Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Татар кызчыгы, Татар малае 2025 10.04.2025
Бүген Кайбыч муниципаль районы балалар бәйгесе “Татар малае,Татар кызчыгы-2025”узды. Безнен балалар бакчасыннан сөйкемле ,нәни кешебез Фатыйхова Назлыгөл үзенең сәләтен күрсәтте. Ул “Милләтпәрвәр кыз” исеменә лаек булды. Җитәкчесе Салахова Илхамия Галим кызы.Назлыгөлнең әнисе дә зур тырышлык куйды. Алга таба да саулык сәламәтлек ,тыныч күк йөзе ,бәхетле балачак телибез.
-
7 нче апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2025
Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә. Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасында Сәламәтлек көне узды. Бу көн сәламәтлек өчен файдалы . “Сәламәт тәндә-сәламәт рух!”,- дип юкка әйтмиләр.
-
1 апрель - халыкара кошлар көне 02.04.2025
Экологиягә багышланган әлеге бәйрәм уңаеннан "Тиенкәй" балалар бакчасында тематик кичә үткәрелде. Кичәнең максаты - туган ягыбызның кошлары турында балаларның белемнәрен ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Алдан үткәрелгән эш вакытында балалар урамда кошларны күзәттеләр, аларны саклау буенча фикерләрен әйттеләр, кул эшләре ясадылар. Кичә барышында балалар кошлар турындагы сорауларга җавап биреп, презентация карап кызыклы мәгълүмат белән таныштылар..Кошларга багышланган әлеге бәйрәм балалар өчен бик файдалы да, кызыклы да булды.Экологияне саклауда кошларның зур эш башкаруларын, аларның үзләренең дә табигатьнең бер өлеше икәнен онытмасак, аларны сакласак иде.Тәрбияче:Салахова И.Г.
-
Кошман авылының “Тиенкәй” балалар бакчасы хәбәр итә. 01.04.2025
Бүген 1.04.2025 “Эко весна” Бөтенроссия акциясе кысаларында “Тиенкәй” балалар бакчасында язгы өмә узды, анда балалар бакчасы хезмәткәрләре генә түгел, тәрбияләнүчеләр дә актив катнашты. Мондый чаралар бердәм генә түгел, ә балаларда патриотик хисләр, башкарган эшләре өчен горурлык тәрбияли. Һәркем чын күңелдән тырышты!
-
Зона семинары узды. 27.03.2025
26 нчы март көнне Кама Тамагының 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү” темасына мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең чираттагы зона семинары узды. Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Маратовна күргәзмәләр оештырып, “Бакчабызда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап...”- дигән темасына уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
«Педагог-психолог-2025» 26.03.2025
«Педагог-психолог-2025» балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика күләм бәйгесенең зона этабы узды. Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы педагог-психологы Насретдинова Диләрә Марат кызы катнашты.Хезмәттәшебезне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Кояш көлеп карый безгә. 25.03.2025
Кояшлы, матур язгы көндә, ел саен шулай экскурсиягә чыгабыз. Язгы табигатьнең матурлыгына сокланып, сыерчыкларнвң җырын тыңлап, рәхәтләнеп саф һавада ял итеп кайттык.
-
Нәүрүз - яз бәйрәме. 24.03.2025
Бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмне без бик күңелле билгеләп уздык. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынаштылар: аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде.. Балалар халык уеннарын: “Йөзек салыш”, “Түбәтәй”, “Йомырка куйган кашык тотып йөгерү”, мәкальләр әйтү, табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр. Татар халык биюләрен, яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
-
Котлыйбыз!!! 20.03.2025
Кайбыч районында “ И туган тел, и матур тел” районкүләм шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә “Гаилә” номинациясендә безнең “Тиенкәй” балалар бакчасыннан Кәримовлар гаиләсе 1 нче урын яуладылар. Шушы матур гаиләне котлыйбыз,зуур рәхмәт әйтәбез.МОЛОДЦЫ!!!
-
Бакчабызда әниләр бәйрәме. 18.03.2025
Бакчабызда 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Әниләр бәйрәме булып үтте. Балалар бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр. Алар әниләрен, әбиләрен матур җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән шатландырдылар, татар-халык әкиятеннән өзек сәхнәләштереп күрсәттеләр.