МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Янгын турында әңгәмә 11.05.2023

Әңгәмәнең максаты - балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, балаларны янгын сүндерүче һөнәре һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру. Әңгәмә барышында балалар беренчел янгын сүндерү чараларында янгын барлыкка килү сәбәпләрен, ут белән уйнаганда нинди нәтиҗәләр барлыкка килергә мөмкин икәнлегенә төшенделәр. Аерым игътибар янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә юнәлтелде. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә куркынычсыз тәртипнең төп күнекмәләре салына.Шуңа күрә балаларда үз тормышлары өчен хәзер үк җаваплылык хисе тәрбияләү бик мөһим.
-
Котлыйбыз! 10.05.2023

Габдулла Тукай иҗатына багышланган Халыкара шигырь конкурсында катнашып, зурлар төркемендә тәрбияләнүче Имаметдинова Камиля 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. Афәрин, Камиля! Котлыйбыз! Әзерләгән тәрбиячеләренә киләчәк эшләрендә дә уңышлар юлдаш булуын телибез!
-
Якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! 05.05.2023

Якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән барлык сугыш,хезмәт ветераннарын котлыйбыз! Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. 9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. Олы бәйрәм-Җиңү көне белэн!
-
9 майга рәсем ясадык 04.05.2023

Бөек җиңү көненә икенче кечкенәләр төркеме балалары да әзерләнә. Алар бу бөек датага багышлап рәсемнәр ясадылар, буядылар. Стендка ясаган рәсемнәрен элеп куйдылар.
-
Уңышларыбыз! 02.05.2023

Бакчабыз балалары "Ватан белән горурланабыз! Тукай белән горурланабыз!", "Җиңү тарихы шигырьләрдә" республикакүләм шигырь конкурсларында катнашып төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Афәрин, котлыйбыз! Балаларны әзерләгән тәрбиячеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Карга боткасы 27.04.2023

Зурлар төркеме балалары музей каршында оештырылган "Карга боткасы" исемле милли бәйрәмдә күңел ачтылар. Тәмле ботка белән сыйландылар.
-
Диплом белән бүләкләнде 26.04.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе Риана Латыйпова үзе язган шигырь белән "Тукайлы милләт" исемле бәйрәм кичәсендә чыгыш ясап, диплом белән буләкләнде. Афәрин!!!
-
Тукай туган көн 26.04.2023

Бездә бүген кунакта Бануның әнисе-Гөлназ, Сөмбелнен әтисе-Рифат кунакта булдылар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар.
-
Эколяталар көнен үткәрдек 25.04.2023

25 апрель - бакчабызда Эколяталар көнен үткәрдек. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яшелләндерү үзәгенә экскурсиягә бардылар, икенче кечкенәләр төркеме Ык буена экскурсия ясадылар. Беренче кечкенәләр төркеме балалары бүлмә гөлләренең өлешләре белән таныштылар, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеген өйрәнделәр, куакларның яшелләнүен күзәттеләр.
-
Котлыйбыз! 24.04.2023

Багауова Гузәлия Ягфаровнаны чын күңелдән зур җиңү яулавы белән котлыйбыз! Ул Корстон" күңел ачу үзәгендә узган бөтендөнья татар хатын-кызларының 3 нче корылтаенда оештырылган кургәзмәдә катнашып" Татарның мамык мендәрләре" номинациясендә 1 урынга лаек булды. Афәрин, Гузәлия апа!







