МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем! 26.10.2023

Юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту; уен аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү; велосипкдта йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан кечкенәләр төркемендә "Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!" темасына әңгәмә оештырылды. Соңыннан бергәләшеп "Аккош белән Каз бәбкәсе" исемле мультфильм карадылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлыйбыз 25.10.2023

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар һәм әти-әниләр белән Юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгын кисәтү буенча, чаралар үткәрелде. Балалар белән уеннар һәм әңгәмәләр оештырылды. Әниләргә махсус брошюра лар таратылды, юл йөрү кагыйдәләре турында китаплар тәкъдим ителде.
-
Кар атышып уйныйбыз, Бик күңелле яшибез! 24.10.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары табигать үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итәләр. Бүген алар беренче карны күзәттеләр. Кар бөртеге нинди төстә?, -кемнең курткасы шундый төстә?, -кыш нинди төстә?,-кар бөртеге җиңгә утырды да эреде һәм юкка чыкты- кебек сораулар җөмләләр белән әңгәмә кордылар, беренче кар белән күңелле уеннар уйнадылар.
-
Чынаяк бизәү 19.10.2023

Кечкенәләр рәсем шөгылендә чынаяк бизиләр
-
Кул моторикасы үсешен ныгыту 18.10.2023

Икенче кечкенәләр төркемендә кул моторикасы үсешен ныгыту буенча балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге
-
"Көзге байлык" 06.10.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Көзге байлык" темасына оештырылган кул эшләнмәләре конкурсына узләренең әти-әниләре белән берлектә ясаган эшләрен алып килделәр.
-
Концерт куеп кайттык 05.10.2023

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләре музыка җитәкчесе Алсу Сагдиева җитәкчелегендә Өлкәннәр декадасы кысаларында картлар йортына барып концерт куеп кайттылар. Әти-әниләр җибәргән күчтәнәчләрне өлкәннәргә бүләк иттеләр. Аларны сөендергән өчен әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, үз игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын!
-
"Мизгел" яшьләр үзәгендә кунакта 04.10.2023

Уртанчылар төркеме балалары "Мизгел" яшьләр үзәгенә барып Габдулла Тукайның "Шүрәле" мультфильмын карап кайттылар
-
Әвәләү эшчәнлеге 03.10.2023

Уртанчылар төркемендә "Кәрҗиндәге гөмбәләр" темасына әвәләү
-
Әкият геройларын ясадылар 29.09.2023

Көннең икенче яртысында мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар кул хезмәте эшчәнлегендә табигать материаллары белән "Әкият геройларын" үз куллары белән эшләделәр. Әлеге төр эшчәнлек балаларның күзаллауларын һәм иҗади сәләтләрен, кул моторикасынының үсешен формалаштырырга ярдәм итә.







