Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне 05.11.2026

«Тиенкәй» балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган тематик чара үткәрелде. Балалар Татарстан флагының төсләре белән таныштылар, буялган зур кисәкләрдән флагны бергәләп җыйдылар. Шулай ук Татарстан гербы турында сөйләштек һәм республикабызның дәүләт гимнын тыңладык. Мондый чаралар балаларда туган якка мәхәббәт, дәүләт символларына хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияли.
-
4 ноябрь — Россиядә Халыклар бердәмлеге көне. 03.11.2026

Бакчабызның кечкенәләр төркемендә «Игелекле уеннар» проекты кысаларында тематик чара үткәрелде. Нәниләр белән дуслык, татулык һәм бер-береңә ярдәм итүнең мөһимлеге турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада сөйләштек. Балалар зур тырышлык белән «Без бергә — без бердәм!» дигән коллектив аппликация ясадылар. Нәни куллар ярдәмендә Россия флагы төсләрендәге зур йөрәк барлыкка килде. Шулай ук барыбыз бергә «Кәләпүш» уенын уйнадык.Чарабыз иҗади эш белән тәмамланды: зур агач рәсеменә төрле халыкларны символлаштырган яфракларны бергәләп урнаштырдык. Шулай итеп, «Имән — нык агач» дип исемләнгән уртак эшебез барлыкка килде. Һәр яфрак үзенчә матур, ә барысы бергә — бердәм, нык агач. Бу эш һәр халыкка уртак йортыбызда урын барлыгын искәртте.
-
Котлыйбыз! 26.10.2026

Алинә Габбасовна! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез! Сезнең хезмәтегез бик мөһим һәм җаваплы. Китапханә — белемнең җыелыш урыны, һәм аны саклау, туплау һәм укучылар арасында мәдәниятне тәрбияләүдә тотрыклы роль үзләштерә. Сезнең зирәклегегез, сабырлыгыгыз һәм мәрхәмәтлелегез өчен рәхмәт Сезгә. Киләчәктә дә зур уңышлар, яңа китаплар һәм матур мәгълүматлар туплансын. Сезгә һәм гаиләгезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез.









