МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Кар бабай ясыйбыз 02.03.2023

“Кар бабай”
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
-
Очрашу 01.03.2023

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары МЧС инспекторы Тайбактин Вильям Сергеевич белән очраштылар. Очрашу барышында инспектор балалар белән бик файдалы, мәгънәле әңгәмә үткәрде. Пожар булган очракта нәрсәләр эшләргә икәнлеген аңлатты, төрле очракларда үзеңне ничек тотарга икәнлеген сөйләде. Тормышта булган хәлләр белән таныштырды. Әңгәмә ахырында әти-әниләр танышсын өчен махсус брошюралар таратты.
-
Котлыйбыз! 28.02.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Гөлзада Гависовна региональ бәйгедә үзенең дәрес эшкәртмәсе белән җиңү яулады. Гөлзада Гависовнаны чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы эшендә дә уңышлар телибез!
-
Бәйгедә җиңүләр яуладык 27.02.2023

Бакчабызда тәрбияләнүче балалар: Копаснов Рауль, Талипова Бану, Шайхетдинова Ясминә, Мостафин Марсель, Исламова Айназ - бөек шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган шигырь уку бәйгесендә 1 һәм 2 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Балаларны котлыйбыз! Конкурска әзерләгән тәрбиячеләрне ( Хисамиева И.Х., Фәрхетдинова Р.Х) шулай ук котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Уңышларыбыз 17.02.2023

Бакчабыз тәрбиячеләрен Шәйхетдинова Э.С., Хәбирова И.Р., Гиздатова Р.В. ларны "Современные образовательные практики: интеграция образовательных областей в организованной образовательной деятельности ДОО" исемле методик әсбапта эшчәнлек эшкәртмәләре басылып чыгулары белән котлыйбыз. Әлеге әсбапта балалар бакчалары тәрбиячеләре, студентлар өчен татар телендә һәм рус телендә интеграль эшчәнлек эшкәртмәләре бастырылган. Методик әсбапның төзүчеләре Мифтахетдинова Н.Р, Зарипова З.М., Кидрячева Р.Г.
-
Температура, градусник төшенчәсе белән таныштык 16.02.2023

Танып белү. Наураша лабораториясе ярдәмендә, балаларны температура, градусник тошенчәсе белән таныштыру. Кайнар,салкын суның, булмәдәге һәм тыштагы һаваның, балаларның тән температурасын тикшердек.
-
Муса Җәлилне искә алдык 15.02.2023

Бакчабыз балалары бүген бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттеләр. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар. Муса Җәлилгә багышлаган китаплардан күргәзмә оештырдылар, шигырьләренә багышланган иллюстрацияләр ясап алып килделәр. Шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Гашыйклар көненә открыткалар 14.02.2023

Гашыйклар көне турында төрле риваятьләр йөри. Бу көнне мәхәббәт билгесе – кызыл йөрәк сурәте төшкән открыткаларны, хатларны, кызыл гвоздика чәчәкләрен гашыйклар бер-берсенә бүләк итә. 270 нче елның 14 нче февралендә Валентин исемле епископ җәзалап үтерелә. Ә ни өчен? Король тыюга да карамастан, сугышка китәргә тиешле солдатларны сөйгән ярлары белән кавыштырып кәбен кыйлган өчен... Аны хөкем итәргә тиешле судьяның кызы сукыр була. Судья Валентинга әйтә: “Әгәр дә кызымны күзле итсәң, мин сине иреккә җибәрәм”, - ди. Валентин бөтен йөрәге белән кызны кызганып, дога укый. Могҗиза була – кыз күрә башлый. Тик Валентинны 14 нче февраль көнне җәзалап үтерәләр. Һәр елны шушы көндә бөтен дөньяның гашыйклары бер-берсенә мәхәббәттә аңлаша башлый. Дөньяның бөтен почмакларында бу көн бәйрәм ителә.
-
Чаңгы юлы - 2023 13.02.2023

Бакчабыз коллективы 11 февраль көнне узган "Татарстан чаңгы юлы - 2023" ярышларында актив катнашты. Ярышлар 1 чакрым дистанциядә узды. Олылар да, кечеләр дә бер булып чаңгы юлына бастылар.
-
"Ел тәрбиячесе-2023" бәйгесенең зона этабында катнаштык 10.02.2023

Кичә, 9 февраль көнне, Азнакай шәһәренең "Сандугач" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2023" бәйгесенең зона этабы үтте. Районыбыз данын яклап әлеге конкурста бакчабыз тәрбиячесе Эльвира Шәйхетдинова бик уңышлы чыгыш ясады. Жюри әгъзалары Эльвира Сиренадовнаның балалар белән уткәргән шөгылен һәм "Минем педагогик табышым" исеме астындагы сынавын югары бәяләделәр. Эльвира Сиренадовнага уңышлар теләп калабыз!







