Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
30 нчы август-Татарстан Республикасы көне. 29.08.2025
30 нчы август-Татарстан Республикасы көне. Шул унайдан "Тиенкәй" балалар бакчасында "Мин яратам сине,Татарстан" дип аталган тәрбияви сәгать үткәрелде. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, « Мин яратам сине ,Татарстан”- дип җыр җырладылар.
-
22 август - Россия Дәүләт флагы көне! 22.08.2025
Бүген, 22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм белән дуслар!
-
"Юлларда балалар!” 05.08.2025
2025 елның 1 августыннан 10 августына кадәр Татарстанда “Юлларда балалар!” дигән оператив-профилактик чара үткәреләчәк.
Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларга карата аеруча нык контроль булдыру.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да уяулыкка һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.Бу акцияләр кысаларында Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасында “Бүген уенда, иртәгә юлда” исемле чара уздырылды. -
8 июль - гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне! 08.07.2025
Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аның җылылыгы да шулкадәр көчле була. Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасында Гаилә көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!
-
Җәйнең бер көне. 18.06.2025
Җәй. Табигатьнең иң гүзәл чагы. Бигрәк тә кояшлы, матур көннәр балаларны урамга, уйнарга үзенә тартып тора. Балалар белән төрле уеннар уйныйбыз,ярышлар оештырабыз. Хәрбарчагызга да күңел тынычлыгы, эш дәрте, күңелле аралашулар, яхшы кәеф,насыйп булсын!
-
1 нче июнь - Балаларны яклау көне 02.06.2025
«Тиенкәй” балалар бакчасында 1 нче июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан балалар сабантуе итеп уздырылды.Монда һәр бала өчен күңелле уеннар, балалар сабантуе, спорт чаралары, флешмоб оештырылды. Җыр-биюгә, котлауларга кушылып барган әлеге чаралар балаларга бәхетле балачакның мизгелләрен татыр өчен бер мөмкинлек булып торды. Вакыт бик тиз уза, балачак та бер мизгел кебек үтеп китә. Балаларның киләчәге матур, якты булсын, балачаклары күңелле истәлекләргә бай, бәхетле үтсен!
-
Бүген «Тиенкәй» балалар бакчасында чыгарылыш иртәсе узды. 30.05.2025
Матур итеп бизәлгән зал да, тантаналы музыка . Балаларның шигырьләр сөйләүләре, җырлаулары, хушлашу вальсын башкарулары һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы, кызыксынучан итеп, ягъни иң яхшылар итеп күрсәттеләр. Бу чыгарылыш бәйрәме , балаларның күңелендә шатлыклы тәэсирләр белән онытылмаслык эз калдырсын иде.
-
Ата-аналар җыелышында. 22.05.2025
Янгын күзәтчелеге инспекторы Резедә Ибраһимова да профилактика максатында әңгәмә үткәрде. Ул янгын чыгу очракларына юл куймау, балаларны хәвеф-хәтәрләрдән саклау турында сөйләде.
-
Безнең бакчада ата-аналар җыелышы узды. 22.05.2025
Җыелышның төп өлеше балалар иминлеге темасына багышланды. Казан шәһәренең юл куркынычсызлыгы территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова юл йөрү һәм балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен төгәл үтәү, алар катнашындагы аварияләргә юл куймау буенча чыгыш ясады.
-
"Тиенкәй" балалар бакчасында ачык ишекләр көне узды 21.05.2025
"Ачык ишекләр көне" ата-аналар белән эшләүнең бер формасы булып тора, ул аларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, аның традицияләре, кагыйдәләре, тәрбия, белем бирү процессының бурычлары белән танышу мөмкинлеге бирә. "Тиенкәй" балалар бакчасының педагогик коллективы ата-аналар өчен зур программа әзерләде.