Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | 2111000084@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
12 нче апрель- Космонавтика көне. 12.04.2024
Бүген безнең бакча балалары кешелек тарихының истәлекле датасы 12 нче апрель – Космонавтика көнен билгеләп уздылар. Видеофильмнар карап, нәрсә ул космос, Кояш системасында нинди планеталар бар, беренче космонавт кем булган һәм башка күп кенә сорауларга җаваплар таптылар. Эле кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Хәйруллин Ризван әти- әнисе ярдәме белән кул эше дә эшләп килде. Тәрбиячеләр: Халикова С.Г. , Насретдинова Д.М.
-
Котлыйбыз! 09.04.2024
Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче Яруллин Данир“ Туган телдә Декламация” номинациясендә балалар һәм яшьләр өчен “Ата-бабалар теле” VI төбәкара бәйгесендә катнашып 2 нче урын Дипломы белән бүләкләнде. Тәрбияче: Д.М. Насретдинова. Алга таба да җиңүләр телибез!
-
Зона семинары узды. 05.04.2024
Буа шәһәренең “Солнышка” балалар бакчасында Республика күләм “ Познаю мир на двух языках” темасына мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең чираттагы зона семинары узды. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Маратовна уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
«ЭКО весна». 04.04.2024
«Эко весна» кысаларында Кошман «Тиенкәй» балалар бакчасында, тәрбияче Насретдинова Д.М. “ Күчмә кошлар безгә яз алып килделәр”- дигән шөгыль уздырды. Алар кошларның файдасы турында сөйләштеләр.
-
Математика шөгыле. 02.04.2024
Зурлар төркемендә математикадан өстәмә белем бирү эшчәнлеге. Хәтер,сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Тәрбияче: Салахова И.Г.
-
Туган якка яз килде. 26.03.2024
Балалар язгы матур көнне күзәттеләр. Алар язгы күренешләр белән кызыксындылар, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәнделәр,уеннар уйнадылар. Тәрбияче: Насретдинова Д.М.
-
“ Тиенкәй” бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме 21.03.2024
Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. “Тиенкәй” балалар бакчасы әлеге бәйрәмне бик күңелле итеп билгеләп уздылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
-
“Яшел ут-2024” конкурсы 14.03.2024
Бүген “Миләшкәй” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча “Яшел ут” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең балалар бакчасыннан тәрбиячебез Диляра Маратовна катнашып 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
«Татар кызы ,татар малае 2024» 12.03.2024
Бүген районыбызда, балалар сәнгать мәктәбендә “Татар кызы, Татар малае 2024” бәйгесе уздырылды. Безнең балалар бакчасыннан нәни кешебез Саттарова Язгөлем Ильшат кызы үзенең сәләтен күрсәтте һәм ул уңышлы чыгыш ясады, “ Иң нәни татар кызы” исеменә лаек булды. Язгөлемне тәрбияче апасы Салахова Ильхамия әзерләде. Әнисе Ләйсән дә күп тырышлык куйды. Алга таба да саулык сәламәтлек, тыныч күк йөзе,бәхетле балачак теләп калабыз.
-
Профилактический визит 12.03.2024
Инспектор МОНД и ПР по Апастовскому и Кайбицкому району МР УНД и ПР ГУ МЧС по РТ Ибрагимова Резеда Ильгизяровна провела профилактическую беседу с работниками по пожарный безопасности.