Бөтендөнья искә ала
Ташбака көнен бүген,
Акыллы җәнлек икән ул,
Ышанмый тора күңел.
Каты кабыклы җәнлек ул,
Хәрәкәт итә акрын,
Йомыркаларын сала да,
Йөзеп китә ул тагын.
Бер ел яши ала икән
Ашамыйча ташбака,
Зирәклек, байлык символы
Диелгән интернетта.
Сулыкларда, коры җирдә
Яши ала ташбака,
Серле җәнлек икән ул,
Йоклый ди салкын булса.
Бөтен материкта яши,
Антарктидадан кала,
Иң яраткан ризыклары –
Тузганак дип санала.23 май - бөтендөнья ташбакалар көне. Зурлар төркеме балалары әлеге көнгә багышлап иҗади эш башкардылар.
-
Бәйгедә җиңү 22.05.2023

Менделеевск шәһәренең "SUPER ПОКОЛЕНИЕ" үсеш үзәге оештырган "Эхо Победы" республикакүләм шигырь конкурсында катнашып, икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Андреева Сәидә 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. Афәрин, Сәидә, котлыйбыз!
-
Бүләкләр кайтты 19.05.2023

Регионара "Юный мастер" чемпионатында катнашып яулаган бүләкләребез кайтты
-
Бәйгедә катнаштык 18.05.2023

Бүген Мөслим гимназиясендә үткән "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы"район бәйгесенең финал турында катнашып мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Хәсәнов Ислам "Иң тырыш бала" номинациясендә җиңү яулады. Исламны чын күңелдән котлыйбыз. Әзерләгән тәрбиячеләренә һәм ярдәм иткән әнисенә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Интеллектуаль уен 17.05.2023

Зулар төркемендәге балалар белән район балалар библиотекасы хезмәткәрләре тарафыннан "Кызыклы китаплар илендә" дигән интеллектуаль эшчәнлек оештырылды.
-
Велойөгереш - 2023 16.05.2023

15 май - гаилә көне уңаеннан районыбызда Велойөгереш - 2023 ярыш узды. Әлеге чарада бакчабыз коллективы белән катнаштык.
-
Гаилә көне белән котлыйбыз! 15.05.2023

Гаилә-тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Алар-якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, игелек һәм бәхет теләүчеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт,кайгырту һәм хөрмәт, җаваплылык, гадәтләр һәм традицияләр өйрәнәбез. Гаилә көне алдыннан без балалар белән аларның гаиләләре турында сөйләштек. Алар нәрсә белән шөгыльләнергә яраталар, ничек ял итәләр, гаиләдә яраткан бәйрәмнәр бармы, ничек билгеләп үтелә. Аннары балалар үз гаиләләрен рәсемгә төшерделәр.
Хөрмәтле әти-әниләр! Сезне чын күңелдән Гаилә көне белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телибез, йортларыгызда һәрчак тынычлык булсын. Гаиләләрегез шат балалар тавышыннан яңгырап торсын, кайгы-хәсрәтләр сезне урап үтсен.
-
Куркынычсызлык чараларын кисәтү 12.05.2023

Зурлар төркемендә куркынычсызлык чараларын кисәтү буенча балалар белән режим моментларында әңгәмә, уеннар һәм иҗади эшчәнлек шөгыльләре үтте.







