Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Безнең бакчада ата-аналар җыелышы узды. 22.05.2025

Җыелышның төп өлеше балалар иминлеге темасына багышланды. Казан шәһәренең юл куркынычсызлыгы территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова юл йөрү һәм балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен төгәл үтәү, алар катнашындагы аварияләргә юл куймау буенча чыгыш ясады.
-
"Тиенкәй" балалар бакчасында ачык ишекләр көне узды 21.05.2025

"Ачык ишекләр көне" ата-аналар белән эшләүнең бер формасы булып тора, ул аларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, аның традицияләре, кагыйдәләре, тәрбия, белем бирү процессының бурычлары белән танышу мөмкинлеге бирә. "Тиенкәй" балалар бакчасының педагогик коллективы ата-аналар өчен зур программа әзерләде.
-
Бакчабызда Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды. 06.05.2025

Кошман «Тиенкәй» балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата "Бөек Җиңү бәйрәме белән!" дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде. 9 Май - тарихыбызның данлы бер датасы, Бөек, Ватаныбыз өчен иң кадерле, олы бәйрәм. Балалар белән изге яуда һәлак булганнарны искә алдык, матур шигырьләр, җырлар яңгырады. Буыннар алмашынса да, гаять авыр сынаулар китергән сугыш чоры хәтеребездән мәңге җуелмас. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Зур җиңүләр яулап, илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган хөрмәтле ветераннарыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Күкләребез аяз, имин булсын!
-
Онлайн-олимпиада. 05.05.2025

22 апрель көнне Тәтеш районы “Колосок” балалар бакчасында Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча иң яхшы билге”(мәктәпкә әзерлек төркеме) икенче зона онлайн-олимпиадасы узды. Олимпиаданың максаты: юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә тәрбияләнүчеләрнең танып-белү эшчәнлеген активлаштыру һәм аларда машина юлында үз-үзләрен тоту буенча куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру. Онлайн-олимпиадада Җәләлиев Раян катнашты. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча 8 бирем бирелде.Раян аларны уңышлы үтәде. Әфәрин!!!(Тәрбияче:Насретдинова Д.М.)
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 05.05.2025

28 апрель көнне Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровский урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Кәримова Сәфинә “ЭКОЛОГиЯ”VII төбәк фәнни –гамәли конференциясендә катнашты һәм беренче урын, диплом белән бүләкләнде.Әфәрин!!! Котлыйбыз !!!(Җитәкче: Насретдинова Д.М.)
-
Террордан саклану чаралары буенча өйрәнүләр узды. 30.04.2025

Бүген “Тиенкәй” балалар бакчасында террорчылыктан саклану чаралары кысаларында һәм пилотсыз очу аппараты белән китерелгән шартлаткыч җайланманы эшләтеп җибәргәндә хезмәткәрләрнең һәм тәрбияләнүчеләрнең үз-үзләрен тоту күнекмәләрен эшкәртү буенча өйрәнүләр үткәрелде.
-
Без будырабыз!! 28.04.2025

Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасының тәрбияче И.Г. Салахова җитәкчелегендәге театр коллективы, "Сәйяр" республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең муниципаль этабында катнашып, мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәр категориясендә II нче урынны яулап Диплом һәм Сертификат белән бүләкләнделәр. Тырыш хезмәт куйган педагог Ильхамия ханымга һәм һәрдаим ярдәмгә ашкынып торучы әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Уңышлар дәвамлы булсын
-
Балалар бакчасында-Тукай көннәре. 25.04.2025

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең "Тиенкәй" балалар бакчасында , сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Тәрбияче Ильхамия Галим кызы җитәкчелегендә “ Бала белән күбәләк “шигырен сәхнәләштерделәр.
-
“Бөтенроссия Эколят көне” 25.04.2025

25 апрельдә Россиянең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия Эколята көне билгеләп үтелде. Эколяталар-чын дуслар һәм табигатьне саклаучылар, әйләнә-тирә мохитне яратучы, саклаучы балалар. Эколяталар көне кысаларында безнең балалар бакчасында "Планетаның киләчәге безнең кулларда!», дигән чара узды. Бу көнне тәрбияләнүчеләргә күңелле Эколятлар кунакка килде. Алар белән бергә Эколятлар гимнын тыңладылар. Хәрәкәтчән уеннар уйнап, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, экологик юнәлештәге уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр.Тәрбияче:Халикова С.Г.
-
Халыкара Җир-Ана көне 22.04.2025

22 апрельдә Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Бу чиста җир, чиста һава һәм су бәйрәме.Ул безгә тагын бер тапкыр уйланырга ярдәм итә.Һәр гамәл зәгыйфь табигатьне җимерә дә, аның моңарчы булмаган матурлыгын саклый да ала. Безнең балалар бакчасында Җир көненә багышланган тематик көн узды. Ә Калашникова Зәринә әнисе белән бергә “Җирне саклагыз!” дип аталган кул эше ясап килде. Бу кул эше көнебезне гагын да ямьләндереп җибәрде.(тәрбияче Насретдинова Д.М.)









