Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
«Тиенкәй» балалар бакчасында «Автокресло» акциясе! 15.09.2026

Балаларның юлдагы иминлеген тәэмин итү максатыннан, бакчабызда мөһим акция дәвам итә. Тәрбияче Диләрә Марат кызы ата-аналар өчен махсус мәгълүмати буклетлар әзерләп таратты. Буклетта балаларны автокреслода йөртү кагыйдәләре һәм аларның мөһимлеге турында искәрмәләр урнаштырылган. Бергәләп балаларыбызның иминлеге турында кайгыртыйк!
-
Балаларның иминлеге — безнең уртак җаваплылыгыбыз! 15.09.2026

Хөрмәтле балалар бакчасы ата-аналары һәм законлы вәкилләре! Балалар бакчасы администрациясе сезгә бәләкәчләребезнең иминлегенә кагылышлы мөһим искәртмә белән мөрәҗәгать итә. Иҗтимагый оешмалар белән берлектә уздырыла торган профилактик эш кысаларында, сезнең игътибарыгызны тагын бер кат балаларны машинада йөртү кагыйдәләренә юнәлтергә телибез. Балаларны тотып тору җайланмасы (автокресло, бустер) — ул формальлек түгел, ә бала тормышы өчен тирән кирәклек!
-
Бакчабызда әкият көне 08.09.2026

Бүген бакчабызда Г.Тукай әкиятләренә багышланган "Бакчабызда әкият көне". дип аталган чара үткәрелде. Бу чарага әти-әниләр һәм бакча хезмәткәрләре дә катнашкач бу көн үзе бер бәйрәмгә әверелде.Әкият көне балаларның сәламләүе белән башланып китте. Бүген безнең тәрбияләнүчеләр татар әкиятләренең гаҗәеп дөньясына чумдылар. Балаларга кунакка Шүрәле белән Су анасы үзләре килде! Көн могҗизалар белән тулы иде: балалар Габдулла Тукай әсәрләрен карап кына калмадылар, ә үзләре дә чын инсценировкада катнаштылар. Яшь артистлар үзләренең талантларын күрсәтеп һәм тамашачыларга уңай хис-кичерешләр бүләк итеп, яраткан персонажларына әверелделәр. "Татарстанда әкият көне" һәм "Россия халыкларының туган телләре көне" тематик атналыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман гомуми белем бирү мәктәбенең музей бүлмәсендә булдылар. Кечкенә кунаклар өчен танып-белү экскурсиясе оештырылды, анда алар борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Рузалия Зуфаровна балаларга һәр экспонатның кайда кулланылуы турында сөйләде, ерак заманнарда хуҗалыкта ничек кулланылуы турында аңлатты. «Татарстанда Әкият көне» һәм «Россия халыкларының туган телләре көне»н без Әти-әниләр тарафыннан әзерләнгән әкияти чәй өстәлендә балалар чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбый. кош теле, тәмле икмәк белән сыйландылар.
Әкият көне, бәйрәм кебек җыр -бию белән тәмамланды. Бакчабызда Г.Тукай әсәрләренә багышланган рәсем һәм "Әбием сандыгы" күргәзмәсе оештырылды.#дошкольноевоспитание
#ГДОТатарстан
#ГодДошкольногоОбразования
-
Чиста саф һава. 04.09.2026

«Саф һавада уеннар уйнау һәм һава сулау» — ягъни балалар бакчасында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, чиста һава сулау. Бу балаларның иммунитетны ныгыта, тын алу системасын үстерә, ә хәрәкәт уеннары — координацияне, көчне һәм командада эшләүне үстерә.
-
Бакча тормышы. 03.09.2026

"САУ бул, җәй! Исәнме, бакча! Яңа килгән балаларны балалар бакчасы, балалар белән таныштыру. «Без бакчаны бергәләп өйрәнәбез: кайда уйнарга, кайда ашарга, кайда дуслар табу — барысын да бергә ачыклыйбыз!»
-
Белем бәйрәме! 01.09.2026

Яңа уку елы һәркайсыбызга бары тик яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар, һәм шатлык алып килсен, иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын, хыялларыбыз тормышка ашсын. Белем бәйрәме белән! Хәерле сәгатьтә!
-
Праздник ко Дню знаний. 01.09.2026

Развлечение к « Дню знаний» « Светик - семицветик» Создавать атмосферу радости и волшебства, развивать творческие способности детей, способствовать сплочению коллектива.
-
День Государственного флага России- Россиянең Дәүләт флагы көне. 24.08.2026

Безнең балалар бакчасында Россия флагы көненә багышланган чаралар узды. Балалар РФ Дәүләт флагы төсләренең символик әһәмияте белән таныштылар.Бәйрәм көне уңаеннан балалар белән “Россия флагы”, “Ак, зәңгәр, кызыл”, “Мин – Россия өлеше” дип аталган әңгәмәләр, “Төп шәһәр”, “Безнең флагны танып бел”, “Флагны җый”- дигән дидактик уеннар узды
-
"Дорожный калейдоскоп" 20.08.2026

Күңелле хәбәр: безнең “Тиенкәй”балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Маратовна Район күләмендә „Дорожный калейдоскоп“- бәйгесендә икенче урын алды! Ул үзенең иҗади көчен күрсәтте, зур горурлык китерде. Алда әле тагын күп кызыклы бәйгеләр көтә , Диләрә апабызга уңышлар телибез! Чын күңелдән котлыйбыз!»
-
9 нчы Май-Җиңү бәйрәме. 07.05.2026

9 Май-Җиңү көне-безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм һәм без, илебезнең бүгенге гражданнары, Җиңү турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. "Тиенкәй" балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәр формалаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үз илебезнең тарихы турында белемнәрен арттыру, халкыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, армия белән тотрыклы кызыксыну тәрбияләү максатыннан әзерләнгән иде. Чара программасына Җиңү бәйрәме, тынычлык, солдатлар турында җырлар, биюләр, сугыш турында шигырьләр, Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгы турында җырлар кертелде. #ГодДошкольногоОбразования#ГДОТатарстан









