Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 34 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Акция- “Засветись сам,засвети ребенка”/ “Үзең яктыр, балаңны яктырт” акциясе үтте. 29.10.2024
Бакчабызда “Засветись сам, засвети ребенка!” акциясе узды. Ата-аналарның шулай ук балаларның юлда куркынычсызлыгын тәэмин итүдә әлеге элементларның нинди роль уйнавын аңлауларын һәм аларны куллану мәсьәләсендә нык торуларын теләп калабыз.
-
Бүген музыка шөгылендә 22.10.2024
Балаларда музыкага карата кызыксыну тәрбияләү, аларның музыкаль белемнәрен киңәйтү, татар халык көйләре белән танышу, җырлау. Көйләрнең исемнәрен истә калдыру, ничек яңгырауларын, характерын билгеләү( тиз,җитез,шаян,күңелле).Музыкаль җитәкче: Кадырова А.С.
-
Без бүген көз бәйрәменә –Уңыш бәйрәменә җыелдык. 17.10.2024
Безнең “Тиенкәй”балалар бакчасында уңыш бәйрәме узды. Өстәлләргә бакча җимешләрен тезеп куйганнар. Кабак, помидорның кызылы да,сарысы да,ә алмалар - ниндиләре генә юк! Балалар да бәйрәмдә бик актив булдылар. Көзге уңыш турында матур җырлар,шигырьләр,биюләр башкардылар.Ильхамия Галимовна җитәкчелегендә ир-малайларыбыз бабай булып киенеп “Бабайлар сөйләшәләр”-дип исемләнгән күренеш тә күрсәтеп киттеләр. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
“ Агач утырту урман була”дигән экологик акция 11.10.2024
Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында “ Агач утырту урман була” экологик акциясе узды. Акциядә балалар , тәрбиячеләр, “Алдынгылар хәрәкәте” катнашты. Агач-куаклар тирә-як мөхитебезне матурлаучы,саклаучы булып торалар.Тәрбияче:Халикова С.Г.
-
Мин урманны саклыйм. 09.10.2024
“Тиенкәй” балалар бакчасында, балаларда табигатькә,агачларга сак караш тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Тәрбияче Ильхамия Галимовна бүген балалар белән табигатьтә булды.Аның максаты: Кешенең һәм табигатьнең аерылгысыз булуларын исбатлау, күзәтүчәнлек,уйлый белү, соклана белү,,туган як табигатен яратырга һәм сакларга өндәү.
-
Чәчәкләр табигатьнең бизәге. 08.10.2024
"Җәй буе балалар белән чәчәкләрне күзәтеп, су сибеп тордык. Матурлыкны күрергә, табигатьне яратырга кирәклегенә төшендердек балаларны. Бакчабызның чәчәкләр дөньясы да көзге вакытка карап үзгәрде. Һәр нәрсәнең үз вакыты шул - зурлар төркеме балалары чәчәк орлыкларын җыйдык. Орлык җыю бик җаваплы эш булсада, алар бу эшне бик теләп башкардылар. Балаларда табигатькә сакчыл караш һәм хезмәт тәрбиясе ныгытылды.
-
“Макулатура тапшырып,агачларны сакла!” 07.10.2024
Безнең балалар бакчасы “Эколяталар белән агачларны саклыйбыз!”девизы астында макулатура җыю акциясе игълан итте. Бу акциянең максаты мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ата-аналарның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яхшыртуга җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыру.
-
Урманнарны бергәләп саклыйк! 07.10.2024
Максат: кешенең һәм табигатьнең аерылгысыз булуларын исбатлау; күзәтүчәнлек, уйлый белү, соклана белү сәләтләрен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як табигатен яратырга һәм сакларга өндәү. Тәрбияче: Салахова И.Г.
-
1 нче октябрь- Өлкәннәр көне 01.10.2024
Хөрмәтле Өлкән буын кешеләре! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Бу көнне без сезгә үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.Без үз чиратыбызда лаеклы ялга киткән ветераннарыбызның өйләрендә булып бәйрәм белән тәбрик итеп иң матур,изге теләкләребезне юлладык.
-
“Алдынгылар хәрәкәте” 25.09.2024
Буген Казан шәһәрендә “Алдынгылар хәрәкәте “нең республикакүләм форумы узды. Бу зур чарада безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Гариковна да катнашты