Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Шахмат уйнарга кечкенәдән өйрәнергә кирәк. 26.11.2024

Шахмат уены балаларга күп шатлык, рәхәтлек китерүче уен гына түгел, ә аларның акыл үсешен үстерүнең нәтиҗәле чарасы да. Шахмат уйнау хәтерне үстерә, бала җыйнак була, уйларга, карарлар кабул итәргә өйрәнә.
-
Зурлар төркемендә әвәләү шөгыле. 19.11.2024

Әвәләү сынлы сәнгатьнең бер өлеше. Әвәләү шөгылендә балаларның кул чуклары ныгый,төрле күнекмәләр ясала.Балалар үзләренең эшеннән бик канәгать, алар матурлыкны күз белән күрергә, кул белән тоярга тиеш.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 18.11.2024

Бүген бакчада гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Сүзне бакча мөдире Кадырова А.С.алды, җыелган әти-әниләргә узган уку елына йомгак ясады, алга куелган бурычлар,туклану,балаларның сәламәтлеге турында сөйләде. Тәрбиячеләребез Халикова С.Г. “Гаилә- бөек сүз”- дигән темага чыгыш ясады, Насретдинова Д.М. ”Фликерларны үз кулларыбыз белән ясау”-дигән темага мастер- класс күрсәтте.Ата-аналар белән эшләнгән эшләр өчен рәхмәт әйтелде,алга таба да бердәм булып зур уңышларга ирешергә булсын.
-
Иртәнге яхшылык түгәрәге. 18.11.2024

Психология атналыгы кысаларында өлкән төркемдә “Иртәнге яхшылык түгәрәге”узды. Балалар бер-берсенә яхшы кәеф йомгаклары бирделәр һәм бер-берсенә мактау сүзләре бүләк иттеләр. Мондый аралашу балаларны бер-берсенә яхшы мөнәсәбәткә өндәргә ярдәм итә.Педагог-психолог Насретдинова Д.М.
-
Бүген бездә кунаклар булды. 13.11.2024

“Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен районкүләм семинар узды. Семинарның темасы: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әхлакый патриотик үсеше процессына гаилә тәрбиясен интеграцияләү.» иде. Семинарда районның 17 балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча белгеч Утеева С.В. катнашты.Семинар барышында педагоглар уен технологияләр кулланып гади булмаган белем бирү эшчәнлекләрен, төрле мастер-класслар күрсәттеләр. Килгән кунаклар семинарга зур бәя биреп, рәхмәтләр әйтеп киттеләр.
-
12 нче ноябрь- Песнәкләр көне. 12.11.2024

Кечкенәләр төркеме балалары кошлар турындагы табышмакларга җаваплар таптылар,әйтемнәрне һәм халык сынамышларын искә алдылар, песнәкләр турында презентация карадылар, тәрбияче Диләрә апалары белән бергә рәсем ясадылар, шигырьләр укыдылар.
-
«Светофор безнең дустыбыз» 11.11.2024

Кечкенәләр төркемендә менә шундый шөгыль узды. Максат:Балаларга сфетофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, сфетофорның төсләрен аера белү күнекмәләре ныгыту; Кызыл,сары,яшел, төс белән таныштыруны дәвам итү, сүзлек байлыкларын үстерү.
-
Беренче кар. 07.11.2024

Бервакыт иртән уянсаң, ә урамда бар да ак. Балалар бу көнне бик көттеләр. Тәрәзәгә еш кына карап,балаларның урамга чыгу сәгате дә җитте. Алар шатланып Светлана Гариковна белән урамга ашыктылар, беренче кар белән уйнадылар. Тиздән чын кыш килеп җитәр, шатлык һәм куанычлар алып килсен.
-
6 нчы ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе көне! 06.11.2024

“Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияче Ильхамия Галим кызы Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара үткәрде. Чара барышында балалар Дәүләт символлары турында белемнәрен тулыландырдылар һәм гимнны җырладылар.
-
“Тиенкәй” балалар бакчасында- көзге могҗиза. 05.11.2024

Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасында көзге матурлык хакимлек итә. Биредә көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе урын алды. Балаларның әти-әнисе ярдәме белән,көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан ясалган кул эшләнмәләре һәркемдә зур соклану уята. Һәр эш үзенчә матур, үзенчәлекле! Әти-әниләргә зуур рәхмәт әйтәсе килә.









