Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
12 нче июнь- Россия көне. 12.06.2024
12 нче июнь- Россия көне уңаеннан балалар белән әңгәмә үткәрелде.Илебезнең атаклы кешеләре,матур урыннары, төрле милләтләр халыклары яшәвен.... искә төшереп үттек.
-
Сак булыгыз юлларда. 11.06.2024
Кошман «Тиенкәй” балалар бакчасы, балалар белән “Сак булыгыз юлларда” дип исемләнгән акция уздырды. Балалар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Акция ахырында һәр балага “Юл куркынычсызлыгы турында” дигән буклет тапшырылды. Тәрбияче: Насретдинова Д.М.
-
“Тиенкәй” балалар бакчасы “Хәтер бакчасы”(“Сад памяти” ) акциясендә катнашты. 06.06.2024
Безнең балалар бакчасы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә агачлар утырту буенча ”Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә актив катнашты. Тәрбиячеләр:Салахова И.Г.,Халикова С.Г.
-
1 нче июнь- Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2024
1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне.Безнең балалар бакчасында бик күңелле һәм кызыклы бәйрәм узды. Балалар ярышларда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар, шулай ук биеделәр күңел ачтылар. Бәйрәмне тәрбияче апалары Халикова С.Г., Хайруллина И.Р. оештырдылар.
-
Чыгарылыш-2024 31.05.2024
Бакчабыз бүген 6 карлыгачны Белем иленә очырды ! Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп тә җиттегез. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек,бергә уйнадык,,шаярлык. Бүген безгә бик моңсу. Балалар! Киләчәк тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Хәерле ак юллар сезгә!
-
Чишмәләр җыры беркайчан тынмасын! 29.05.2024
"Тиенкәй" балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре белән “Чишмәләрне саклагыз!” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бу чара ярдәмендә балалар авылда чишмәләрнең күп булуын белделәр. Җир астыннан чыккан чишмәләрнең һәркемгә сафлык, матурлык бирүе турында сөйләделәр. Һәр чишмәнең тарихы белән танышып, үз моңы, үз юлы булуын белделәр.
Чишмәләрне һәрвакыт сакларга кирәк! Алар тирәсенә чүп-чар ташламаска, су юлларын чистартып торырга кирәк! Тәрбияче Насретдинова Д.М. -
Участие во Всероссийском учении 20.05.2024
20 мая работники и воспитанники нашего детского сада приняли участие во Всероссийском учении по отработке сценария «Действия работников и обучающихся при вооруженном нападении и обнаружении взрывного устройства». Учения прошли слаженно, все действовали по утвержденному алгоритму.
-
Бүген халыкара гаилә көне. 15.05.2024
Ел да 15 майда- табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Бала һәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез,гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Һәр гаилә исән –сау булып сәламәтлек белән яшәүләре насыйп булсын.Йортларыбызда тынычлык,татулык,үзара аңлашу булсын, яңа туган сабыйлар бәхетеннән дөньялар гөрләп торсын.Белгәнебезчә, быел “Гаилә елы” дип игълан ителде. Тәрбияче: Насретдинова Д.М.
-
“ Җиңү көне- халык тантанасы! ” 08.05.2024
Җиңү көне-халкыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү безнең иң төп бурычларның берсе. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе бала күңелендә Туган илебезнең табигатен ярату, халыкның үткәне белән горурлану хисләре уяту . Шул исәптән Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган “ Җиңү көне- халык тантанасы” дигән чара уздырылды.Тәрбияче:Насретдинова Д.М.
-
“Георгий тасмасы” акциясе. 08.05.2024
9 нчы Майга кадәр Җиңү алдыннан, безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында “Георгий тасмасы” патриотик акциясе узды. Тәрбиячебез Диләрә Маратовна Георгий тасмаларын ата-аналарга, хезмәттәшләренә таратты һәм аларны ничек дөрес , оригиналь итеп беркетергә өйрәтте,шулай ук Георгий тасмасының төсләрен, тирән символик мәгънәгә ия булуын әйтеп китте.